Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бабаем батырлыгы

1941нче елда илебезгә фашист гаскәрләре бәреп кергән. Ул вакытта Ватаныбызны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Минем дәү бабам Шәрипҗан Зәкәрия улы Закаров та 1941 елда, сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә. Алмабикә әби, бабай сугышка киткәч бәби алып кайта. Шәрипҗан бабам Кара диңгездә хезмәт итә. Ул су юлы аша...

1941нче елда илебезгә фашист гаскәрләре бәреп кергән. Ул вакытта Ватаныбызны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Минем дәү бабам Шәрипҗан Зәкәрия улы Закаров та 1941 елда, сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә. Алмабикә әби, бабай сугышка киткәч бәби алып кайта.
Шәрипҗан бабам Кара диңгездә хезмәт итә. Ул су юлы аша немец гаскәрләренә каршы көрәшә. Бик күп тапкырлар кулына ядрә эләгеп, контузия ала. Озак вакытлар яраланып госпитальләрдә яткан солдат ул. 1946 елда гына әйләнеп кайтырга насыйп була аңа. Орден-медальләре санап бетергесез.
Әбиебез белән бик озак еллар бәхетле гомер кичерә алар. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Караширмә авылында яшәүче Тәслимә әбием - аларның өченче кызы. Дәү бабам, авыр сугыш юлын үтсә дә, 2011 елда 94 яшендә дөнья куя. Тыныч йокла, бабам…
Тыныч тормыш өчен рәхмәт Сезгә, ветеран бабаларыбыз!
Айсылу Гайнетдинова
Теләче урта мәктәбенең 2нче сыйныф
укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X