Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сәләт – бабайдан мирас

Күзләре дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булса да, ул тормышны яратып, һәр туган таңга сөенеп яши торган кеше. Якыннары ярдәме белән өй тирәли хәрәкәтләнә, ә иң яраткан шөгыле - гармунда уйнау... Сүзем Айдар авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиулла абый Фәтхуллин турында. Аның өздереп гармунда уйнагын күргәч, оныгы, танылган...

Күзләре дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булса да, ул тормышны яратып, һәр туган таңга сөенеп яши торган кеше. Якыннары ярдәме белән өй тирәли хәрәкәтләнә, ә иң яраткан шөгыле - гармунда уйнау... Сүзем Айдар авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиулла абый Фәтхуллин турында.

Аның өздереп гармунда уйнагын күргәч, оныгы, танылган җырчы Марсель Вәгыйзовның, моң чишмәләренең башы кайдан булуын аңладым. Әйе, Нәбиулла абый Марсельның бабасы! Марсель Вәгыйзовларның гаиләсен авылда - җырчылар, гармунчылар гаиләсе диләр. Марсельның әнисе, Илхамия апага да җырлау сәләте әтисе Нәбиулладан күчкәндер. Әтисе Васыйл абый да өздереп гармунда уйный, җырлый. Бу талантлы гаилә авылда, районда үткәрелгән конкурсларда актив катнаша. Заманында гармунга кушылып моңлы җырларны үзе дә сузган кеше ул Нәбиулла абый. - Гармун минем дустым да, сердәшчем дә ул, - ди сугыш ветераны. Алай гына да түгел Нәбиулла ага кубызда, скрипкада да яхшы уйный икән. Бөек Ватан сугышында, Белоруссия фронтында катнашып, безгә җиңү китергән ветеран, бүген улы Илдар, килене Гүзәл, оныклары Инсаф, Нүзәр тәрбиясендә гомер кичерә. Моннан ун ел элек тормыш иптәше вафат була, инде аның белән тәрбияләп үстергән 9 баланың да, өчесе гүр ияләре. Ә ял көннәрендә төп нигез, шау - гөр килеп балалар, оныклар белән тула. Бу атнаны аларга җыелыр өчен тагын бер сәбәп бар. Әтиләре һәм бабалары - Нәбиулла аганың туган көне. Шул уңайдан 25 август көнне Бөек Ватан сугышы ветеранын тәбрикләргә район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, җирлек башлыгы Булат Хәсәншин да килде. Алар ветеранны 89 яшь тулган көне белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде.
- Безнең авылда нибары ике Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау гомер кичерә. Без аларга һәрдаим ярдәм итеп, хәлләрен белешеп торабыз. Нәбиулла абыйга да әле тагын озак гомерләр кичерергә язса иде - диде Булат Хәсәншин.
Сугыштан кайткач гомерен агач остасы булуга багышлаган Нәбиулла абый, бүген шул елларның матур хатирәләрен күңелендә саклап яши. Үзе уйнаган гармун моңы кебек, гомере дә җыр сыман матур булган анын. Шөкер, бүгенге көне тыныч, күңеле көр, хәтере күзләр тимәслек үзенә... Ветеран безне киләсе елга 90 яшьлек юбилеена чакырып озатып калды...
Лилия Шәйхиева.
Ирек Сафин фотосы.
P.S. Нәбиулла абый Фәтхуллинның өздереп гармунда уйнаган видеосын сез tulachi.ru сайтында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X