Авылымда тормыш ямьле
Бүген авылыбыз халкы, бер-беренә керешеп, хәлләрен белешеп, тыныч һәм тату яши. Йортлар нык һәм күркәм. Имамыбыз һәр елны халык белән сөйләшеп, зиратыбызны чистартуны оештыра. Көн саен мәчет манарасыннан азан тавышы ишетелеп тора. Урамыбыз тәртиптә – асфальт түшәлгән, вак таш җәелгән. Кибетләр эшли, аларда җаның ни тели – барысы да бар. Ә кирәкле төзелеш материалларын Кукмарадан китереп бирәләр – чылтырат кына.
Инвестор карамагында, 100 гектар җиргә исәпләп, 70 башка якын мөгезле эре терлек бар. Шуның 26 башы савым сыерлары. Кышын көнлек савым 8 тоннага якын тәшкил итә. Сәламәтлеге булып, эш сөйгән кешегә авылда яшәве зур шатлык, минемчә. Карт-коры да эшсезлеккә тилмереп ятмый, хәрәкәттә бәрәкәт дип, йорттагы балаларына булыша.
Иртән кояш чыгып килгәндә, торып бакчаңа чыгуга сине иң беренче сандугачлар сайравы каршы ала. Бүтән кошларның да уянып, бер-берсе белән хәбәрләшкән тавышлары ишетелеп тора. Нократ елгасы аръягындагы офык читеннән кызарып чыгып килгән кояшны күзәтү дә матур манзара.
Яз көне, кар бетәр-бетмәс вакытта бакчамда эшләп йөргәндә, сыерчыкларның, саескан, ала һәм кара каргаларның оя чистартуын һәм яңа оя коруларын күзәтәм. Бераздан җылы яктан очып кайткан кошлар тавышы ишетелә башлый. Корган агачлардан урман санитары – тукранның тукылдатып корт чүпләвен, җир өлгергәч (элек басуда кар бетү белән җирдән пар күтәрелә иде, хәзер минераль ашлама сибеп җир катканлыктан, пар чыкмый) басу өстендә ишетелгән тургай (хәзер алары да күренми) тавышларын, күке тавышын тыңлый-тыңлый бакча казыйм, яшелчәләргә түтәл ясыйм. Сыерчыклар бала чыгарып, аларны җим ашатып туйдырган вакытта оялары тирәсендә ала карга, саескан, күке очып йөри башлый. Сыерчык балаларының оя тишегеннән борыннары күренү белән, аны алырга әзер булып йөри алар. Шул арада сыерчыклар да җыелып, бергәләп бу карак кошларны куып китәләр.
Шунысы куанычлы: авылда кысынкылыкта яшәмисең, бакчаңда саф һава сулап, чишмә суы эчеп, сәламәтлегеңне ныгытасың. Гаиләңдәге тынычлык та эшкә дәрт өсти, эшеңне дә күркәм итеп башкарасың.
Җәйге иртәдә таң әтәчләре музыкасын, кошлар сайравын тыңлый-тыңлый умарталарымның очу тишегенә күз салам. Алар да умарта алдында әйләнә-чолгана торгач, очу юнәлешен билгеләп, берәмтекләп табышка оча башлыйлар. Кош-кортларның эшләвенә канәгатьләнеп, мин дә эшкә керешәм. Тау битләрендә җиләк пешкәч, су буендагы тартарлар тавышын тыңлый-тыңлый шунда юнәләм, бытбылдыклар озатуында җиләк җыям.
Чарлы урта мәктәбендә укучы оныгыбыз Фәридәнең телефоны сәгать алты тулып музыка уйный башлагач, аны татлы йокысыннан уята. Юынып, чәй эчә, киенеп аркасына сумка элә һәм: “Дәү әни, мин киттем! Дәү әти, мин киттем!” – дип, безгә эндәшә, аннан мәктәп автобусына юнәлә. Оныгыбызның безне шулай зурлап эндәшүе, әлбәттә, зур сөенеч. Мәктәптән кайткач та, үзенең кайтуын шулай хәбәр итә ул. Фәридәбез мәктәпкә яратып бара. Үткән чирегендәге кебек, икенче чиреген дә барлык фәннәрдән “бик яхшы” билгеләренә тәмамлады. Рус мәктәбендә укуына карамастан, ана телендә чиста сөйләшә, рус сүзләрен катыштырмый. Дәрес хәзерләгәннән соң төрле кул эшләре белән шөгыльләнә: рәсем ясый, җөйләр кисә, тегә, бәйли...
Фәридәбезнең апалары – безнең оныкларыбыз Рузидә белән Гөлзидәбез дә яхшы укыдылар, йорт эшләребезгә дә булышып, тәртипле үстеләр. Хәзер КДУның соңгы курсларында укыйлар. Киткәндә аларны хәерле юл теләп озатабыз, кайтканда сөенешеп, кочаклап каршы алабыз. “Кайттык без, дәү әти, дәү әни!” – диләр алар куанышып.
Улыбыз Илсур, СССР вакытында Төзүчеләр институтын тәмамлап, колхозыбызда инженер-төзүче булып эшләгән иде. Авыл хуҗалыгының асты өскә килгәч, хәзер ул инвесторның хуҗалык мөдире, ремонт эшләрен башкара. Йорттагы мал-туарны карый. Киленебез Гөлнара, авылыбызда китапханәче булып эшләп, йортыбыздагы хуҗалык эшләрен башкара, тәмле ризыклар әзерли, терлекләр карый.
Казанда яшәүче киявебез Рамил, кызыбыз Розалия һәм оныгыбыз Рушан белән ярдәмләшеп яшибез. Җәй көне, болынлыкларда печән чабып, бергәләшеп терлекләребезгә кышлык азык әзерлибез. Көзгә таба бакчамда үзем үстергән кабак, чөгендер, кукурузларымны чапкалап-ваклап терлекләребезгә ашатабыз. Савым сыерларыбыз да арта бара, үзебезгә дә эш өстәлә. Хөкүмәткә сөт сатып көн күрәбез. Булганына шөкер итеп, тормышыбызга канәгатьләнеп яшибез.
Ел башында авыл пенсионерларының пенсияләренә өстәмә ясалуын зур сөенеч белән кабул иттек. Кем ничектер, мин моны дәүләт башлыкларының кешесез кала язган авылга, соңга калып булса да, йөз белән борылулары дип уйлыйм. Ләкин бу атлап китү түгел әле. Пенсия арткан саен сатып алу әйберләре дә кыйммәтләнә. Илдә менә инде 30 елга якын туктаусыз бәя арттырыла. Моның бер чиге булырмы икән? Пенсия артты дип, хәерчелек барыбер кимеми. Һәркемдә машина һәм халыкның кереме бензинга китеп бара, җитми дә әле. Берәр чарасын табып, ил башлыклары бәлки авыл хуҗалыгын тәртиптә салырлар дигән теләк-өметтә калам.
Газеталарга даими язылып, аларны гаиләбез белән укып барабыз. “Татарстан яшьләре”ндә Мамадыш районыннан С.Гаязова киңәшен укып, мин дә арахис үстерү турында уйларга керештем әле. Яңалыкларны эшләп карарга яратам.
Шәһәрдә яшәүче гаиләләрнең дә шәһәр читендә бакчалары бар. Үз балаларымның башыннан кичкәннәрен язып үтим әле.
Түбән Камада яшәгән Фәргать киявебезнең дә шәһәр читендә бакчасы бар иде. Кызым Миләүшә белән икесе тырышып, шунда җыйнак кына йорт торгыздылар, мунча төзеделәр, җимеш агачлары утырттылар. Авылда үскән Фәргать барлык эшнең рәтен белеп, тәртибе белән башкара иде. Ял көннәрендә икесе бергә килеп, бөтен эшне эшләп, мунчаларында юынып кайта иделәр. Балалары Ләйсән һәм Ләйлә үскәч, гаиләләре белән шунда мәж килделәр.
Андагы җимеш агачларыннан, яшелчә, җиләк, бәрәңгеләреннән мул уңыш ала иделәр. Сортлы груша, алмаларын безгә алып кайтканнары да булды. Бик игелекле булдылар алар, аларның ярдәмнәрен күп күрдек. Суыртылган балыбызны да һәр елны сатып тордылар. Тик бу сөенеп йөрүләребез озакка бармады. Җиңел кәсеп белән көн итүчеләр бу әзер байлыкны күреп, башта бакча киртәләрен, аннан йорт, мунча җиһазларын талады аларның. Соңгы кайтуларында киявем елардай булып: “Инде җимеш агачларыбызны да тамырлап алып киткәннәр”, – диде. Аннан читенсенеп кенә: “Моннан ары дача дип йөреп булмас инде.Яшелчә утырту өчен генә булса да бакчаңнан җир бүлеп бирә алмассыңмы, әти?” – диде. Мин: “Бакчабыз иркен, шулай эшләрбез”, – дидем. Ләкин шулай эшләргә насыйп булмады шул. Икенче көнне Түбән Камага кайтканда фаҗигале юл һәлакәтендә һәлак булдылар алар. 2008 елның 8 апрелендә дүрт балабызны – Фәргатьне, Миләүшәне һәм 11 класс укучысы Ләйсән белән 5 класс укучысы Ләйләбезне гүргә иңдердек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев