Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Автосөючеләрне нинди яңалыклар көтә?

ЮХИДИ хәбәр итүенчә, быел йөртүчеләр өчен яңалыклар шактый булачак: юлларда яңа тамгалар барлыкка киләчәк, техник карау (техосмотр) үтү тәртибе үзгәрәчәк һ.б. Закон проектларының бер өлеше Дәүләт Думасы тарафыннан расланган, калганнары да якын арада хәл ителер, дип көтелә. - Юл кагыйдәләренә бәйле булмаса да, йөртүчеләрне иң борчыган мәсьәлә - ягулык кыйммәтләнү....

ЮХИДИ хәбәр итүенчә, быел йөртүчеләр өчен яңалыклар шактый булачак: юлларда яңа тамгалар барлыкка киләчәк, техник карау (техосмотр) үтү тәртибе үзгәрәчәк һ.б. Закон проектларының бер өлеше Дәүләт Думасы тарафыннан расланган, калганнары да якын арада хәл ителер, дип көтелә.

- Юл кагыйдәләренә бәйле булмаса да, йөртүчеләрне иң борчыган мәсьәлә - ягулык кыйммәтләнү. 1 гыйнвардан бензин хакы 50 тиенгә артты, бәя үзгәреше 1 июльдә дә булачак. Экспертлар ел дәвамында аның 2-5 сумга күтәреләчәген әйтә.
- Быел трассаларда һәм шәһәр урамнарында яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк. "Җәяүлеләр өчен диагональ юлны аркылы чыгу урыны", "тоткарлык булган очракта юл чатына чыгу тыела", "полоса башлану урыны", "полоса бетү урыны" кебекләре урнаштырылачак. Кайбер урыннарда "тыныч хәрәкәт зонасы" тамгалары куелачак. Әлеге зонада транспорт чаралары 20 км/сәгать тизлек белән йөрергә, башка машиналарны узмаска тиеш. Ә җәяүлеләр юлны кайда тели - шул урында аркылы чыга.
- Трассада дөрес хәрәкәт итмәү, кагыйдә бозу турында ЮХИДИгә хәбәр итеп, йөртүчене штрафка тартып булачак. Моның өчен кагыйдә бозуны видеога төшереп, махсус мобиль кушымта ("Народный инспектор") ярдәмендә юлларга кирәк. Юл иминлеге хезмәткәрләре аны тикшергәч, машина хуҗасына штраф җибәреләчәк, ягъни халыктан килгән видеоматериал дәлил булачак.
- Июльдән транспорт чарасы паспортын (ПТС) кәгазь форматта бирми башлаячаклар. Машина хуҗаларына чиплы пластик карталар тапшырылачак: анда автомобиль хакында максималь мәгълүмат (ремонт, техник карау узу турында да) тупланачак. Белгечләр, әлеге карта транспорт чарасын сатканда-алганда алдау очракларын киметәчәк, дип фаразлый. Элек алынган кәгазь паспортлар да кулланылышта булачак, аларны пластикка алыштыру мәҗбүри түгел.
- Юлда хәтәр йөрүчеләргә 5 мең сум күләмендә штраф салырга җыеналар. Әлегә карар кабул ителмәгән, әмма якын арада бу мәсьлә каралачак.
- Быелдан машинага техник карау узу катгыйлана. Хәзер бу процедураны фото һәм видеога төшерәчәкләр. Ягъни тикшерүләрсез генә диагностик картаны сатып алып булмаячак. Белгечләр фикеренчә, техник карау үткәрү эше шәхси кулларга күчкәч, ялган карталар күбәйгән, бу исә үз чиратында юл һәлакәтләре саны артуга китергән.
- 1 гыйнвардан "ЭРА-ГЛОНАСС" юл һәлакәте турында ОСАГО автоматлаштырылган мәгълүмати системага хәбәр итә.
- ОСАГОга кагылышлы үзгәрешләр: 1 гыйнвардан "суыну чоры" - 14 көн. Ягъни шушы вакыт эчендә кирәксез яисә мәҗбүриләп тагылган полистан баш тартырга мөмкин. Моңарчы бу 5 көн иде. Хәзер полисларның һәммәсендә QR-код куела. Аның ярдәмендә РСА сайтында (www.autoins.ru) килешү, машина, хуҗасы һ.б. турында мәгълүмат алып була. Бу ялган полислар күләмен киметергә булышачак.
- 1 июльдән иминиятчеләр ОСАГО полисы бәясенә йогынты ясаучы коэффициентлар үлчәмен үзләре билгели башларга мөмкин. Үзәк банк ризалык белдерсә, ул база тарифларын гына контрольдә тотачак.
- Быелдан башлап 10 елдан артык кулланылышта булган автобусларда мәктәп укучыларын йөртү тыела. Транспорт конструктив характеристикасы буенча пассажир йөртү өчен эшләнергә тиеш. Автобуска тахограф һәм "ГЛОНАСС" навигация системасы куелган булу мәҗбүри.

Чыганак: http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X