Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бакчачы колагына

Но­ябрь - көз­нең соң­гы ае. Көн­нәр кыс­кар­ган­нан-кыс­ка­ра, әле кар, әле яң­гыр явып, әче җил­нең үзәк­кә үтү­лә­ре ешая. Кыш­ка аяк ба­сар ал­дын­нан бак­ча­лар­да нин­ди ча­ра­лар үт­кә­рү ки­рәк­ле­ге ха­кын­да сөй­лә­шеп алыйк. Агач­лар­ның штам­бла­рын һәм ске­лет бо­так­лар кит­кән урын­на­рын кыш­ка кер­гән­дә җы­лы­ту­чы ма­те­ри­ал бе­лән урап бәй­ләр­гә оныт­ма­гыз! Шу­лай ук агач төп­лә­рен че­ре­мә, торф,...

Но­ябрь - көз­нең соң­гы ае. Көн­нәр кыс­кар­ган­нан-кыс­ка­ра, әле кар, әле яң­гыр явып, әче җил­нең үзәк­кә үтү­лә­ре ешая. Кыш­ка аяк ба­сар ал­дын­нан бак­ча­лар­да нин­ди ча­ра­лар үт­кә­рү ки­рәк­ле­ге ха­кын­да сөй­лә­шеп алыйк.

Агач­лар­ның штам­бла­рын һәм ске­лет бо­так­лар кит­кән урын­на­рын кыш­ка кер­гән­дә җы­лы­ту­чы ма­те­ри­ал бе­лән урап бәй­ләр­гә оныт­ма­гыз! Шу­лай ук агач төп­лә­рен че­ре­мә, торф, ком­пост, агач чү­бе яки яф­рак­лар бе­лән мүл­чә­ләр­гә ки­рәк. Мүл­чә­нең ка­лын­лы­гы 6-10 см. бул­са, та­мыр­лар­га бер­нин­ди сал­кын да кур­кы­ныч тү­гел. Мон­нан тыш кар тө­шү­гә үк, агач төп­лә­ре­нә кар өю ки­рәк бу­лыр- бу бар сал­кын­нар­дан да ыша­ныч­лы сак­лау­чы та­би­ги яп­ма. Ул туф­рак­ны сал­кын­нан ту­лы­сын­ча ди­яр­лек сак­лар­га сә­ләт­ле.

Яшел­чә бак­ча­сын­да исә ачык туф­рак­та кыш­ла­я­чак яшел­чә­ләр - куз­га­лак, фен­хель, са­рым­сак һ.б. куль­ту­ра­лар­ны торф, ко­ры яф­рак­лар, кар төш­кәч, ка­лын кар юр­га­ны бе­лән кап­лап җы­лы­ты­гыз. Яз бик тиз ки­леп җи­тә! Шу­ңа да ми­не­раль аш­ла­ма­ла­ры­гыз­ны ал­дан әзер­ли баш­ла­са­гыз бу­ла. Ябык туф­рак­ка җир тә­мам туң­ган­чы су­ган, пет­руш­ка, са­лат һәм баш­ка яшел тәм­ләт­кеч­ләр си­бәр­гә мөм­кин.

Җи­ләк бак­ча­сын­да исә бу чор­да иң мө­һи­ме - кар то­ту. Рәт ара­ла­рын­да үс­кән чүп­ләр­не йо­лык­ма­гыз, нәкъ ме­нә алар кы­шын кар то­ту­да төп бу­лыш­чы бу­ла­чак.

http://shahrichalli.ru/tt/component/k2/item/10248-bakchachyi-kolagyina.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев