Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бала төшертергә ашыкмагыз

Йөклелек чорын үз теләгең белән өзү тәнне генә түгел, җанны да җәрәхәтли, хатын-кыз сәламәтлеген какшата һәм күп очракта баласызлыкка китерә. Шулай булса да, күпләр бала төшертүне бердәнбер юл итеп кабул итә. Авырга узу белән хатын-кызның организмында үзгәрешләр башлана, ул баланы күтәрергә әзерләнә башлый. Ә инде бала төшерү, ничек кенә яхшы...

Йөклелек чорын үз теләгең белән өзү тәнне генә түгел, җанны да җәрәхәтли, хатын-кыз сәламәтлеген какшата һәм күп очракта баласызлыкка китерә. Шулай булса да, күпләр бала төшертүне бердәнбер юл итеп кабул итә.

Авырга узу белән хатын-кызның организмында үзгәрешләр башлана, ул баланы күтәрергә әзерләнә башлый. Ә инде бала төшерү, ничек кенә яхшы башкарылмасын, организм өчен бик көчле стресс булып тора.

Йөклелекне өзү тиз арада яки күпмедер вакыт, еллар үткәч зыян салырга мөмкин. Нәтиҗәдә хатын-кызга уйламыйча эшләгән хаталарын кат-кат искә төшереп торырга туры киләчәк.

Ни өчен аборт ясатудан сакланырга? Яңадан авырга уза алмау - йөклелекне өзүнең иң аянычлы нәтиҗәләренең берсе. Шулай ук җенси органнарның ялкынсынуы, гормональ үзгәрешләр, йөклелекнең авыр узуы, яралгының аналык җиңсәсенә урнашуы, бала төшү, яман шеш авыруы барлыкка килү куркынычы туа. Йөклелекне төшерү операциясеннән соң, аналыкта микроҗәрәхәтләр, җөйләр кала. Шул сәбәпле, кан йөрү начарая. Кабат балага узгач, яралгы кирәкле матдәләрне тиешенчә ала алмый һәм балада төрле зәгыйфьлекләр, бала төшүләр, вакытыннан алда бала тудырулар арта. Мондый күңелсез хәлләр бер генә гаиләгә дә сөенеч китерми.
Җенси тормышта да проблемалар күзәтелә. Хатын-кыз җенси якынлыкның рәхәтен югалта, җенси салкынлык барлыкка килә. Болар барысы да - гаилә тормышы бозылуга алып баручы сәбәпләр.

Аборт - бердәнбер котылу чарасы түгел, бала табуны бераз кичектереп торырга уйлаган гаиләләр өчен төрле саклану чаралары бар. Югары сыйфатлы контрацепция ысулларының дистәләгән төре - пластырьлар, аналык муенчыгына куела торган саклану чаралары, презервативлар, гормональ таблеткалар бүген гинекологиядә нәтиҗәле кулланыла. Үз сәламәтлекләренә битараф булмаган хатын-кызлар өчен авырга калудан саклану чаралары җитәрлек, шуңа да бала төшертергә ашыкмагыз.

Наталья Романова, район үзәк хастаханәсе табибы, акушер-гинеколог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев