Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтендәге ремонт эшләренең барышы белән танышабыз

Районыбыз хуҗалыкларында бүген төп игътибар терлекчелек тармагына һәм техника ремонтына юнәлтелгән. Өченче көн мин җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәтендәге ремонт эшләре белән танышып кайттым. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, биредә тырмаларны һәм тырма тага торган җайланмаларны дәүләт стандартларына туры китереп ремонтлап куйганнар. Искергән тырма тешләренең 30%ын яңартуга ирешә алганнар. Ширкәтнең баш агрономы...

Районыбыз хуҗалыкларында бүген төп игътибар терлекчелек тармагына һәм техника ремонтына юнәлтелгән. Өченче көн мин җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәтендәге ремонт эшләре белән танышып кайттым.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, биредә тырмаларны һәм тырма тага торган җайланмаларны дәүләт стандартларына туры китереп ремонтлап куйганнар. Искергән тырма тешләренең 30%ын яңартуга ирешә алганнар. Ширкәтнең баш агрономы Фәрит Шәвәлиев белдергәнчә, тырмаларны сүтеп җыюда, тешләрен очлауда һәм яңартуда тимерче Илшат Фәхретдинов, слесарьлар Фәнил Насыйров, Рәшит Мөхәммәтгалиевлар зур тырышлык куеп эшләгән.

Остаханәдә параллель рәвештә культиватор һәм чәчкеч ремонты да алып барыла. Аларны исә Николай Тихонов, Рамил Хуҗиәхмәтов, "КамАЗ" шоферлары Ильяс Минһаҗев, Гыйльфан Кәримуллин, Фәндәс Фатыйхов һәм Илсур Бикчәнтәев рәткә китерә. Соңгысы, оста токарь буларак, сошникларны берүзе сүтеп җыйса, кырса, Ачы авылыннан килеп эшләүче булдыклы механизатор Николай Тихонов чәчкеч ремонтлауда зур өлгерлек күрсәтеп эшли.

- Запас частьлар булса, атна-ун көнлек эш бар. Егетләр эшлибез дип торалар, - диде ул, мине остаханәдәге эш барышы белән таныштырып.

Остаханәдә эшләүдән тыш, кышкы айларда Николайга бульдозер белән авыл урамнарын, техника паркы һәм ферма тирәләрен кардан арындыру бурычы да йөкләнгән. Чылбырлы тракторын ул язга таба карап, ремонтлап чыгачак. Чөнки тәҗрибәле тракторчының сабан чәчүе генә түгел, көзгесен дә чәчәсе һәм сенаж белән силос та таптыйсы бар. Николай тормыштан зарланмый. Ширкәт җитәкчелеге аның эшеннән аеруча канәгать.

Бүген алар тарафыннан җиде чәчкечнең өчесе (43%ы), тугыз культиваторның дүртесе (44%ы) ремонтланып, әзерлек сызыгына бастырылган инде. Хезмәткә түләү эшнең сыйфатына карап башкарыла. Мәсәлән, вакытка сыешып, яхшы итеп ремонтланган чәчкечкә - 4542, катокка - 1152, тырмага - 259 сум түләнә. Менә шулай бергә-бергә авыл белән янып-көеп эшлиләр, шуның нәтиҗәсе буларак, мул тормышта яшиләр таңлылар.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Фотоларда: Николай Тихонов чәчкечләрнең күчәр, вал һәм шестерняларын сүтеп, майлап яңарта. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев