Теләче Информ

«Авырып урын өстендә ятканда ирем песи тәлинкәсеннән ашатты»

Бер көнне редакциябезгә Сарман районының бер авылыннан Рәис исемле абый килеп керде. Үзе каушый, сүзен дә кайдан башларга белми кебек. - Минем сезгә үзебезнең гаилә хәлен сөйлисем килә… - дип башлады ул сүзен. Алдан ук кисәтеп куйды: максаты - кемнеңдер яман атын сату түгел, гыйбрәт өчен. Шуңа күрә, язмада авылының...

Бер көнне редакциябезгә Сарман районының бер авылыннан Рәис исемле абый килеп керде. Үзе каушый, сүзен дә кайдан башларга белми кебек.

- Минем сезгә үзебезнең гаилә хәлен сөйлисем килә… - дип башлады ул сүзен. Алдан ук кисәтеп куйды: максаты - кемнеңдер яман атын сату түгел, гыйбрәт өчен. Шуңа күрә, язмада авылының исемен дә, фамилиясен дә күрсәтмәү яклы булды. Районының һәм үзенең исеме генә үзгәрешсез язылган очракта да, туганнары үзләрен таныр һәм уйланыр, дип, ышана ир. - Эш шунда: мин 80 яшьлек әнием белән төп нигездән качып китәргә мәҗбүр булдым. Качып китмәсәк, әни бәлки бүген исән дә булмас иде. Берничә ай яшеренеп район үзәгендә яшибез…

ИСЕРЕК ИР БЕЛӘН ИНТЕККӘН

Рәис абый ялгызы гына килмәгән иде. Янында кечерәк гәүдәле, сабырлыгы йөзенә язылган ак яулыклы әнисе дә бар. Әминә апа (исемен үзгәрттек) ничек шушы көнгә барып җитүләре турында үзе сөйләп бирергә булды. Яшьлегендә яратып кияүгә чыккан. Ике малай һәм бер кыз бала алып кайткан. Тик гомере буе исерек ир белән җәфаланган.

- Бик тәртипсез булды. Эчүе генә бер хәл - хыянәт тә итте. Ул тракторда эшли иде. Тракторның сүнеп торганы булмады инде. Төнге уникедә дә кабызды ул аны, таң белән дә. Кабыза да - чыгып китә. Эшкә түгел, хатыннар янына. Аннан йөреп кайта да, төне буе сөйләнеп чыга: кем янына барган, кемне кочкан… Миңа авыр булсын дип, мыскыл итү өчен эшләде ул шулай. Читкә йөрүе шул исереклеге аркасындадыр, дип уйлый идем. Шуңа аның эчүенә түзә алмыйча, «Айны инде!», - дип тә карыйм. Колагына да элми. Ул вакытта ирдән аерылу дигән әйбер юк иде, әнкәйләр рөхсәт итмәде. Тешемне кысып булса да түздем. Исерек килеш берәүләрнең базын басып чыкканы өчен төрмәгә дә җибәргәннәр иде, аннан да көтеп алдым, төрмәдә утырып чыгуы бер дә сабак булмады аңа - барыбер эчте. Ирем белән бергә йокларга ятасы килгән вакытлар минем дә күп булгандыр. Тик төнлә өйдә тормады ул. Башкалар куенында җылынып йөрде. Кешегә бик сиздермәскә тырышып, елый-елый яшәдем шулай…

Әнисенең сөйләгәннәре хак булуын дәлилләргә теләгәндәй, сүзгә Рәис абый үзе дә кушылды:

- Әти канны эчте инде гомер буе. Төнлә йокы күрмәдек. Бер көн йокы күрү - могҗизага тиң иде. Төне буе теләсә ни сөйләшә, безнең йоклый алмый ятудан тәм таба. Янына килсәң - суга. Төне буе нишләтер, дип калтырап торасың инде. Менә шулай төнлә сине «ашый-ашый» да, берни булмагандай ятып йоклый. Бер тиен акча алып кайтмады ул өйгә, булганы эчүгә генә китте, әле өйдәге икмәкне сатып эчә иде. Ихатада бер эш эшләмәде: бөтенесе хатын белән балалар өстендә булды. Хәер, апа белән абый үз тормышларын корып чыгып киттеләр, ә төп йортта әни белән мин генә калдым. Шуңа күрә таякның иң юан башы әни белән миңа эләкте дә инде! - дип сөйли Рәис абый.

Рәис абыйның бертуган абыйсы үз авылларында төпләнгән. Ә менә апасы әзербайҗанга кияүгә чыгып, Кыргызстанга күченеп киткән. Тик балалары туып, бераз үсүгә, кабат Татарстанга кайтканнар. Рәис абый бу вакытларны әле дә хәтерли. Балаларының өсләрендә бер кат күлмәк тә чалбар, бер тиен акчалары юк… Үзенең бизнесы булгач, акча мәсьәләсендә дә, эш табу буенча да булышкан ул туганнарына. «Эшләп тапкан акчама хуҗа гел табылып торды, бертуганнарыма гел булышып яшәдем», - ди ир бу хакта. Тик эшләгән игелекләренең әҗерен күрү генә насыйп булмый аңа.

«ПЕСИ ТӘЛИНКӘСЕННӘН АШАДЫМ»

Ничектер бервакыт ата кеше төп йортта калган Рәис абыйга «мин сиңа өй калдырырга җыенмыйм», дип сөйләнә башлый. Әллә милек мәсьәләсе кызыктыра, абыйсы белән апасы да, шушы вакыттан соң, әти яклы була башлыйлар. Рәис абыйны: «Бар чыгып кит! Син әтинең пенсиясен ашап ятасың, синең аркада әти әнине интектерә», - дип өйдән куулар, «Әтине рәнҗетәсең!» - дип нахак гаеп ташлаулар дисеңме… Ә бит Рәис абыйның инвалидлык өчен килә торган пенсиясе, шуңа өстәп үз керемнәре дә була, әти акчасына яши торган кеше дә түгел ул, бер карасаң.

- Мине ничек тә өйдән куып чыгарырга тырыштылар инде. Ә мин китсәм, әти әнигә көн бирмәячәк иде. Ул бит аны гел талап яшәде, төннәрен йоклатмады. Менә шулай безнең гаилә икегә бүленде дә инде. Бер якта - абый һәм апа белән әти, бер якта - мин һәм әни…

Реклама

Улының сөйләгән бу сүзләрен Әминә апа үзе тыныч кына тыңлап торды. Кайсы бармакны тешләсәң дә авырта диләр, аңа да балалары бертигез дәрәҗәдә якын булган, югыйсә.

- Тик мине төпчек улым гына хөрмәтләп яши. Аны ничек өйдән кууларын күргәч, борчылудан инсульт булган иде миңа. «Әни», дип, өзелеп торучы юк - исләре дә китмәде. Рәис улым гына карады мине. Кызым яныма килә дә: «Сине фәлән кеше төшендә үлгән икән дип күргән», - ди. Мине үле итеп күргәннәр дип, үземә кул салырга тиеш булдыммы икән? Урын өстендә ята торган кешегә әйтә торган сүзме соң бу? Кемгә диген - газиз анаңа бит әле! «Син ник кирәк миңа!», - дип әйткәне дә булды. Ана йөрәге авырта бит бу сүзләргә. Чирлим бит аларны ишеткәч. Мине чирләткәннәре өчен, Рәис улым бертуганнары белән дә, әтисе белән дә бөтенләй сөйләшми башлады. Күршедә генә өлкән улым яши, мин чирләгәч, бер мәртәбә дә кереп караганы булмады аның да. Балалардан бернинди хөрмәт булмагач, бабай мине авырган чагымда карарга да авырсынды. Бер генә әйбер сөйлим. Өстәлдә бераз бушаган май тәлинкәсе бар иде. Шушы май тәлинкәсенә бу нәрсәдер салды да, песи янына илтеп куйды, моны песи ашады башта. «И, Ходаем, нишләп май тәлинкәсенә песигә ашау салып бирәсең?» - дим. Шулай дигәч, тиз генә йөгереп барды да, тәлинкәне башта яшереп куйды, аннан шуны ук алып, өстәлгә китереп куйды да, миңа ашарга салды. «И-и-и, минәйтәм, нишлисең син?! Мин сиңа гомер буе исерек булсаң да, юмаган калак белән дә аш эчертмәдем, ник болай мыскыл итәсең мине», -дим. «Аша, алдыңа куйган бит», - ди. Шулай итеп, песи савытыннан да ашадым инде. Үлеп китеп булмады бит. Үлеп киткән булсам, мондый хәлләргә дә калмаган булыр идем, - ди Әминә апа күз яшьләре аша.

КҮЧЕНЕП КИТӘРГӘ МӘҖБҮР БУЛГАННАР

Болай да таралырга, җебе-җепкә сүтелергә торган гаиләне тәмам җимерү өчен бер вакыйга сәбәпче була. Чагыштырмача тыныч кына яшәп яткан мәлләрдә, Әминә апаның ире, күземә операция ясарга кирәк дип, шәһәргә чыгып китә.

- Ике ай узгач безгә апа кайтып төште. Без әтине ник һаман кайтмый дип уйлаган идек, ул операциядән соң апада яшәгән икән. Кайтып керә-керешкә апа әни янына килде. «Сез әтине куып чыгаргансыз!» - дип, әнигә акырыпмы акыра. «Ни сөйлисең син!?» - дип тә карый әни, файдасыз. Шулай акырды-акырды да апа, әни бу тавышны күтәрә алмады: аңын югалтып егылды. «Үзеңнекенә ирештеңме?!» - дип, апаны якасыннан тотып чыгарып аттым. Башка күренмәде, гәүдәсе дә юк, шалтыратмады да. Ярты елдан соң гына, берни булмагандай, әти кайтып төште. Керә-керешкә тагын шул ук әнине талый башлады, әни тагын «ычкынды» - аңын югалтты. Медсестраны чакыртып китердем дә, әйттем әтигә: ике атна вакыт бир миңа, фатир табыйм, әнине исән килеш алып чыгып китим өйдән, син моны үтерәсең, дим. Ике атна бирде, чыгып киттек.

Сарманның үзендә бер фатирны яллап, күченеп китәргә мәҗбүр була ана белән ул. Бу адымга баруларына сөенеп бетә алмыйлар. Тынычлыкка шул кадәр сусаган була алар: Әминә апа урын өстендә генә яткан җиреннән аягына да баса, акрынлап намазларын да укый башлый, хәтта ураза да тота. Иртәләрен чөкердәшеп чәй эчәләр, кичләрен бергә телевизор карыйлар, Рәис абый әнисенең картлыгын көченнән килгәнчә ямьле итеп уздырырга тырыша. Тик менә калган балалар гына әниләренең кая китүе белән артык кызыксынмый икән. Шалтыратып хәл белүче дә, «Кире кайт әни, кешедән яллаган фатирда яшәмәгез», - диюче дә юк, ди. Бу вакыйгаларның ахыры ни белән тәмамланыр икән дигән сорау туа күңелдә. Бу соравымны Рәис абыйның үзенә дә бирдем.

- Моның ахыры - әнинең үлүе инде. Әни үлсә, син үтердең диячәкләр әле. Мин берни дәлилли дә алмаячакмын…

Улының төшенкелеккә бирелүен күреп, Әминә апа сүзгә кушыла:

- Монда беркем гаепле түгел. Балаларны ирем котыртты, барысына да ул гына гаепле. Берүзе яши хәзер ул өйдә. Рәхәтләнеп яшәсен. Безгә генә тимәсен. Андый-мондый хәл булып, үлеп китсәм, Рәис улыма бер җәза да бирелмәсен. Сез - безнең вакыйгаларның шаһиты. Улым мине санаторийларга чаклы алып барды, «әни-әни», дип, өзелеп кенә тора. Бер баламнан да аннан күргән кадәр кадер-хөрмәт күргәнем булмады. Авырган чагымда да карамадылар. Рәис улым мәңге рәхәт яшәсен, - дип сөйли ана.

Әминә апа бүгенге көненнән бик риза. Балаларын үстергән нигезгә - ире янына кабат кайту турында уйлауга ук калтырана башлый. Ялланган фатирда яшәсә дә, өстәле мул, песи тәлинкәсеннән ашатучы юк, өендә тынычлык. Шулай озак дәвам итсен иде әле, дип тели ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Безнең гәҗит

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: