Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте турында

Бу көннәрдә булдыклы игенче-механизаторларыбыз, уңган терлекчеләребез район үзәгендә узачак бәйрәмгә әзерләнә. Аларның берише башкалада узган Уңыш бәйрәмендә катнашып кайтты. Игенчелекне үстерүгә, ил табынын баетуга ел әйләнәсе куйган хезмәтләрен бәяләп, аларны хөрмәтләү тантанасына чакырдылар. Кирәк чагында алны-ялны белмәгән авыл хезмәтчәннәрен дә сәхнә түреннән күрү бәхетенә ирештек. 29 сентябрь көнне башкалада узган...

Бу көннәрдә булдыклы игенче-механизаторларыбыз, уңган терлекчеләребез район үзәгендә узачак бәйрәмгә әзерләнә. Аларның берише башкалада узган Уңыш бәйрәмендә катнашып кайтты. Игенчелекне үстерүгә, ил табынын баетуга ел әйләнәсе куйган хезмәтләрен бәяләп, аларны хөрмәтләү тантанасына чакырдылар. Кирәк чагында алны-ялны белмәгән авыл хезмәтчәннәрен дә сәхнә түреннән күрү бәхетенә ирештек. 29 сентябрь көнне башкалада узган бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә 12 кешедән торган делегация катнашты. Иң-иңнәре республикабыз җитәкчелеге кулыннан бүләк алды.

Җаваплылыгы чикләгән "Алан" ширкәте савымчысы Алсу Нурисламова, "Теләче Агро" ширкәте механизаторы Рәҗәп Гарипов, "Таң" ширкәте механизаторы Әмир Әскаровларның гына түгел, алар кебек үк мәртәбәле бәйрәмгә чакырылучыларның бәйрәм алды ыгы-зыгысы бүген. Алай гына да түгел, республиканың аграр министрлыгында да, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә сизелә бу җанлылык.

Сүз дә юк, әлеге уңышларда урыннарда эшләүче җитәкчелек һәм белгечләрнең дә, шул исәптән җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте җитәкчесе Хәбир Фәсхетдиновның, гади терлекче һәм механизаторлар - җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте сыер савучысы Зөлфия Шәмсетдинованың, җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәте механизаторы Илсур Бикчәнтәевның һәм авыл хуҗалыгында хезмәт куючы бик күп хезмәт ияләренең дә карусыз, тырыш хезмәте кергән. Ул меңнәрчә кешенең күмәк хезмәте.

Шул ук иген кырында тир түккән механизаторларның да, ындыр табагында икмәк җилгәргән укучыларның һәм әби-апаларның да өлеше кергән әлеге уңышларга.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов әйтүенчә, игенчеләребез һәр гектардан 26,8 центнер уңыш җыеп, амбарларга 51161 тонна икмәк салды. Иң күп уңыш җыеп алган хуҗалыклар арасында җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Игенче", "Теләче Агро", "Таң", "Агролак" ширкәтләре бар. "Алан" ширкәте игенчеләре тулаем 7674 тонна иген уңышы җыеп куандырса, "Игенче" ширкәте игенчеләре 5029 тонна уңыш җый нап, ил табынын баетты.

Кемгә ничектер, миңа калса, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен каршылаганда, игенчеләр хезмәте ешрак телгә алына кебек. Бәлки бу кыр эшләре төгәлләнүнең шушы вакытка туры килүенә бәйледер. Терлекчелек бит ул авыл хуҗалыгының ел әйләнә табыш китерүче тармагы. Районда терлекчелек үсешенә, аз чыгымнар тотып, мул продукция алуга нык игътибар бирелә. Иң мөһим фактор - терлекләрнең баш саннары сакланып калган. Бүген район хуҗалыкларында 14245 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекчеләребез тырышлыгы белән агымдагы елның тугыз аенда 15680 тонна сөт һәм 1768 тонна ит җитештерелгән. Хезмәт шартлары да куандырырлык. Инде берничә ел рәттән федераль программа нигезендә кайбер хуҗалыкларның терлек торакларына ремонт үткәрелде. Әлеге мөмкинлекне җаваплылыгы чиклән-гән "Алан", "Игенче" һәм "Агролак" ширкәтләре оста файдаланды. Әлбәттә, әлеге хуҗалыкларда хезмәт күрсәткечләре дә куанычлы. Бу очракта дәүләт авылларны ташлады дияргә һич кенә дә тел әйләнми. Шундый ук программа нигезендә җаваплы-лыклары чикләнгән "Игенче", "Алан" "Агролак" ширкәтләренең остаханәләренә ремонт үткәрелсә, җаваплылыклары чикләнгән "Теләче Агро", "Алан" ширкәт-ләре үзләренең техника паркын яңа бөртек суктыру комбайннары белән тулыландырдылар. Шулай ук хөкүмәтебез, республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыкларга да зур кайгыртучанлык һәм игътибар бирелә. Аларга җир, иске терлек торакларын рәсмиләштерүдә бернинди тоткарлыклар юк. Быел да өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыкларга бушлай саву аппаратлары өләшенде. Сыер, кәҗә малы тотучыларга бер башка өч һәм бер мең сум хисабыннан акча бирелде. Әлбәттә, мондый ярдәм һәм кайгыртучанлык күңелдә ышаныч тудыра, эшләү теләген арттыра.

Һәр тармакның, һәр һөнәрнең дә тырыш хезмәт ияләре бар. Авыл хуҗалыгы әнә шул фидакарь, тырыш хезмәтчәннәре белән бай һәм тотрыклы! Татар авылларының матурлыгы һәркайсында үзенчә. Ә менә шул гүзәллеккә яңа сауган җылы сөт исе, икмәк исе дә өстәлсә, тагын да ямьле. Әлеге матурлыкны таңның үзе белән уянып, кырга киткән игенчеләр, фермага төшкән терлекчеләр тудыра да инде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән ихлас котлап, авыр, әмма игелекле һәм нәтиҗәле хезмәт аша зур җиңүләргә ирешүегезне теләп кала. Һәркайсыбызга яшәеш көче биргән авылның язмышы, яшәү рәвеше сезнең тынгысыз хезмәтегезгә бәйле. Киләчәктә дә мактаулы хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар, гаиләгезгә һәм үзегезгә ныклы сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын.

Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X