«Бала баласы балдан татлы диләр, минем очракта киресе» [тормыш хәле]
Дөнья дигәннәре Саниягә салкын суны да өреп эчәргә өйрәтте. Барысы да кияүгә чыккач башлана. Туйдан соң ире аны чүп-чарга баткан фатирга алып кайта. Санияне тапланып һәм кубып беткән обойлар, иске урын-җир, күгәреп, көеп һәм тишелеп беткән савыт-сабалар, ертык өстәл җәймәсе, пычрак идән, җимерек шкаф каршы ала. Хатынның бәгыреннән сытылган яшь...
Дөнья дигәннәре Саниягә салкын суны да өреп эчәргә өйрәтте.
Барысы да кияүгә чыккач башлана. Туйдан соң ире аны чүп-чарга баткан фатирга алып кайта. Санияне тапланып һәм кубып беткән обойлар, иске урын-җир, күгәреп, көеп һәм тишелеп беткән савыт-сабалар, ертык өстәл җәймәсе, пычрак идән, җимерек шкаф каршы ала. Хатынның бәгыреннән сытылган яшь тамчылары яңаклары буйлап тәгәри…Ул фатирны өч көн җыя, капчык-капчык чүп-чар чыгарып ташлый. Яшь гаиләнең оясын рәхәт итү өчен бөтен барлыгын багышлый. Тик тырышканына карап, киленнең кадере генә булмый.
Язмыш агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри… Сания игезәк малайлар тудыра. Авырлык белән узган операциядән хәлсезләнеп кайта. Ул кайткач кына ире чыгып, торт алып керә, Сания чәй куя. Хәл белергә дип үз әнисе сумка тутырып авыл күчтәнәчләре белән килгән була, акчалата да ярдәм итә. Ә каенанасы кыен чактагы яхшылыкның мең яхшылык икәнлеген белми, күрәсең. Киленгә түгел, оныкларына да сөенеп карамый, күңел өчен генә булса да, «хәлең ничек?» дип сорамый. Ике баласын кулында тоткан киленгә: «Малаемның хатыны син булырга тиеш түгел идең», дип әйтә.Тормыш болай җәбер-әрнүдән башлангач, булмый инде дип уйлый Сания.
… Күкрәгендә ут кайнаса да, борыныннан төтен чыгармый ул! Үзенең хәле хәл, алай да, ике бала белән азаплана. Елаган малайларны нечкә беләкләрендә тотып та, берсен кулына, икенчесен тезенә куеп та селки, арыса да, икесен берьюлы тынычландырырга тырыша. Берсе йоклап, икенчесе йокламыйча азаплана, бер-берсен уяталар. Ашарга сорап елаганда да, икесенә берьюлы өлгерә. Кухня белән бүлмә арасында тыз-быз йөри. Бер баласын дәвалау курсларына йөртә. Берсендә, бер улы авырып киткәч, икенчесен калдырып торырга ярдәм сорап, каенанасына мөрәҗәгать итә. Ә тегесе, мәдрәсәдә язма эш бирәсем бар дип, Санияне кире кага, оныгын алып калмый. Елаудан күз кабаклары шешенгән хатынның авыру баласын күрше әбисе алып калырга ризалаша.
Көн үтә дә ай үтә дигәндәй, балалар да үсеп, мәктәп яшенә җитә. Бүген аларга 10 яшь. Игезәкнең берсенә даими дәвалау курслары узып торырга кирәк. Аның аркалары авырта.
Бер матурга - бер ямьсез, бер баллыга - бер тәмсез дигәндәй, дөнья бизмәне үзе тигезли ул. Каенана хастаханәгә эләгә. Күңел рәнҗеше… Каенанага берничә сәгатькә сузылган катлаулы операция ясыйлар. Менә шушы вакытта янында саклап утырырга Сания киленнең кирәге чыга. Каенананың кызы да, буй җиткән оныгы да аның янына килергә атлыгып тормыйлар. Терелеп чыккач, Сания каенанасының хәлен белергә өенә бара. Һәм бөкрене кабер генә турайта икәнлегенә ышанып кайта. «Нәрсә кирәк?»тән башка сүз ишетми ул.
- Абыемның кызы суга батып үлгәч, өч-дүрт көннән каенана кызы белән килде. Мин елыйм да сөйлим, сөйлим дә елыйм. Алардан калган яшел тукыма белән тышланган урындыклар бар иде. 30 еллап булгандыр инде үзләренә. Шуларны күреп, каенана әйтеп куймасынмы: «Урындыклар ертылып беткән, бераз сакларга кирәк иде инде», дип. Мин елаган җиремнән тордым да чыгып киттем. Кеше хәленә керә белми, үз башына төшмәгәч, аңламый,- ди Сания. - Бала баласы балдан татлы диләр, минем очракта киресе. Дәү әниләре, балаларга бер яшьләр тирәсе булганда, кемнәндер киелгән куртка алып килде. Мин бит аны икегә бүлә алмыйм. Хәлем начарланып, дүрт операция кичердем. Үләм дип уйлаган идем, килде. Бәхилләшә алмам дип курыккандыр, күрәсең. Яшь вакытта борчылганнар өчен бик кыйммәт түләдем. Ә бүген мин тыныч. Вакыйгаларга җиңел карарга өйрәндем. Иремнең әнисе булса да, ул минем өчен ят кеше.
Рузилә ШАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев