Теләче Информ

Авыл җирендә беренче сәнәгать паркы - "Теләче" турында берникадәр мәгълүмат

2012 елда Россиядә сәнәгать мәйданчыклары төзү буенча программа старт алды. Ул республиканың һәр районында мондый мәйданчыклар төзү, инвестицияләр җәлеп итү, яңа төр җитештерү предприятиеләре оештыру, яңа эш урыннары булдыруны күз уңында тотты. Мондый мөмкинлектән иң беренчеләрдән булып, безнең Теләче районы файдаланды. Бүген сәнәгать паркы биләмәсендә 8 резидент уңышлы гына эшләп...

2012 елда Россиядә сәнәгать мәйданчыклары төзү буенча программа старт алды. Ул республиканың һәр районында мондый мәйданчыклар төзү, инвестицияләр җәлеп итү, яңа төр җитештерү предприятиеләре оештыру, яңа эш урыннары булдыруны күз уңында тотты. Мондый мөмкинлектән иң беренчеләрдән булып, безнең Теләче районы файдаланды. Бүген сәнәгать паркы биләмәсендә 8 резидент уңышлы гына эшләп килә, 203 яңа эш урыны булдырылган. Районның бу башлангычын дәүләт 200 миллион сум субсидия рәвешендә хуплады.

Реклама

"Бу Татарстанда, авыл хуҗалыгы районында барлыкка килгән иң беренче шәхси җитештерү паркы. 2014 елда беренче номер астында аккредитация алдык. 2015 елның октябрь аенда сәнәгать мәйданчыгы территориясендә, Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында, Татарстан Республикасы икътисад берләшмәсенең күчмә утырышы булды", - ди "Созидание" идарә итү оешмасы җитәкчесе Марат Мифтахов. Әлеге компания паркның үсеше белән шөгыльләнә. Сәнәгать оешмаларының үсешендә, шәхси инвесторларның фикер-тәкъдимнәрен хуплау, аларга төрле сорауларны хәл иткәндә булышуда район җитәкчелегенең өлеше зур. Сәнәгать паркын оештыру өчен район 35 гектар җир бүлеп бирә. Бүген әлеге территория барлык инженерлык-коммуникацияләре белән тәэмин ителгән. Юллар салынган, су, газ, ут кертелгән, җитештерү биналары төзелгән. Сәнәгать мәйданчыгы үсеше өчен 850 миллион сум инвестиция кертелгән. Шуларның 620 миллионы - шәхси инвесторлар акчасы. Әзер инфраструктурадан тыш, биредә резидентларга бизнесны алып бару өчен, тагын да отышлы шартлар тәкъдим итәләр.

"Безгә зур һәм кече проектлар кызыклы. Без инвесторларны җәлеп итү өчен отышлырак шартлар булдырырга тырышабыз. Барлык коммуникацияләргә тоташу да бушлай. Резидентлар шулай ук 7 елга җир салымыннан һәм җиргә аренда түләвеннән азат ителә. Электр энергиясе дә ташламалы тариф буенча бирелә", - ди Марат Мифтахов.
2012 елда беренче резидент булып кулланылыштан чыккан машина шиналарын эшкәртү буенча "Кряж" оешмасы теркәлде. "Авангард-Строй" оешмасы металлдан эшләнгән төрле ишекләр җитештерә. 2014 елда, Россия инвесторлары белән беррәттән, төрек резидентлары көнкүрештә кулланыла торган полимер эшләнмәләре җитештерү буенча "ЛМР Пласт" оешмасын ачып җибәрде. Бүген әлеге оешма 100 төрле продукция җитештерә. Хәзер төрек оешмасы үзенең җитештерү мәйданнарын өч тапкырга диярлек арттырды.
2014 елда паркның резидентлары 73 миллион сумлык продукция җитештерсә, 2015 елда 390 миллион 250 мең сумга җитте. 2016 елгы планнарга килгәндә - яңа резидентлар җәлеп итү, җитештерү күләмен арттыру, парк территориясендә бизнес алып бару өчен кулай шартлар тудыру. Булачак резидентлар белән инде 19 килешү имзаланган.

Полимер калдыкларга икенче тормыш

Хәзерге заман кешесенең тормышын, полиэтилен эшләнмәләреннән башка күз алдына китерү авыр. Гади пакетларны гына алыйк. Бу көндәлек тормышта иң популяр материал. Аның да бер минусы бар, аның озын гомерле булуы табигатька зур зыян сала. Полиэтилен калдыкларының таркалу вакыты 100 ел! Бәхеткә, әлеге калдыкларга икенче тормыш өрүче оешмалар саны арта бара. Теләче сәнәгать мәйданчыгында әлеге эш белән "Полигран" оешмасы шөгыльләнә. Биредә аны 35 яшьлек элеккеге укытучы Раушан Хафизов оештырган.
- Безнеке кебек җитеш-терү оешмасы авыл җирендә еш күренеш түгел, ә, киресенчә, бердәнбер! Казанда мондый эш белән 20 еллап шөгыльләнүче аксакаллар бар. Һәм без алардан өйрәнәбез дә. Без җитештергән продукциягә сорау бар, шуңа да әлеге эшкә алынырга булдым. Җитештерелгән продукция складта ятмый, ул тиз арада таратыла, - ди Раушан Хафизов.
Эшмәкәргә ТР Икътисад министрлыгы алган җиһаз бәяләренең 50 процентын каплаган. Эшен башлап һәм ачып җибәрү өчен Раушанга нибары дүрт ай вакыт кирәк булган. 2015 елның март аеннан биредә тулы куәтенә эш кайный. Хәзер монда 7 кеше эшли. Айлык хезмәт хакы 10-15 мең. Оешма зурая калса, тагын 3-4 кеше эш урынлы булачак.

Ишекләрне дә үзебездә җитештерәләр

"Метаком" оешмасына керүче "Авангард-строй" җәмгыяте өч ел элек Теләче сәнәгать паркы резиденты була. Биредә янгын куркынычсызлыгына җавап бирүче фатир, подъезд металл ишекләре һәм люклар җитештерелә. Эш күләме конкрет заказ бирүчеләрдән тора, предприятие аена ике мең ярым ишек җитештерә ала. Моннан тыш, компания металлны матур итеп кисү буенча махсус технологияне дә өйрәнә - оригиналь капка-коймалар ясый. "Авангард-строй" оешмасында 30 га якын кеше хезмәт куя. Алар районның төрле авылларында яшәүчеләр.

Продукцияләре төзүчеләргә кирәк!

Төзелеш мәйданчык-ларында полимер әйберләр ныклы урын алып тора. Төзелеп килүче йортларны су, газ, канализация белән тәэмин итү өчен хәзер полиэтилен һәм полипропилен торбалар кулланыла. Республикада төзелеш масштабларын исәпкә алсак, төзүчеләргә полимер торбаларның чакрымнарга сузылганы кирәклеген күз алдына китерүе кыен түгел. Теләче торба заводы җитәкчесе Вадим Желтов та, алар җитештергән продукциягә ихтыяҗ һәрвакыт зур ди. Әлеге оешма Теләче паркында беренчеләрдән булып эш башлаган. Җитәкче сүзләренә караганда, эш башлау өчен аңа әзер бина тәкъдим итәләр. "Лизинг-грант" программасы буенча сатып алынган җиһазларга субсидия бүлеп бирелгән. Хәзер оешманың алты линиясендә диаметры 20 дән алып 630 мм булган, түбән басымлы полиэтилен торбалар җитештерелә. Әлеге торбалар, тимер торбага караганда, озын гомерле, алар күгәрмиләр, тутыкмыйлар, кимендә 50 ел хезмәт итәләр. Теләче торба заводында хәзер 34 кеше эшли, аларның күпчелеге район халкы. Уртача хезмәт хакы 20-22 мең сум. Завод 20 төрле торба җитештерә, киләчәктә аларның санын тагын да арттырырга исәпләре - мисалга, кабельләр өчен сырлы торба җитештерү планы бар.

"Стрейч-Пленка" нәрсә ул?

2013 елда "Интерпак" оешмасы да Теләче сәнәгать паркында эш башлап җибәрә. Бу оешма стрейч-пленка җитештерү белән шөгыльләнә. Стрейч-пленка - ул заманча төрү материалы, рулонда үтә-күренмәле полиэтилен тукыманы хәтерләтә. Ул сузыла, шуңа да башлангыч хәленә тиз генә кайту сәләтенә ия. Гадәттә, мондый пленканы авыр йөкләрне күчергәндә төрү өчен кулланалар.
- Россия базарында әлеге пленканы җитештерү өчен чималны бары тик "Нижнекамскнефтехим" гына чыгара, бу билгеле, җитми. Шуңа да безгә Көньяк Корея, Согуд Гарәпстаныннан чимал сатып алырга туры килә, - ди "Интерпак" оешмасы җитәкчесе Айрат Галиуллин.
Әлеге төр товарның мөмкинлекләре бик зур. Аның белән төрле товарны төрергә була. Бу пленка азык-төлек сәнәгатендә киң кулланыла. "Интерпак" сәгатенә төрле размердагы 200 кг стрейч-пленка җитештерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: