Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Авыл хуҗалыгы техникасына техник карау уздыру турында мөһим мәгълүматлар

Яңа елга аяк басып, эш дәвере башлану белән, кешеләр алдында үзара бәйләгән яңа бурычлар, төрле юнәлештәге йөкләмәләр барлыкка килә. Аларны чишү идарә органнары тарафыннан билгеләнгән төрле вакыт аралыкларында башкарыла. Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге жирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану...

Яңа елга аяк басып, эш дәвере башлану белән, кешеләр алдында үзара бәйләгән яңа бурычлар, төрле юнәлештәге йөкләмәләр барлыкка килә. Аларны чишү идарә органнары тарафыннан билгеләнгән төрле вакыт аралыкларында башкарыла.

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге жирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Ә авыл хужалыгында бу төр хезмәт әлеге тармакта кулланышта булган үзйөрешле машиналарның тиешле тәртиптә эксплуатацияләнүенә күзәтчелек итә. Аларга еллык техник карау эшен оештыру һәм үткәрү дә әлеге хезмәтнең төп вазыйфасына керә.

Әлеге эш район жирлегендә 2016 елнын 22 гыйнварында төзелгән, жирле башкарма комитет житәкчесе ризалык биргән һәм Республика техник күзәтчелек идарәсе житәкчесе тарафыннан расланган график нигезендә, түбәндә күрсәтелгән вакытларда башкарылачак:

Хужалыклар

Үткәрү вакыты

Хужалыклар

Уткэру вакыты

1

"Алан" ЖЧШ

01.04.2016

8

"Олы Мишә"

бүлекчәсе

13.04.2016

2

"Тукаш" ЖЧШ

04.04.2016

9

"Айдар" бүлекчәсе

14.04.2016

3

"Игенче" ЖЧШ

06.04.2016

10

"Муса Жәлил"

бүлекчәсе

14.04.2016

4

"Нирус" ЖЧШ

07.04.2016

11

Ленин исемендәге бүлекчәсе

15.04.2016

5

"Фортэкс" ЖЧШ

(Шәтке авылы)

08.04.2016

12

"Сауш" бүлекчэсе

15.04.2016

6

"Сөт иле» -Теләче" ЖЧШ филиалы

11.04.2016

13

«Чулпан» бүлекчэсе

18.04.2016

7

«Баландыш» бүлекчәсе

13.04.2016

14

"Теләчеагрохимсервис"

ААЖ

18.04.2016

Авыл жирлеге

Үткәрү вакыты

Авыл жирлеге

Уткэру вакыты

1

Алан

03.05.2016

8

Иске Жөри

13.05.2016

2

Баландыш

04.05.2016

9

Теләче

16.05.2016

3

Олы Нырсы

05.05.2016

10

Үзәк

17.05.2016

4

Олы Мишә

06.05.2016

11

Шәтке

18.05.2016

5

Олы Мәтәскә

10.05.2016

12

Айдар

19.05.2016

6

Олы Кибәхуҗа

11.05.2016

13

Әбде

20.05.2016

7

Кече Кибәхуҗа

12.05.2016

Юридик затлар белән техник карауны үткәрү сәгатьләре, аларның житәкчелеге белән үзара сөйләшенеп билгеләнәчәк. Ә физик затларның техникаларына карау үткәрү вакыты югарыда күрсәтелгән көнне 13 сәгатьттә башлана. Урыны - жирле үзидарә биналары урнашкан авылларда.

Кемнеңдер җитди сәбәп белән күрсәтелгән көндә билгеләнгән урынга техникасын карауга алып килү мөмкинлеге юк икән, моны дәүләт күзәтчелек инспекциясе бүлегенә килеп, сөйләшеп, башка көндә башкарып була. Урыны һәм вакыты аерым билгеләнә.
Техник карау үткәрү үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- техниканың документлары булуын һәм андагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерүне;
- техниканың төзеклеген тикшерүне;
-техник карау уздыру өчен дәүләт пошлинасы һәм үткәнлеккә документ бирүгә түләү мәгълүматы булуны;
- техник карау узганлыкны рәсмиләштерүне.
Техник карауны үтү өчен аның хужасы тикшерү органына техниканы һәм түбәндәге документларны әзерләп күрсәтергә тиеш була:
- шәхес документы;
- техника белән идарә итүгә тиешле документ;
- техниканың теркәлү таныклыгы;
- техниканың мәжбүри иминиятләштерү полисы.

Әлеге күрсәтеп үтелгән документлар һәм техник карауны уздыру өчен дәүләт пошлинасы һәм үткәнлеккә документ бирүгә түләүне күрсәтүче мәгълүмат булмаган очракта, шулай ук техниканың номер мәгълүматлары таныклыктагылар белән чагышмаганда, әлеге чара уздырылмый.
Болардан тыш, карау уздырылучы техникада медицина аптечкасы, һәлакәт вакытында куелырга тиешле ике берәмлек билге, янгынга каршы сүндерү жайланмасы булу мәжбүри.

Тракторның алдында яки артында киң габаритлы техник агрегатлары булганда, анын түбәсендә сары төстәге ут жайланмасы (мигалка) булуы шарт. КУН жайланмасы куелган тракторларда, әлеге жайланманың терсәкләрендә «под стрелой не стоять» дигән язу булырга тиеш.
Моннан тыш, тагылма арбаларның арткы бортларында, әлеге арбаның дәүләт номеры зурайтып язылырга тиеш, ә ян бортларында «перевозка людей запрещена» язуының булуы шарт.

Карау узарга килгән техник берәмлек чиста булырга, әгәр инде озак вакытлар эшләп төсен югалткан икән, ул таныклыгында язылган төскә буялган булырга тиеш. Завод һәм двигатель номерлары булучы урыннардагы язулар өстәмә буяулардан һәм башка катнашмалардан чистартылган, андагы саннар чагыштыру өчен ачык күренергә тиеш.

Техник берәмлеккә аны житештерүче тарафыннан куелган барлык төр приборлар, техник куркынычсызлык жайланмалары төзек һәм эш халәтендә булырга тиешле. Тышкы яктан, аерым алганда бау белән тартып кабызылучы тракторларда, бу эшне башкарганда һәлакәт булмасын өчен куелган тапшыру тартмасыннан кабызу жайланмасының магнетосына сузылган чыбыкның булуы һәм эшләве мәҗбүри.

Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар үзгәрмәде. Берәмлек техникага дәүләт пошлинасы 400 сум, ә аны уздыручы органга түләү бәясе 209 сум килеш калды.
Әгәр куллануда булган техникаң төзек хәлдә һәм техник карау таләпләренә жавап бирерлек халәттә икән, район жирлегендә аларга техник карау уздыруда бернинди каршылык та юк, бу юнәлешкә яшел ут кына. Шунлыктан, киләчәктә кыен хәлдә калмас өчен, техника хуҗаларына, гамәлдәге кагыйдәләр көчендә булганда, әлеге чараны уздыру тәкъдим ителә.

Хәмит Нәзиров,
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча бүлек житәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев