Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бала бәхете – уенчыктамы?

Балалар бүлмәсендә уенчыктан күп нәрсә юк. Кызларыма нинди генә уенчыклар алып бирмибез. Олысы китап укырга яратса да, еш кына төрле курчаклар сорап интектерә. Кечесе исә малайларга дигән уенчыкларны үз итә. Хәтерне, аңны үстерә торганнарын да алабыз. Нигәдер, кибеткә керсәң, уенчык рәтләреннән тыныч кына узып китеп булмый. Юкса шул уенчыкларның тик...

Балалар бүлмәсендә уенчыктан күп нәрсә юк. Кызларыма нинди генә уенчыклар алып бирмибез. Олысы китап укырга яратса да, еш кына төрле курчаклар сорап интектерә. Кечесе исә малайларга дигән уенчыкларны үз итә. Хәтерне, аңны үстерә торганнарын да алабыз. Нигәдер, кибеткә керсәң, уенчык рәтләреннән тыныч кына узып китеп булмый.

Юкса шул уенчыкларның тик ятасын да беләбез. Ба­ла­ларыбызның уенчыгы күп булсын, рәхәтләнеп уйнасын дип алсак та, алар уйный белми. Башта пыр тузып "тәти"ләрен бү­лешәләр дә аннары берәр почмакка тотып аталар. Ничек кенә уй­нарга өйрәтергә инде үзләрен. Нинди уенчыклар алырга икән соң?


Рәзилә.

Казан

Психолог Эльвира САФИНА киңәше:


- Хәзерге замана баласы уенчык белән уйный да белми, теләми дә. Интернетның тормышыбызга артык нык үтеп керүе аркасындадыр бу, мөгаен. Хәер, без үзебез дә балаларны шуңа өйрәтеп бетердек инде. Күп кенә ата-аналар баласының тавышы гына чыкмасын, тегене-моны сорап интектермәсен дип кулына телефон тоттырып куя. Әле яңа гына бер яше тулган сабыйга да мультфильм карарга дип планшет алып биргән очракларны беләм. Ә бит баланың бүлмәсен уенчык­лар белән тутыру дөрес эш түгел. Алар күп булган саен баланың кызыксынуы кими. Ә ата-ана баласының уенчык белән уйнамавын күреп, тиз үсте, яңасы кирәк, дип тагын кибеткә юл тота.


Бер караганда, бала уенчык белән туйганчы уйный да алмый кала. Элеккеге балалар минем шундый уенчыгым булсын иде дип хыялланган. Хәзерге кебек кибеткә барган саен түгел, Кыш бабай килгәндә, туган көнгә бүләк ителгәндә генә эләккән андый бүләк. Шуңа күрә уен­чык­ларның кадере дә булган.
Балагызның уенчыклары күп икән, аларның кайберләрен читкә җыеп куегыз. Вакыт узганнан соң, яңадан чыгарырга кирәк. Менә шул вакытта гына бераз булса да, уенчык белән уйнау теләге туар. Кул астында 5-6 уенчык булса, шул җитә. Күбрәк үзебездә эшләнгән "башны эш­ләтә" торган, гадирәк уенчыкларга өстенлек бирегез. Балага мәшәкать ясый торган уенчык­ларны сатып алырга да кирәкми. Мәсәлән, подгузник кидертеп, бала урынына йөрткән "бэ­би­гон"­нарга иртәрәк әле. Бер караганда, ул, әлбәттә, кызлар өчен әһә­миятле уенчык - аларны әни булырга өйрәтә. Икенче яктан, алга таба җенси яктан тиз өлгерүгә сәбәп булырга мөмкин. Бер яше тулмаган сабыйларга кыштырдый, шалтырый торган уенчыклар алырга кирәк. Алар күрү, ишетү сәләтен арттырырга ярдәм итә. Өч яшькә кадәрге балаларга шакмаклар, машиналар, курчак­лар, төрле төсләрдәге боҗралар "өйле" уйный башларга ярдәм итә. Бераз үсә төшкәч исә, конструктор, пазллар, бергәләшеп уйный торган уенчыклар кирәк булачак.

Сәлисә Гәрәева (54 яшь):


- Юлны кыскартырга теләп, кеше йөрмәгән текә ярдан су буена бара идем, яр белән кар арасындагы куышлыкка төшеп киттем. Бер якта - текә яр, икенче якта - кар. Атлаган саен кар ишелә. Кычкыра-кычкыра тавышым бетте. Күрше малае яр буйлап чаңгы шумаган булса, мине таба да алмаган булырлар иде. Ул ишетеп, әнигә әйткән, әни тартып чыгарганын һич онытасым юк.

Фәүзия Хөсәенова (56 яшь):


- Балачакка кемнең генә кайтасы килми икән, иң самими, рәхәт вакытлар бит ул. Курчагыма күлмәкләр тегәргә ярата идем, бераз үсә төшкәч, үземә дә тегеп кидем. Кышын зур агач чанага утырып, тау шудык. Бәкедән су ташып, шугалак ясадык. Шунда егылып, кашымны ярдым. Ул эз балачак хатирәсе булып әле дә саклана.

("Ватаным Татарстан", /№ 205, 31.12.2014/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев