Теләче Информ

“Авыл яшьләре” программасы яшьләрне авылга чакыра

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында һәрвакыт кеше капиталына таянырга кирәклеген ассызыклый. Яшьләр - безнең киләчәгебез. Шуңа да, Татарстанда "2014-2020 елларга авыл яшьләре" дигән ярдәмчел программа тормышка ашырыла. Ул "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте, физик культура һәм спортны үстерү" дәүләт программасы кысаларында эшли. Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге ярдәмчел программа...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында һәрвакыт кеше капиталына таянырга кирәклеген ассызыклый. Яшьләр - безнең киләчәгебез. Шуңа да, Татарстанда "2014-2020 елларга авыл яшьләре" дигән ярдәмчел программа тормышка ашырыла. Ул "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте, физик культура һәм спортны үстерү" дәүләт программасы кысаларында эшли.


Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге ярдәмчел программа Татарстанның район-авылларында яшәүче яшьләргә юнәлтелгән. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, авыл яшьләренә багышланган махсус программаны уңышлы тормышка ашырылуы аркасында "Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе" дигән иҗтимагый оешма да булдырылыган.

"Авыл яшьләре" ярдәмчел программасы: нәрсә ул?

Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте белгечләре хәбәр итүенчә, ярдәмчел программаның төп максаты - авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын арттыру, алар үзләрен төрле яклап күрсәтә алсын өчен шартлар булдыру. Бүгенгә Татарстанда "Аграр яшьләр берләшмәсе"нең 23 район бүлеге булдырылган.

Мондый проект Балтач районында да тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, бу муниципаль берәмлекнең 44 авыл җирлеге дә аграр яшьләр берләшмәсенә кушылган. 2015 ел нәтиҗәләре буенча аграр хәрәкәттә 45 кеше бар.

Без яшьләргә социаль проектлар язуның мөһим икәнлегенә төшендерәбез. Бүген мондый берләшмәнең бар икәнлеген, алар ярдәмендә үзләренә, авылларына файда эшләп булуын белмәүче яшь буын вәкилләре бар, - дип сөйләде "Intertat.ru" хәбәрчесенә Балтач районының "Хыял" яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков.

Бюджеттан күпме бүленгән?

Әлбәттә, махсус республика программасын тормышка ашыру бюджеттан акча бүлеп бирүне дә күздә тота. Мәсәлән, "Авыл яшьләре" ярдәмчел программасын гамәлгә ашырыр өчен 2016 елга 4 491 600 сум акча бүленеп бирелгән. "Әлеге акчаларның күп өлеше урыннарда социаль әһәмияткә ия булган проектларның чыгымнарын каплау, яшьләр инициативаларына булышлык күрсәтү өчен тотылачак. Калганнары исә авыл яшьләрен укыту программаларына юнәлтелә", - дип белдерде "Intertat.ru" республика электрон газетасына министрлыкның матбугат хезмәте.

Авыл яшьләре нинди чараларда катнаша?

Программа кысаларында, 2014 елдан башлап, авыл хуҗалыгы профессияләренең дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән "Агрокласс" проекты тормышка ашырыла. Проект барышында махсус уеннар ярдәмендә балалар үзләрен мал табибы, механизатор, агроном, сыер савучы ролендә сыный ала. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга исә махсус дидактик материал тәкъдим ителә. Укучылар авыл хуҗалыгы белгечлекләре, авыл хезмәтчәненең роле турында мәгълүматка ия була. "Агрокласс" проекты кысаларында агросәнәгать комплексының яшь белгечләре арасында бәйгеләр дә уздырыла. Аның җиңүчеләре чит илдә стажировкалар узарга юллама ала.

Ел саен агрохәрәкәт активы мәктәбе, Татарстанның авыл яшьләре форумы үткәрелә. Нәкъ менә шушы чараларда яшьләр өчен интеллектуаль-гамәли дәресләр оештырыла, алар командада эшләргә өйрәнә. Аграр яшьләр берләшмәсенең иң активлары федераль һәм халыкара стажировкаларда катнашу хокукына ия була. Берләшмә вәкилләре авыллар аша узган туристик маршрутлар да тикшереп караган. Яшь эшмәкәрләр өчен аграр хәрәкәт ел саен укулар уздыра.

Шунысын да ассызыкларга кирәк: бүгенге көндә Татарстанның авыл яшьләре белән эшләү моделе Россиядә иң яхшысы, дип табылган. Ә "Татарстан Республикасының авыл яшьләре ярдәмчел программасы" уникаль программа булып тора.

Балтачлылар четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә алына

Әлеге аграр хәрәкәт Татарстан районнарындагы проблемаларны да күрергә булыша. Шактый районнарда яшьләрнең эш таба алмау проблемасы элек-электән бар. "Күп кенә яшьләр менеджер һәм башка белгечлекләр буенча укый. Авылда мондый вакансияләр булмау сәбәпле, аларга шәһәрдә калырга туры килә", - ди Раил Садыйков.

Бу юнәлештә балтачлылар кул кушырып утырмый икән. Район башлыгы Балтач районыннан чыккан яшьләр белән елга ике тапкыр очрашып сөйләшә, фикер алыша. Бу чарада инвестицияләр, Балтачта ачылачак сәнәгать оешмалары буенча да сүз бара. Күптән түгел генә "Яшьләрнең мәшгүльлек клубы" дигән портал ачып җибәргәннәр. Анда яшьләр резюме калдыра, ә төрле оешма җитәкчеләре вакансияләр тәкъдим итә.

- Күп кенә яшьләрнең шәһәргә тартылуының мәдәни сәбәпләре дә бар. Калада кичке тормыш та бик җанлы: төнге клублар, кинотеатрлар... Без үзебезнең яктан мәдәни юнәлешкә дә игътибар бирәбез. Тик әлегә яшьләрне тартып бетереп булмый. Бу, беренче чиратта, авыллардагы клубларда техник җиһазлар булмауга бәйле. Спорткомплекста инвентарь җитеп бетмәгән очраклар да бар. Әлбәттә, яшь буын вәкилләре арасында туган якларының патриотлары, "Мин шәһәрдә тора алмыйм, укуны тәмамлауга авылга кайтам" диючеләр дә бар", - ди "Хыял" директоры.

Авыл җирлегендә чишмә төзекләндерү, зират чистарту, театр клубы оештыру буенча төрле проектлар булдыралар. Аларны тормышка ашыру өчен районнан махсус акчалар бүленү каралмаган. Шул сәбәпле, балтачлылар республика күләмендә уздырылган форумнарда актив катнашып, үзләрен күрсәтергә тырыша. Районның "Рай-Җәннәт" дигән ат спорты лагеры оештыру нияте бар. Ә "Кәеф" дигән яшьләр радиосы үзен Татарстан дәрәҗәсендә дә күрсәтеп өлгергән инде.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Интертат

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: