Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бал ашыйм дисәң, корт чакканга гына түзәсең

Табигатьнең иң матур вакыты. Хуш исле бал исе борыннарны кытыклый. Умарта тотучылар, бал аертып, татлы нигъмәтне сата да башлады. Быел бал уңышы ничек булды икән? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан, Үзәк бистәсендә яшәүче Ильяс Ибраһимовның умарталыгына юл тоттым. Ильяс Ибраһимовның умарталыгы Питрау авылы янындагы урман эчендә урнашкан. Урман...

Табигатьнең иң матур вакыты. Хуш исле бал исе борыннарны кытыклый. Умарта тотучылар, бал аертып, татлы нигъмәтне сата да башлады. Быел бал уңышы ничек булды икән? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан, Үзәк бистәсендә яшәүче Ильяс Ибраһимовның умарталыгына юл тоттым.

Ильяс Ибраһимовның умарталыгы Питрау авылы янындагы урман эчендә урнашкан. Урман юлы белән бара торгач, матур аланга килеп чыктык. Берсеннән-берсе матур, төрле төскә буялган умарта өйләренең исәбенә чыгу өчен, кулдагы бармаклар гына җитми. Мондагы матурлыкка озак сокланып торырга бал кортлары ирек бирмәде, "Каян килдең, хәзер чагам",- дип, янда быжылдап оча да башладылар. Эшкә дә кайтасы бар дип, Ильяс тәкъдим иткән махсус киемнәрне кияргә булдым. Алай да бал кортларыннан котылып булмады. Битлекне салып, язмам героен фотога төшергән арада чагып та өлгерделәр.

Ильяс умартачылык эше белән 2007 елдан шөгыльләнә башлый. Ул сатып алганда умарталык байтак бәядә торса да, ниятенә керешкәч, артка чигенми. Әти-әнисенең дә умартачылык буенча бернинди тәҗрибәң, белемең юк дип борчылулары аны хыялыннан кире кайтармый. Бүген Ибраһимовның тынгысызлыгы, тырышлыгы үз нәтиҗәсен бирә. 100 баштан артык умартадан яхшы табыш ала. Алтынсу, тәмле балны сатып алырга теләк белдерүчеләр байтак икән. "Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр ел да балны сатып бетерәм. Дусларның, туганнарның танышлары 10 шар банка ала. Сатарга продукция булса, иясе табыла", - ди ул, елмаеп. Прополис белән кәрәзле балны да күпләп сата.

Умартачының алган рамнары бал белән мөлдерәп тулган. Аның эшләгәндәге җитезлегенә күз иярми. Шулай, бал кортларының үзләреннән дә җитез хәрәкәт итмәсәң, 100 баш умартага ничек күз-колак булу кирәк. Ильяска умарта ояларын кышкы саклауга куйганда, яз көне чыгарганда, бал суыртканда танышлары ярдәмгә килә. Ә башка эшләрне улы белән башкара.

Үз шөгыленә гашыйк Ибраһимов умарта кортлары, аларны карау турында бик озак сөйли ала. "Умарта кортлары - гаҗәеп эшчән, төгәл һәм чисталыкны ярата торган җан ияләре. Кешедән тир, аракы һәм башка исләр килсә, алар аны ачуланып чага башлыйлар. Ялкау, таркау кеше умартачы була алмый. Аннары умарта кортларын бер карагач, еш борчырга ярамый. Бер эшләгәндә җиренә җиткереп эшләргә дә, 10 көн дә узмыйча, кабат ул умарта янына килмәсәң яхшы, - ди ул. - Балны да өлгереп җитмәгән килеш суыртырга ярамый. Аны кортлар су итеп алып кайта. Менә хәзер бал суыртырга иң кулай вакыт. Кышка кортларга ашау өчен бер ояга ким дигәндә 18-25 килограмм бал калдырырга кирәк. Язның ничек киләсен алдан белеп булмый. Балның сыйфатында, тәмендә бал кортларының гаебе юк. Ул умарталыкның кая урнашуына да бәйле. Урманда ничәмә-ничә төрле чәчәк, юкә үсә. Шунлыктан, тәме дә башкача була. Умартачыларны да Ходай быел байтак сынады, шунлыктан бал күләме азрак булыр дип уйлыйм".

Умарта тоту кулга - эш, җанга - рәхәтлек, күңелгә - мавыгу, үзеңә - керем... Хәер, табигатьнең гаҗәеп могҗизасы - бал кортлары биргән байлыкны санап кына чыкмалы да түгел.

Эльмира Котдусова.

Р.С Ильс Ибраһимовның татлы, тәмле балларын Теләченең "Искәндәр", "Супермаркет" һәм башка кибетләрдән алырга мөмкин. Телефон номеры: 89270323130

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев