Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бала табу йортында табиблар яңа туган сабыйны суыткычка куеп үтергәннәр

"Бала үле туды" дип ялгыш тутырылган документны кабат төзәтеп тормас өчен, аны теге дөньяга озату җиңелрәк дип санаганнар.

Казахстанның Атырау шәһәрендә була бу җанөшеткеч хәл. Табибларның ялгышлыгы аркасында яңа туган сабый үлгән.

Туганда ул комада була, шуңа күрә аның документларын үле туды, дип тутырып өлгергән булалар. Ә көтмәгәндә балага җан керә!  Ул тын ала һәм селкенә башлый. Моны үз күзләре белән күргән ак халатлы табиблар һич тә югалып калмыйлар. Баланы шул секундында  реанимациягә озату урынына,  суыткычка тыгып куялар. "Үле туды" дигән документлары инде әзер булгач, аны кат-кат төзәтү мәшәкать кенә, ә башта ук үле саналган баланы үтерү җиңелрәк дип уйлаганнар.Бала суыткычта җан бирә.  

Бала табу йортының баш табибын һәм акушер-гинекологын кулга алганнар. Кеше үтергән өчен аларны 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү көтә, дип яза Tengrinews.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: mk.ru
Фото: pixabay.com
Өмет
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев