Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Авылымдагы кышкы кич (шигырь)

Тар итеп ачылган авылымның урамы, Җил атлый янымнан, туздырып буранны. Ай йоклый төренеп ак мамык юрганга, Ул йоклагангамы, урамы - караңгы... Йолдызлар да бүген йокларга ятканнар, Авылым өстенә төн пәрдәсе кунган. Урамда тып-тын, һичнинди тавыш юк, Җил дә тынычланган, бураны да тынган. Кинәт җил кузгала, бозып бар тынлыкны, Сызгыра ачулы,...

Тар итеп ачылган авылымның урамы,
Җил атлый янымнан, туздырып буранны.
Ай йоклый төренеп ак мамык юрганга,
Ул йоклагангамы, урамы - караңгы...

Йолдызлар да бүген йокларга ятканнар,
Авылым өстенә төн пәрдәсе кунган.
Урамда тып-тын, һичнинди тавыш юк,
Җил дә тынычланган, бураны да тынган.

Кинәт җил кузгала, бозып бар тынлыкны,
Сызгыра ачулы, туздыра карларны,
Өй түбәләрен күмә бураннар,
Ап-ак карлардан тыгызлана сукмаклар.

Ниндидер хозурлык караңгы урамда,
Илаһи матурлык кышкы ак буранда!
Вак кына карларны бөтереп биетә,
Зәвыклы һәм матур табигать көенә.

Сәер бер моңсулык әлеге урамда,
Өйләрнең утлары җемелди буранда,
Ак мәрҗәндәй карлар бөтерелеп бииләр,
Биеп арыгач, куналар учыма.

Әдилә Шәймәрданова.

Чыганак: http://vk.com/club52463116

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев