Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Авылга яшьләр кирәк

Авылда яшь буынның парта артыннан чыгу белән шәһәргә яшәргә талпына, югары белем, әйтик, педагог яки авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча югары белем алгач та, шунда төпләнеп калуны җайлауларына күнегеп тә барабыз бугай инде. Әти-әниләр дә бер-ике дистә ел элек балаларын, көйләп җайлап булса да, авылда тоткарлап кала алган булса, бүген үзләре...

Авылда яшь буынның парта артыннан чыгу белән шәһәргә яшәргә талпына, югары белем, әйтик, педагог яки авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча югары белем алгач та, шунда төпләнеп калуны җайлауларына күнегеп тә барабыз бугай инде. Әти-әниләр дә бер-ике дистә ел элек балаларын, көйләп җайлап булса да, авылда тоткарлап кала алган булса, бүген үзләре үк мәктәптә укучы балага да киләчәген кайгыртып, каладан җылы куыш эзли. Белем алырга омтылучылары гына түгел, белемле булырга хыялланмаганнары да авылдан китү ягын карый.

Кызганыч, бүген бер генә авыл җитәкчесе дә төпләнеп калучы яшьләрнең саны артуы белән мактана алмый. Бу бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагына кырынга суга. Гәрчә хөкүмәт тарафыннан авыл хуҗалыгын үстерүгә әллә ничә төрле өстенлекле программалар кабул ителсә дә, авылда яшьләр калмый. Мәсәлән, бүген район хуҗалыкларына югары белемле мал табиблары, зоотехниклар җитешми. Җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте терлекчелек тармагын зоотехник, мал табибыннан башка гына алып барырга мәҗбүр. Җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәте дә эшне зоотехник һәм мал табибыннан башка гына алып бара. Ә "Сөт иле - Теләче" агрофирмасына мал табибы белән машина-трактор паркын җитәкләүче инженер җитми.

- Хуҗалыкларда иң җитен-керәмәгән кадрлар менә шулар, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин 15 декабрь көнне район мәдәният йортында өлкән сыйныф укучылары өчен оештырылган чарада. Бу көнне алар авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча белем бирүче уку йортларының җитәкчеләре һәм укытучылары белән очраштылар. Алар алдында видеороликлар кулланып, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисади анализ ясау һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе Марат Низаметдинов, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы тармагының таксация һәм икътисад кафедрасы доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Сергей Глушко, Казан дәүләт ветеринария академиясе профессоры Таһир Әхмәтов һәм Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовлар чыгыш ясады.

Мәктәп тәмамлаучылар арасында аграр тармак буенча белем бирүче уку йортларын сайлаучылар да юк түгел. Агымдагы 2015-2016 уку елында авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләп чыгаручы уку йортларында районнан 107 студент белем ала. Аларның дүртесе Казан дәүләт ветеринария академиясендә, 54 е Казан дәүләт аграр университетында, 49 ы Саба аграр көллиятендә укый. Шуның 12 се максатчан юнәлештә белем ала. Аларның барысын да үз туган якларына кайтарасы, эш урыннары, яшәргә уңайлы шартлар тудырасы иде бит. Агымдагы елда биш студент авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йорты тәмамлаган. Мәсәлән, районыбызга кайтып төпләнгән, Казан дәүләт аграр университетында инженер белгечлеге алган Рифат Хаҗиев, Казан дәүләт ветеринария академиясендә зоотехник белгечлегенә укыган Искәндәр Хәмидуллин шундыйлардан.

- Хөкүмәтебез кызыксындыру чараларын да тәкъдим итә, - ди бүген "Сөт иле-Теләче" агрофирмасының Олы Мишә бүлекчәсендә зоотехник һәм ферма мөдире вазифаларын башкаручы Искәндәр Хәмидуллин. - Мәсәлән, авылда төпләнеп калган яшь белгечкә килешү нигезендә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча түләнә. Шулай ук бер ел дәвамында хезмәт хакыннан тыш, һәр ай саен 5 мең сум өстәмә акча түләнеп барыла. Яшьләрне тораклы итүгә юнәлдерелгән программа да нәкъ менә авылда яшьләрне калдыруны күз алдында тота.

Агымдагы уку елының да икенче чиреге тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Мәктәп тәмамлаучы егет-кызлар арасында авыл хуҗалыгы белгечлеге юнәлешендә барырга теләк белдерүчеләр булса, Казан дәүләт аграр университетының, Казан дәүләт ветеринария академиясенең һәм Саба аграр көллиятенең ишекләре һәрвакыт ачык. Мәсәлән, күршедә генә урнашкан Саба аграр көллиятендәге укыту һәм тәрбия бирү методикасына сокланмый мөмкин түгел. Әлеге уку йорты студентлары бик күп позицияләрдә алдынгылыкны бирми. Аеруча спорт белән үзешчән сәнгатьне ярата икән алар. Әлеге уку йортының яшь студентлары берочтан бик матур концерт та куеп китте. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә укырга керергә теләк белдерүчеләр булса, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар белән эшләүче консультантына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Авыл җирендә башкарган эш өчен аз хезмәт хакы, шәһәр хезмәте белән авылныкы арасындагы тигезсез аерма, шәһәрдә эшне сайлап алу мөмкинлегенең күплеге яшьләрне кызыктыра-кызыктыруын. Әмма тырышмасаң, шәһәр җирендә дә тормыш алып баруы җиңел түгел. Тырыш, булдыклы егетләр-кызлар авыл җирендә төпләнеп тә күркәм итеп яши белә. Авыл җирендә хезмәт хакы азлыгы турында күпме генә зарлансак та, хезмәт сөйгәннәре бер дигән матур тормыш алып бара бүген. Алма пеш, авызга төш, ни әйтсәк тә, әкияттә генә инде ул.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотосы.

РS. 16 декабрь көнне Казанда, авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, үз һөнәрләренең остасы булып танылган 200 белгечкә 100 мең сум күләмендә грант тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс һәм икътисад бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Юнысова, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте агрономы Расих Һадиуллин, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте хисапчысы Кадрия Рәшитова, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте мал табибы Булат Сабирҗанов, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте баш икътисадчысы Рушания Шакирҗанова һәм җаваплылыгы чикләнгән "Нирус" ширкәте баш агрономы Фәрит Шәвәлиевләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев