Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бакча-мәктәпләрдәге ришвәтчелеккә – социаль челтәр аша көрәш

Татарстанда ришвәтчелек очраклары буенча мөрәҗәгать итүчеләр арткан, аларга бәйле җинаять эшләре дә күбәйгән. Кызганыч, көнкүреш ришвәтчелек аеруча баш калкыта. Ата-аналарны балалар бакчасыннан алып югары уку йортын тәмамлаганчыга кадәр коррупция озата килә... Бүген әлеге проблеманы заманча ысуллар белән чишәргә алынганнар. - Без барыбыз да югары урыннардагы ришвәтчелек дәүләткә, җәмгыятькә куркыныч тудырганлыгын...

Татарстанда ришвәтчелек очраклары буенча мөрәҗәгать итүчеләр арткан, аларга бәйле җинаять эшләре дә күбәйгән. Кызганыч, көнкүреш ришвәтчелек аеруча баш калкыта. Ата-аналарны балалар бакчасыннан алып югары уку йортын тәмамлаганчыга кадәр коррупция озата килә... Бүген әлеге проблеманы заманча ысуллар белән чишәргә алынганнар.


- Без барыбыз да югары урыннардагы ришвәтчелек дәүләткә, җәмгыятькә куркыныч тудырганлыгын аңлыйбыз. Әмма көнкүреш өлкәсендәге коррупция исә һәр кешегә кагыла. Безнең һәрберебезнең балалары бар, алар балалар бакчасы, мәктәпләргә йөри, армиягә бара. Анда ришвәтчелек белән очрашырга мөмкин. Шуңа да бу мәсьәлә - безнең халык өчен аеруча четерекле проблемаларның берсе, - дип белдерә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов.


Бакча-мәктәпләрдәге ришвәтчелекне кем тикшерә?

Уку-укыту барышындагы ришвәтчелек фактларын Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты контрольдә тота. Быел гына да департаментка барлыгы 620 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аларның һәрберсе урыннарга барып тикшерелә. Шунысы да бар: әлеге мөрәҗәгатьләрнең 90 проценты раслана. Белем бирү өлкәсендәге ришвәтчелек очраклары күбесенчә Питрәч, Әлки, Бөгелмә, Биектау, Мөслим, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында теркәлгән.



Гадәттә, мәктәпләрдәге ришвәтчелек мисаллары түбәндәгеләр:
- кабинетны ремонтлау;
- канцелярия товарлары алу;
- хуҗалык товарлары белән тәэмин итү;
- эш дәфтәрләре алу;
- I, X, XI сыйныфларга кабул итү;
- охрана-сак хезмәтләре;
- клининг хезмәтләре;
- мәктәп җиһазлары алу;
- бүләкләр.



- Мөрәҗәгатьләрнең артуы кешеләрнең эшебезне күрүе белән бәйле. Хәзерге вакытта халыкның безгә карата ышанычы артты, - ди Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.

Мисал өчен, Казанның 73нче мәктәбендә ата-аналар комитеты ремонт өчен һәр баланың әти-әнисеннән 3500 сум күләмендә акча җыюы турында хәбәр килеп ирешкән. Ә 96нчы мәктәп-гимназиядә эш дәфтәрләренә акча җыйган өчен ике укытучыга "выговор" бирелгән. Гомумән алганда, белем бирү оешмаларының тагын 37 хезмәткәре һәм җитәкчесенә җәза биргәннәр. Былтыргы белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 16 очракка кимрәк булган.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә 20 белем бирү оешмасы буенча кузгатылган эшләр прокуратурага җибәрелгән. Бер хезмәткәр эшеннән азат ителгән. Әйтергә кирәк, акча җыю мәсьәләсе булганда, эштән азат итү җәзасы кулланылмый диярлек. Ләкин шулай булса да Казан һәм Түбән Камада өч җитәкче һәм өч педагог хезмәткәре эштән азат ителгән.


Ата-аналар зарлана...

Сер түгел, хәзер күп проблемалар буенча социаль челтәрләрдә фикер алышалар. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә шунда теркәлгән. Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты да заманадан артта калмаска булган. Хәзер бу оешманың "Вконтакте" челтәрендә үз бите бар. Биредә 24 меңнән артык кеше теркәлү узарга өлгергән инде. Һәр факт буенча аңлатмалар бирелә. Ата-аналар да үз сораулары белән шушында мөрәҗәгать итә ала.

Сабые балалар бакчасына йөрүче казанлы Екатерина Беляева да "Вконтакте"дагы әлеге төркемгә мөрәҗәгать итеп караган булган. Тик аны нәтиҗәсе канәгатьләндермәгән.

- Әлеге төркемгә без ике тапкыр язып карадык. Чөнки балалар бакчасында балаларны укыту кирәк-яраклары белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый иде. Ләкин безгә килгән җавап бик сәер, аңа аңлатма да бирмәделәр. Белмим, бәлки норматив базасы буенча әле җавап бирерләр. Кем белгән... - дип борчуларын белдерә ана кеше.

Екатерина ханым әйтүенчә, әлеге төркемгә җибәрелгән сорауларга бик озак җавап бирәләр. Мисал өчен, әни кеше 16 сентябрьдә юллаган сорауларына җавапны бары тик 13 октябрь көнне генә алган.

- Мисал өчен, "Мәктәпләрдә акча җыю" иҗтимагый комиссиясендә безнең мәсьәләләр күпкә тизрәк чишелә. Хәзер исә Россия аркылы балалар бакчаларында уку әсбаплары алу турындагы мәсьәләне хәл итәбез. Минем фикерем шундый: "Вконтакте" социаль челтәрендәге төркем, департаментның үзе кебек, беркемгә кирәкми, аның бер файдасы юк, ә зыяны күп, - дип зарлана Екатерина ханым.

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Лилия Сафиуллина да бу төркемгә еш керә. Әлегә ул эш дәфтәрләре буенча мөрәҗәгать иткән, тик аның сорауларына җавап бирүчеләр генә табылмаган.


Акча җыярга ярый икән бит!

- Беркем дә акча җыярга ярамый дип әйтми. Бездә "Үз мәктәбеңә булыш" дигән яхшы акция бар. Ләкин барыбыз да бу акциянең ирекле һәм хәйриягә багышланганлыгын беләбез. Шуңа да ата-аналар башка әти-әниләрне акча җыярга мәҗбүр итәргә тиеш түгел! - ди Гөлнара Габдрахманова.


Аның фикеренчә, мәктәп директоры ата-аналарга акча җыю турында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ләкин кайбер шартларны истә тоту зарур:


1. Мәктәп директоры моның турында гамәлгә куючы (учредитель) белән килешергә тиеш;
2. Акча җыю турындагы мәгълүмат белем бирү оешмасының сайтында басылырга тиеш;
3. Күпме акча бирүнең билгеле бер суммасы булырга тиеш түгел. Бу очракта ата-ана үз мөмкинлегеннән һәм теләгеннән чыгып бирә;
4. Финанс ярдәм бары тик күчерү аша гына башкарылырга тиеш;
5. Бу акчаларны ничек куллану турында исәп-хисап булырга тиеш.


Ә балалар бакчасына йөргән сабыйларның әти-әниләрен иң борчыган сорау - уку кирәк-яракларын сатып алу. Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты әзерләгән хатта һәр баланың шәхси папкасын әти-әнисе әзерләп бирергә бурычлы, диелә. Ә калганын, сметада бирелгәнчә, бакча үзе алырга тиеш. Мондый фактлар буенча Казанның 10 балалар бакчасы җитәкчесенә шикаять белдерелгән.

Социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: балалар бакчалары мөдирләре арасындагы ришвәтчелек дәрәҗәсе былтыр 13 процент булып исәпләнсә, быел әлеге күрсәткеч - 8 процент.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев