Теләче Информ

Һава торышы 17 октябрьдә төнлә һәм көндез начарая.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча Татарстанда 17 октябрьдә төнлә һәм көндез томан көтелә, күз күреме 500 метрдан артмаячак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юл хәрәкәтендә томанның куркыныч булуы турында кисәтә....

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча Татарстанда 17 октябрьдә төнлә һәм көндез томан көтелә, күз күреме 500 метрдан артмаячак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реклама

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юл хәрәкәтендә томанның куркыныч булуы турында кисәтә. Узып китү, каршы якка чыгу хәрәкәтләреннән сак булу сорала. Тизлекне киметеп, дистанцияне арттыру кирәк, юл -транспорт һәлакәтләренең күбесе алда барган транспорт белән килеп чыга. Тизлекне кинәт тормозга басмыйча, әкренләп киметү киңәш ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: