Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Аяз күгемне болыт басты. Нишләргә дә бел­мә­дем. Ярый әле ирем терәк булды» [тормыш хәле]

Балалары авыру әти-әниләр белән еш очрашып торырга туры килә. Тик ни гаҗәп - авыру сабыйларны күбесенчә әниләре ялгыз гына үстерә. Гаиләгә килгән хәсрәт никтер ирләрне куркуга сала. Ә менә Питрәч районының Кощаково авылында гомер итүче Эльвира һәм Радик Сәфәргалиевларны көтеп алынган сабыйларының физик мөмкинлеге чикле булып дөньяга килүе тагын да...

Балалары авыру әти-әниләр белән еш очрашып торырга туры килә. Тик ни гаҗәп - авыру сабыйларны күбесенчә әниләре ялгыз гына үстерә. Гаиләгә килгән хәсрәт никтер ирләрне куркуга сала. Ә менә Питрәч районының Кощаково авылында гомер итүче Эльвира һәм Радик Сәфәргалиевларны көтеп алынган сабыйларының физик мөмкинлеге чикле булып дөньяга килүе тагын да ныграк берләштерә. //Ватаным Татарстан//

"Без Радик белән күптәннән таныш булсак та, 2008 елда гына гаилә корырга булдык. Кызыбыз Сәйдә көттереп кенә дөньяга килде. Авырлы вакытта кыен булмады. Дөрес, ике тапкыр хастаханәдә ятып чыккан идем. Әмма табиблар карынымдагы баланың сау-сәламәт икәнен әйтә килде. Шулай булса да, баланы авыр таптым. Кызым туганда җәрәхәт алган, - дип сөйли Сәйдәнең әнисе. - Үзе сулый алмагач, аны тиз арада реанимация бүлегенә алып киттеләр. Икенче көнне ул имә башлады. Тик бәхет озакка бармады, кызымның хәле янә авырайды. Шул чакта табиблар балада ДЦП диагнозы булу ихтималы бар, диделәр. Минем аяз күгемне болыт басты. Нишләргә дә бел­мә­дем. Елап кына хәлебез җиңеләй­мәсен аңлый идем. Ярый әле ирем терәк булды".
Сәйдәгә өч ай тулгач, Эльвира аның белән үзе шөгыльләнә башлый. Интернеттан мәгълүмат җыя, күренекле табиблардан дәресләр ала. Ике елга якын Сәйдә белән бер көн дә калмыйча гимнастика ясыйлар. "Безнең бит генетик авыру түгел. Балага туганда авырлык килү аркасында зыян килгәнен аңладым, - дип сөйли Эльвира. - Шуңа икенче баламны көткәндә үземне тыныч тоттым. Хәтта олы баламны күтәреп йөрү дә авыр булмады, ничектер җайландык. Энҗе кызыбызны тапканда алдан сөй­ләшеп, кесеров кисүе ясауларын со­радым. Табиблар каршы килмәде, бу юлы балам сау-сәламәт туды. Икенче бала булгач, Сәйдәне дәвалау авырлаша башлады. Әле ярый әниләр ярдәм итә. Балаларыбызны ирем белән бергә карарга тырышабыз. Дәвалану өчен күп кредит алдык. Якын танышларыбыз, дусларыбыз булышты. Туганнарга да рәхмәт. Сәйдәне инде дүр­тенче ел дәвалануга йөртәбез. Безгә хәйрия фондлары да ярдәм итә. Әле дә ярый мәрхәмәтле кешеләр бар, дип күңелем тула", ди Эльвира.
Йокысыз төннәр, түгелгән күз яшьләре, тырышлыкның файдасы юк түгел. 4 яшьлек Сәйдә сөйләшергә өйрәнгән. Тер­нәк­лән­дерү курсла­рының берсе дә бушка китмәгән. Баштарак куллары хәрәкәтләнә башлаган, соң­рак утырырга өйрән­гән. Хәзер үрмәләп йөри. Алда атлап китү максаты тора. "Сәйдәнең йөреп китүен көтәбез. Быел шул хыял тормышка ашар төсле тоела. Тик менә соңгы араларда өянәге булып, куркытты. Әллә инде еш дәвалану ярамаганмы дип тә уйлыйм. Гел юлда йөреп арыды микән? Аптырадым. Минем кебек авыру бала тәрбия­ләүче әниләр 5-7 яшь­ләрдә өя­нәк күзәтелә дип тынычландыра. Кызым белән бар да әйбәт булсын дип телим", ди Эльвира.
Сәйдәне карап торышка бер дә авыру бала димәссең. Әйт­кән­не аңлый, сөйләшә дә, үзе ашый, эчә. Янында бөтерелүче сеңлесе Энҗе аңа бер дә моңаерга ирек бирми. Апасын кочаклап кына тора. Сәйдә әйтерсең безнең килүне көтеп торган! Әнисеннән урындыктан төшерүен сорап, үрмәләп яныбызга килеп чыкты. Кулында шар. Анысы безгә бүләк икән. Әнә шундый киң күңелле, олы йөрәкле кыз ул. Шуңа аны бакчадагы дуслары да ярата. Үзе дә бакчага илтүләрен сорый икән. Тәрбияче апаларын сагына, ди әнисе.
"Сәйдәне Казанда урнашкан бакчага йөртәм. Анда барысы да үзе кебек балалар. Рәхәтләнеп уйнап кайта", ди әнисе. Эльвира безнең белән сөйләшкән арада, ике кызы да янына килеп аңа сарыла. Энҗесе йөгереп килә алса, Сәйдә дә калышмый, әнисенә нидер аңлата. Бары тик яратканын тойгач кына риза булып елмаеп куя. Шул вакытта әниләре күз яшьләрен тыя алмый. Әмма елаганын күрсәтмәскә тырыша. "Балаларымны бик яратам. Алар­ның исән-сау булуларын телим. Әни кеше өчен иң зур бәхет бит бу. Күңелем ышана - Сәйдә, Алла боерса, аякларына басар төсле. Әгәр бу теләк чынга ашса, ирем белән икебезнең күптәнге хыялыбызны тормышка ашырачакбыз. Өченче бала алып кайтыр идем", ди Эльвира.
Сәйдә йөреп китсен өчен, дәвалануны өз­мәскә кирәк. Әм­ма акчасыз да булмый. Әнә шуңа да Эльвира изге күңелле ке­шеләрдән ярдәм сорый.
Сәйдәгә булышыр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Саклык банкы картасы 4276 6200 2189 2785.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X