Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлау

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйм. Авыл хуҗалыгы тармагы Түбән Кама муниципаль районы икътисадында һәрчак үзенә бер урын биләде. Бүгенге көндә ул аеруча зур үзгәрешләр кичерә: җитештерү һәм эшкәртү тармагында алдынгы технологияләр куллану, оешмаларны...

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!


Сезне һөнәри бәйрәмегез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйм.

Авыл хуҗалыгы тармагы Түбән Кама муниципаль районы икътисадында һәрчак үзенә бер урын биләде. Бүгенге көндә ул аеруча зур үзгәрешләр кичерә: җитештерү һәм эшкәртү тармагында алдынгы технологияләр куллану, оешмаларны модернизацияләү, яңа хуҗалыклар, шул исәптән фермерлык хуҗалыклары оешу - моның ачык мисалы. Ләкин нинди генә яңа технологияләр уйлап табылмасын, без һәрчак сезнең тәҗрибәгезгә һәм хезмәтегезгә таянабыз. Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы булуыгыз белән сез агросәнәгать комплексы үсеше өчен уңай шартлар тудырасыз. Сез -республикабыз һәм илебезнең өмете, йөз аклыгы.

Зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтегезгә чын ихластан бирелгән булуыгыз, сабырлыгыгыз, эш сөючәнлегегез күңелләрдә ихтирам хисе уята. Киләчәктә дә куелган максатларга ирешерсез һәм районның икътисади үсешендә тотрыклылыкны тәэмин итәрсез дип ышанып калам.

Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев