Баба шулпасының шулпасы
Татарстанда сөтнең сатып алу бәяләре кискен түбәнәю соңгы көннәрдә зур шау-шу кубарды. Эш шуңа барып җитте: Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Казанга кисәтү ясадылар, сөтнең сатып алу бәясе Россиядәге уртача бәядән (килограммы - 25 сум) түбәнрәк булмасын, диделәр. Бездәге белгечләр сөт җитештерүче хуҗалыкларга кыйммәтле киңәшләр бирү белән чикләнәләр әлегә: "Сөтнең үзкыйммәтен...
Татарстанда сөтнең сатып алу бәяләре кискен түбәнәю соңгы көннәрдә зур шау-шу кубарды. Эш шуңа барып җитте: Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Казанга кисәтү ясадылар, сөтнең сатып алу бәясе Россиядәге уртача бәядән (килограммы - 25 сум) түбәнрәк булмасын, диделәр.
Бездәге белгечләр сөт җитештерүче хуҗалыкларга кыйммәтле киңәшләр бирү белән чикләнәләр әлегә: "Сөтнең үзкыйммәтен түбәнәйтегез", - диләр. "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе карады: бөтен Россия күләмендә сөтнең үзкыйммәте объектив рәвештә күтәрелә. Үзкыйммәтне төшереп була, билгеле, тик ул чакта инде сөт түгел, сөт кушылган су барлыкка киләчәк. Кайбер авылларда фермада эшләүчеләр, коры сөт урлап кайтып, сөт ясап, сөт җыючыга тапшыра башлаганнар, дигән хәбәрләр дә килеп иреште. Монысы инде баба шулпасының шулпасы була, аптыраган авыл шундый креатив белән сыйларга омтыла шәһәр кешесен. Сүз сөт җитештерү һәм куллану буенча Россиядә лидер булган төбәк турында бара. Шуңа күрә сөт трейдерларының һәм эшкәртүчеләрнең сөткә бәяне төшерүен республика икътисадына җитди кизәнү дип аңларга кирәк. Хәтта элек уңышлы гына эшләгән хуҗалыклар да бүген хезмәт хакы түли алмый, килеп туган вәзгыять дәвамлы булса, без аларның банкротлыгын күрәчәкбез.
Менә шунда инде чиновниклар көйләргә алынмаган вәзгыятьне базар көйли башлаячак: сыерларның баш саны кискен кимиячәк, сөткә бәя рентабельлек дәрәҗәсенә җитеп күтәреләчәк. Сөткә бәянең түбәнәюен җирле инвесторлар чит илдән күпләп коры сөт кертү белән аңлаталар. Россиякүләм мәгълүматларны карадым: чынлап та, коры сөт импортлау кискен темплар белән арткан. Димәк, болай да инде кибетләрдә сөт урынына баба шулпасының шулпасы сатыла. Татарстан сөт саву рейтингында да, товарлыклы сөт җитештерү рейтингында да бүген Россиядә беренче урында тора.
Шулай булгач, уйлап карагыз: читтән кертелгән коры сөт кирәкме безгә? Бездә сөт күп итеп җитештерелеп кенә калмый, күп кулланыла да. Республикада җан башына бер елга 361-364 килограмм сөт куланыла, бу тәкъдим ителгән норманың 111-112 процентына тигез. Чагыштырыйк: табигать шартлары уңай булу сәбәпле, сөтнең үзкыйммәте түбән булган Краснодар краенда җан башына кулланылган еллык сөт күләме - 223,6 килограмм, норманың 69 проценты гына. Элек-электән сөт җитештерүче төп төбәкләрнең берсе булып саналган Кострома өлкәсендә сөт куллану норманың 61 проценты күләмендә генә. Җитештерү рейтингында да, куллану рейтингында да беренче урында торган төбәктә сөт җитештерү объектив рәвештә рентабельле булырга тиеш.
Базарның кагыйдәсе шундый. Ләкин чынбарлык безнең бу кагыйдәдән тайпылуыбызны күрсәтә. Россиянең Сөт җитештерүчеләр союзы төзегән рейтингта (бары тик эре җитештерүчеләрне генә ала, кечерәк хуҗалыклар исемлеккә кермәгән) Татарстаннан бары тик бер генә рентабельле хуҗалык бар. Искәртик: Союзмолоко сөтнең рентабельлеге "кара алтын"га бәяләр бик югары чактагы нефть компанияләренең рентабельлегеннән дә югары булырга тиеш дип ассызыклый һәм андый югары нәтиҗәгә ирешкән хуҗалыклар Россиядә бар да. Рейтингның иң беренче баскычында торган "За мир и труд" дип аталган нәсел үрчетү заводының сөт рентабельлеге - 52,7 процент. Икенче урында торучы "Прогресс" нәсел үрчетү заводының күрсәткече - 46,8 процент. Болар - көньяк хуҗалыклар, шуңа күрә рентабельлекнең югары булуы аңлашыла да төсле. Тик Владимир өлкәсендәге "Шихобалово" дигән хуҗалыкның да күрсәткече начар түгел - 31 процент. Безнең күршедәге Киров өлкәсендәге "Красное знамя" хуҗалыгында сөт сату 28 процент рентабельлек бирә. Мари Илендәге "Семеновский" хуҗалыгы 26,1 процентлы рентабельлек белән сата сөтен. Красноярск төбәгендәге "Назаровское" дип аталган берләшмә Себер шартларында сөтнең игелеген 21,3 процент рентабельлек белән күрә. Исемлектә безнең "Ак барс" агрокомплексы да бар, рентабельлеге - 11,3 процент.
Татарстанның сөт җитештерүче башка эре хуҗалыклары исемлеккә бөтенләй эләкмәгән. Димәк, без, сыерларның баш санын арттыру белән чамасыз мавыгып, мөһим булган башка нәрсәне - эшләгәннең сәмәне булырга тиеш икәнен онытканбыз. Еллык отчетлар игълан ителеп бетерелгәч, Татарстанның авыл хуҗалыгында рентабельлек мәсьәләсенә без тагын бер әйләнеп кайтырбыз. Әлегә Авыл хуҗалыгы министрлыгына таба борылып, шуны гына әйтик: күп сөт җитештерү аның табышлы булуы белән бергә килгәндә генә күңелле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев