Теләче Информ

Авырлыклар белән үстергән балаларының килеп хәлен дә белмәүләре йөрәген әрнетә

Язмышның ачы сынавы белән беренче тапкыр әнисен югалткач, бишенче сыйныфта укыганда очрашты Зәйнәп. Әнисе кебек чибәр-кара бөдрә чәчле, нурлы йөзле кыз кинәт боегып, олыгаеп китте. Ул бишенче сыйныфны иптәшләре белән бергә тәмамлый алмады, чөнки берсеннән-берсе кечкенә дүрт туганын карыйсы, хуҗалык эшләрен алып барасы бар иде. Бер елдан әти кеше өйләнде....

Язмышның ачы сынавы белән беренче тапкыр әнисен югалткач, бишенче сыйныфта укыганда очрашты Зәйнәп. Әнисе кебек чибәр-кара бөдрә чәчле, нурлы йөзле кыз кинәт боегып, олыгаеп китте. Ул бишенче сыйныфны иптәшләре белән бергә тәмамлый алмады, чөнки берсеннән-берсе кечкенә дүрт туганын карыйсы, хуҗалык эшләрен алып барасы бар иде.

Бер елдан әти кеше өйләнде. Әниләренә тамчы да охшамаган, караңгы чырайлы, балаларга күзенең агын әйләндереп караучы бу хатын беренче көннән үк бар нәрсәне үз кулына алды. Балаларга өйдә бөтенләй рәт бетте. Үги әни ипине дә җыеп куя, ике кечкенәне, асларын юешләгән өчен көзге салкын көннәр булуга да карамастан, киемсез килеш сәгатьләр буе баскыч төбендә бастырып тота. Үз баласы тугач, тагын да явызланды. Әтиләре я айнымыйча эчә, аек вакытында да яшь хатынына сүз әйтергә кыймый. Зәйнәп икенче уку елында кабат бишенче сыйныфта укый башлады. Башка балалар өйләреннән алып килгән акчага кибеттән ризык алып ашаганда, ул бер читтә боегып басып тора иде. Бераздан кыз шул авылдагы шәл бәйләүчеләргә аз гына бәягә шәл чите бәйләштерә башлады. Әнисе, уңган хатын, олы бала буларак кул арасына керсен дип икенче сыйныфта укыганда ук шәл чите бәйләргә өйрәткән иде, шул ярап куйды. Зәйнәпнең һәм туганнарының тамагы икмәккә туйды. Ләкин бу озакка бармады. Каяндыр кызның кешегә шәл бәйләп биргәнен ишеткән үги ана килеп, интернатның астын-өскә китерде.

Кешеләр биргән калдык киемнәрне киеп (үги ана кулына эләксә, әле алары да ут азыгы була иде) Зәйнәп сигезенче сыйныфны тәмамлады. Алда озын, авыр җәй. Кызның бер минут та буш торганы булмады. Җәйге көннәрнең берсендә күрше әбигә кунакка Хәмидә исемле бер апа килде. Ул кызның уңганлыгына, акыллылыгына сокланды.

Үз авылына кайткач 32 яшькә җитеп өйләнми йөргән күрше егетенә: «Гадел, кунакка барган җиремдә сиңа бер кыз табып кайттым бит әле. Синнән хәйран яшь инде. Тик бик булдыклы һәм чибәр, кайчан алып кайтабыз?» - диде. Егетнең күзләре очкынланып китте, әллә уйнап, әллә чынлап: «Хәмидә апа, әйдә, бүген кич үк барып алып кайтабыз!» - диде. Кичен, Хәмидәнең ире эштән кайткач, бар да хәл ителде: тиз генә җыенып, Зәйнәпне килен итеп алырга киттеләр.

Гадел кызның әле балалыктан бөтенләй чыгып бетмәгән икәнен күреп аптырап калды. Шулай да моны сиздермәде, кызны жәлләп: «Үги анасын явыз диде бит Хәмидә, аның кулында калдырганчы, үзем белән алып китим, үсәр, ныгыр әле», - дип уйлады.

«Зәйнәп кияүгә чыккан» дигән сүз бөтен авылны шаккатырды. Кемнәрдер сүзсез генә баш чайкады, кемнәрдер ятим кызны кызганды. Шулай итеп, Зәйнәп Хәмидә апалары күршесенә килен булып килде. Алар кайтып кергәч, Гаделнең әнисе шаккатты: «Кисәргә ипием дә беткән иде, иртәнге чәйлек кенә калган, иртәгә пешерермен дигән идем», - дип сөйләнде ул. Хәмидә тиз генә өйләреннән ипи, май, варенье, бал алып керде, шулардан табын әзерләде. Көне буе басуда чөгендер чүбе утаган, авызына бер бөртек тә ризык капмаган Зәйнәп тамагы туйганчы ашады. Каенанасы, «усал Хәят» дип даны таралган карчык: «Кечкенә генә кыз бала, шулкадәр күп ашый» дип уйласа да, өстенә кияргә рәтле киеме булмауга аптыраса да, гомер буе, хәтта сүзгә килгән чакларында да күпләр кебек: «Син ач хәерче, безгә килгәндә өстеңә кияргә киемең дә юк иде бит. Сине без кеше иттек!» дигән сүзләр әйтеп битәрләмәде. Чиста, рәтле карчык Зәйнәпне үзе белгән бөтен эшкә өйрәтте. Каенанасына үпкәләгән вакытлары булса да, Зәйнәп гомере буе шулар өчен рәхмәтле иде.

Тамагы туйган, арыган кыз каенанасы җәеп биргән чиста урынга ятуга сабыйларча татлы йокыга талды. Гадел карават кырыена утырып, уйга чумды.

Зәйнәпкә 18 яшь тулып киткәч, аларның беренче балалары дөньяга аваз салды. Малайга Миннәхмәт исеме куштылар. Тагын ике елдан соң Зиннур туды. Зәйнәпнең көннәре авылдагы башка хатыннарныкыннан аерылмый: колхозда эшли, өйдәге эшләр дә җитәрлек. Дөнья булгач, савыт-саба шалтырамый тормый, иренең иптәшләре белән салгалап кайткан чаклары да, каенанасы белән сүзгә килгән чаклары да булгалый. Тормыш алда яңа сынавын әзерләп куган иде: ауга барырга әзерләнеп йөргәндә Гадел ялгыш корылган мылтык тәтесенә басты.... Аны район хастаханәсенә китерделәр, хирурглар бавыры җәрәхәтләнгәнен, хәле өметләнерлек түгеллеген әйтте. Зәйнәп берничә ай буе хастаханәдә ирен саклады, сәламәтләнүенә өметләнде. Ләкин аның өметләре акланмады, яшь хатын 23 яшендә ике кечкенә баласы белән тол калды.

Сынырга, сыгылырга ярамый иде, берсеннән-берсе кечкенә ике сабыйны үстереп кеше итәсе бар бит. Зәйнәп колхоз фермасына эшкә урнашты, алны-ялны белмичә эшләде. Балалары кеше арасында ким-хур булмасын, өсләре бөтен тамаклары тук булсын өчен тырышты. Сыерын да асрады, кош-кортын да үстерде. Авыл халкы бу уңган хатынның ирсез килеш тә шундый итеп тормыш алып баруына соклана иде. Яшь, чибәр Зәйнәпкә өйләнергә тәкъдим ясаучылар да булды, ләкин хатын аларга борылып та карамады, бар тырышлыгын, назын балаларына бирде. Каенанасы, авылда башка малайлары булса да, төп йортта Зәйнәп белән яшәп калды. Башка чыккан малайлары, аның пенсия акчасын алу өчен, сабыйлар акылы керә башлаган карчыкны төрлечә котыртты, Зәйнәпкә төрле нахак сүзләр әйтеп каһәрләде.

Айлар, еллар үтә торды. Йөрәк җәрәхәтләре төзәлмәсә дә, бераз онытыла төште..

Инде бар да җайланды дигәндә, эшләгән җирендә авариягә эләгеп сеңелесе Ризәләнең гомере өзелде. Хәзер Зәйнәпкә сеңлесенең ятимен кеше итәргә кирәк иде. Үз балалары инде армия яшенә җитте, бер-бер артлы хезмәт итеп кайттылар. Ринат ятимлекне сизмәсен өчен бар көчен куйды Зәйнәп. Малай башка балалар арасында ким-хур булмады..

Ринат армиягә китте, әйбәт кенә хезмәт итә башлады. Хатларын бик еш язды. Армиядән кайткач озак та тормыйча Себер якларына эшкә чыгып китте. Булдыклы егет ике ел эчендә юк-барга әрәм итмичә шактый акча туплады һәм район үзәгеннән яңа йорт сатып алды. Үзен дә, кадерле апасын да хөрмәт итеп торырдай акыллы кызга өйләнде.

Апасын рәхәттә, муллыкта, тынычлыкта яшәтү теләге чынга ашты. Бүгенге көндә Ринат янында яши Зәйнәп. Ләкин зур авырлыклар белән үстергән үз балаларының килеп хәлен дә белмәүләре, эчәргә яратулары, шул сәбәпле гаиләләренең рәте булмавы аның йөрәген әрнетә. Ә бит ул аларны үз авызыннан өзеп ашатып ялгызы үстергән иде...

Айгизә.

Реклама

Өмет

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: