Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Айгөл Зәйнуллина: “Кызларның төркемнән китүе – аркама пычак белән кадаган кебек булды”

Шушы арада "Болгар кызлары" триосы кабат таркалган һәм алмашка яңа кызлар килгән. Әлеге төркем 26 ел иҗат итү дәверендә берничә мәртәбә таркалырга өлгерде инде. Бу юлы сәбәп нидә? Акчарлак журналы "Болгар кызлары" триосының алыштыргысыз солисткасы, шул ук вакытта продюсеры һәм җитәкчесе булган Айгөл Зәйнуллина белән элемтәгә кергән. - Кызлар үзләре...

Шушы арада "Болгар кызлары" триосы кабат таркалган һәм алмашка яңа кызлар килгән. Әлеге төркем 26 ел иҗат итү дәверендә берничә мәртәбә таркалырга өлгерде инде. Бу юлы сәбәп нидә?

Акчарлак журналы "Болгар кызлары" триосының алыштыргысыз солисткасы, шул ук вакытта продюсеры һәм җитәкчесе булган Айгөл Зәйнуллина белән элемтәгә кергән.
- Кызлар үзләре китте. Арабызда бернинди конфликт булмады. Әмма иҗади үсеш чорының иң биек ноктасында аларның шулай эшләве минем өчен "шок" булды - аркама пычак белән кадаган кебек. Хәзерге көндә яңа состав белән эшлибез: берсе - Айгөл Кутлаваева, КФУның музыка факультетында укый, икенчесе - Гүзәл Камалова, музыка училищесын тәмамлаган, мәктәптә рок юнәлеше буенча вокал укыта. Кызлар бик сәләтле, ачык, эшчән. Бик күп яңа проектлар, яңа җырлар булачак. Барысы да килеп чыксын өчен без бик күп көч түгәбез. Шулай ук группада үземә алмашка солист табып, "Болгар кызлары" триосының продюсеры һәм директоры гына булып каласым килә, - дигән Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев