Теләче Информ

Авыллар да заманча кино карый алачак!

"Барча сәнгатьләр арасында иң мөһиме - кинодыр" дигән XX гасырның мәшһүр сәяcәтчесе Владимир Ленин. Бу фикер, Ленин бабай үзе инде онытылуга карамастан, XXI гасырда да көнүзәк тезис булып кала. Чөнки кино сәнгате бүгенге заманда адәм балаларын экран каршына туплап ниндидер идея җиткерергә, аның күңеленә тәрбия орлыклары салырга сәләтле. 2016 ел...

"Барча сәнгатьләр арасында иң мөһиме - кинодыр" дигән XX гасырның мәшһүр сәяcәтчесе Владимир Ленин. Бу фикер, Ленин бабай үзе инде онытылуга карамастан, XXI гасырда да көнүзәк тезис булып кала. Чөнки кино сәнгате бүгенге заманда адәм балаларын экран каршына туплап ниндидер идея җиткерергә, аның күңеленә тәрбия орлыклары салырга сәләтле.


2016 ел Россиядә Кино елы шигаре астында уза. Моннан Татарстан да читтә калмаска тырыша. Казанда да, республикабызның башка район үзәкләрендә дә шул уңайдан проектлар оештырыла башлады. Узган атнада Казан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Казан. Кинематограф. Гасырлардан гасырларга" дигән экспозиция ачылды. Проектның идея авторы - кино сәнгате белгече Елена Алексеева. Аны республикада Татарстандагы кинематография тарихын өйрәнгән галим, сәнгатькәр буларак беләләр. Быел Елена Алексееваның Татарстан кинематография тарихын чагылдырган китабы дөнья күрәчәк.

- Кино елы уңаеннан Татарстанда шактый гына чаралар үткәрү күздә тотыла. Ретроспектив сеанслар оештырыла. Кино елында районнарда яңа заманча кино заллары ачылачак. Болар барысы да Россия Мәдәният министрлыгының Киноны үстерү фонды белән берлектә кабул иткән программасы нигезендә тормышка ашырыла. Бу программа нигезендә, халкы 100 меңнән азрак булган торак пунктларда Мәдәният сарайларын, клубларны кино күрсәтү өчен җиһазландыру каралган. Бу эштән Татарстан да читтә калмый, республиканың тугыз районы әлеге программада катнашты, алтысы җиңүгә иреште. Аларга 30 миллион сумга якын акчалата бүләк тапшырылды, - ди Татарстан Мәдәният министрлыгының кинематография секторы җитәкчесе Светлана Юнысова.

Шулай итеп, Зәй, Тәтеш, Әгерҗе, Менделеевск, Лениногорск, Мамадыш клубларында цифрлы җиһазлар куелачак, зал кәнәфиләр белән тәэмин ителәчәк дигән сүз. Авыл кешесе дә 3D форматында кино карый алачак!

Шулай ук, билет сату системасын заманчалаштыру мәсьәләсе дә карала. Ел дәвамында алар үз клубларын заманча кино залы белән тәэмин итәчәк. Светлана ханым белдергәнчә, нәтиҗәдә биш район халкы якын арада Казанныкыннан да ким булмаган кино залларында ярткан картиналарын тамаша кылу бәхетенә ирешәчәк.

- Максатыбыз - әлеге яңартылган залларда тамашачыны үз продукциябез белән таныштырып бару, - ди Светлана Юнысова. - Шунысы куандыра, югарыда телгә алынган программа алга таба да дәвам итәчәк, анда республикабызның башка районнары да катнаша ала. Бу - бик тә кызыклы башлангыч. Россия грантына төзелгән кино залларында тәкъдим ителәчәк картиналарның яртысы үзебезнең продукция булырга тиеш.

Шуны да искәртеп узарга кирәк: зур шәһәрләрдә кино залларының күплеге буенча Татарстан Идел буе төбәгендә әйдәп баручылардан санала. Бүгенге көндә район җитәкчеләре үз халкының читтә ял итүе белән килешми. Чын җитәкчеләр бар уңайлыкларны үзләрендә тудырырга омтыла. "Программа нигезендә илле кешелек клубны да, зур үзәкне дә җиһазларга мөмкин. Әмма комиссия башта тикшереп чыгачак: якын-тирәдә башка авыллар бармы, халык күп яшиме, тагын нинди күңел ачу чаралары уздырыла? Әгәр гариза канәгатьләндерелә икән, клубны җиһазлауга тотылачак 5 миллион сум акча турыдан-туры клубның счетына күчерелә", - ди Светлана Юнысова.

Зәй районында әлеге җәһәттән эш башланып киткән инде. Биредә яшәүче халык яңа киноларны бигрәк тә яратып кабул итә. "Космос" яшьләр үзәгендә урнашкан кинотеатрга бик теләп йөриләр. Бинаның тышкы ягы төзекләндерелгән. Ә Россия биргән грант акчасына алар биредә яңа кино залы оештырып җибәрәчәк, ягъни залны заманча кино күрсәтү технологияләре белән тулысынча тәэмин итәргә исәпләре.

- Кинопроектор комплекты юнәтергә ниятлибез. Аңа тавыш җиһазы, акустик системалар, экран керә. Цифрлы кино күрсәтү өчен кирәкле бөтен җиһазлар да алыначак. Хәзерге вакытта коммерцияле тәкъдимнәр җыябыз. Әлеге җиһазларны урнаштыра торган оешмалар белән сөйләшүләр бара. Барлык эшләр дә быел төгәлләнер дип өметләнәбез, - ди Зәй муниципаль районының киноучреждение директорыМөнәвир Зыятдинов.

Кино елында "Заман сулышы" дигән проектны да җанландырып җибәрергә ниятлиләр. Район халкын борынгы җиһазлар, алдагы елларда төшерелгән фильмнар, кинематографистларның өлкән буын вәкилләре белән дә таныштырмакчылар. Яшьләр иҗатын да тамашачыга тәкъдим итү мәслихәт.

Узан ел, хәтерләсәгез, мөселман киносы фестивален ачканда, фестиваль киноларын беренче экран белән Әлмәттә күрсәткәннәр иде. Бу быел да дәвам итәчәк. Әлеге максаттан берничә шәһәр сайлап алына. Программага кертелгән фильмнарны фестиваль барышында районнарда да карый алачаклар дигән сүз. Шулай ук иҗат төркемнәре белән очрашулар үткәрү дә күздә тотыла.

Илдар Ягъфәров, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе:


- Татарстанда барлыгы 168 кинотеатр исәпләнә. Татарстан кинематографистларының төп максаты - үз киноларыбызга бюджеттан финанс алу, прокатка чыгу. Гомумән, хәзер прокат белән ныклап шөгыльләнергә кирәк дип саныйм. Фильмнарны да прокатка чыга алырдайларын төшерү мәслихәт. Фәлсәфилектән чигенеп, халыкка якынаю зарур. Кайсы районга гына кино күрсәтергә барма, халык зал тутырып килә. Кешегә кино кирәк, әмма әлегә ул юк. "Ак чәчәкләр"не генә алыйк, аны бер күрсәткәндә 3 зал таләп ителә. Бу фильм бер ай эчендә 600 мең сум акча китергән. Быел күбрәк комедияләр, авыл турында картиналар төшерергә ниятлибез. Кыска метражлы фильмнар үтемле булыр дип уйлыйм. Аллага шөкер, өметле яшь режиссерларыбыз бар. Хәзер шуларга игътибар юнәлтү зарур. Безнең буын зур, киң колачлы картиналар төшерсә, яшьләргә тәҗрибә туплау өчен кыска метражлы фильмнардан башларга кирәктер. Быел "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында кинога багышланган тапшыру башлап җибәрергә, кино индустриясендәге яңалыклар белән таныштырып барырга уйлыйбыз. Россиядә Кино елы уңаеннан мондый күләмле һәм бай эчтәлекле тапшыру эшләнсә, уңай күренеш булыр иде.

Сүз дә юк, Татарстанда кино төшерелә, сыйфат мәсьәләсе һәр очракта да канәгатьләндереп бетермәскә дә мөмкин. Кино елында бәлки үз киностудиябез турында да җитдирәк уйлый башларлар. Кино төшерү җиһазларын финанслау мәсьәләсе дә республика кинематографистлары тарафыннан күтәрелгән. Ул уңай хәл ителгән очракта дәүләт заказларын үтәү өчен дә отышлы булыр иде.

Узган елны "Авыл клублары" Президент программасы буенча төзелгән 10 клуб кино залы итеп җиһазландырылган иде. Ә быел андый клублар саны тагын да артыр дип көтелә. Районнарда яшәүче кино сөючеләр дә зур экраннардан яраткан картиналарын тамаша кыла алачак.


Мөршидә КЫЯМОВА

Интертат

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: