Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Балага кышка нинди кием алырга? (Алинә Сафиуллина фикере)

Хәзерге заман әниләренең девизы - һава торышының нинди булуына карамастан, бала белән саф һавага урамга чыгу. Ләкин кыш көне урамга җыенганда, "сабыйга нәрсә кидертергә?" дигән сорау барлыкка килә. Ә ул кием җылы да, җайлы да булырга тиеш. Яңа туган балага кием сайлау буенча берничә киңәш тәкъдим итәбез. Кечкенә балаларга конверт...

Хәзерге заман әниләренең девизы - һава торышының нинди булуына карамастан, бала белән саф һавага урамга чыгу. Ләкин кыш көне урамга җыенганда, "сабыйга нәрсә кидертергә?" дигән сорау барлыкка килә. Ә ул кием җылы да, җайлы да булырга тиеш. Яңа туган балага кием сайлау буенча берничә киңәш тәкъдим итәбез.


Кечкенә балаларга конверт эчендә җайлырак булачак. Ни өчен комбинезон, яисә курткалы комплект, юрган һәм башкалар түгел? Чөнки яңа туган бала күп вакытын йоклап үткәрә, шул исәптән урамда да. Балага арбада җылы булсын өчен аңа җылы кием алырга кирәк, әмма ул аңа хәрәкәтләнергә комачауларга тиеш түгел. Менә шуңа күрә күпчелек әниләр баласына конверт ала.


Конвертлар нинди була? 1. Конверт-капчык. Баланы аның эченә салып, замокны гына күтәрәсе. Бала анда үзен иркен хис итәчәк, өстәвенә капюшоны да бар. 2. Конверт-юрган. Аның өстенлекле ягы шунда: әгәр дә элек юрганны төргәндә лента кулланылса, хәзерге конверт-юрганнарның каптырмасы бар. Бала үсә төшсә, аны ябыну чарасы итеп кулланырга, яисә чанада йөргәндә баланың аякларын капларга була. 3. Конверт-ярымкомбинезон. Аны гадәттә 4-5 айдан зуррак балалар өчен алалар. Конверт-капчыктан төп аермасы шунда: аның җиңнәре бар. Бу очракта була кулы белән уенчык тота алачак. 4. Конверт-комбинезон, яки трансформер. Ул универсал булуы белән уңайлы. Ягъни яңа туган бала өчен аның балакларын каптырып, ярымкомбинезон кыяфәтендә кулланырга була. Ә зурраклар өчен бу конверт комбинезон кебек кулланыла. Бер начар ягы бар: бу конвертны алганда, үлчәмен сайлау кыен, чөнки аны, гадәттә, бала бер яшенә кадәр кия.


Конверт эчендә нинди җылыткыч материаллар була? 1. Иләнгән сарык тиресе. Аны барлык ата-аналар да ярата һәм бу дөрес тә. Ул балалар өчен иң яхшысы булып санала. Шулай да кайбер әниләр натураль сарык тиресен авыр дип саный, ләкин аның заманча эшкәртелгән юка катламы балага хәрәкәт итәргә бер авырлык та тудырмый. 2. Мамык. Ул да конвертны җылыту максатында кулланыла. Әмма мамык - көчле аллерген, шуңа күрә аның ничек тегелүенә игътибар итәргә кирәк. Иң мөһиме: мамык белән тукыма арасында баланы хайван мамыгыннан саклаучы катлам булырга тиеш. 3. Заманча җылыткычлар. Бүгенге көндә ниндиләре генә юк. Иң танылганнары - файбертек һәм холлофайбер. Аларның үзенчәлеге шунда: силиконлы сүсләрнең үзара чуалышы куыш барлыкка китерә. Алар арасында һава күбрәк булган саен балага җылырак була.


Конверт сайлаганда нәрсә игътибар итәргә? 1. Материал. Өске катламы су үткәрми торган тукымадан, ә эчке ягы бары тик натураль материаллардан гына тегелергә тиеш. 2. Җылыткыч. Әлбәттә, анысы сез яшәгән урынның климатына бәйле. Әгәр кыш артык салкын булса, иләнгән сарык тиресеннән тегелгәнен, ә уртача булса, мамык яки файбертектан тегелгәнен алырга киңәш ителә. 3. Каптырма.Балалар өчен иң уңайлы каптырма - молния. Кнопка да җайлы булачак. Ә менә төймәләр һәм бәйләп куя торган әйберләр уңайсыз булырга мөмкин. 4. Җөйләр. Баланың киемендә тыгыз җөйләр булырга тиеш түгел, чөнки алар баланың тәнен авырттырырга мөмкин. 5 Капюшон. Балага капюшонлы конверт алырга теләсәгез, аның куелышына игътибар итегез. Кайбер капюшоннарны тыгыз итеп кидердергә һәм, киресенчә, бушрак куярга була. 6. Матурлык. Конверт - сабый баланың иң беренче зур киеме. Шуңа күрә күп кенә ата-аналар ачык төсле, гадәти булмаган конверт алырга тырыша.

Татар эстрадасының популяр җырчысы, 5 айлык Нариман исемле ул үстерүче Алинә Сафиуллина фикере: "Нариманның ике комбинезоны бар. Берсе - иләнгән сары тиресе, икенчесе - холлофайбер белән җылытылган. Машина белән барасы булса, юкарагын, урамга чыкканда, калынрагын кидертәм. Комбинезонның зуррак үлчәмлесен алдым, башта конверт буларак кулланылды. Хәзер исә җиңнәрен, балакларын чыгарып кидертәм. Язга да ярарга тиеш, дип уйлыйм. Капюшоны да бар, ул муенны җилдән саклый. Минемчә, молниянең тавышсызрагы яхшы, чөнки баланы йоклаган килеш өйгә алып кергәч, уятмыйча гына чишендерергә кирәк. Комбинезонның берсе ике өлештән тора, ул сәүдә үзәкләренә барганда бик уңайлы. Бала тирләмәсен өчен өске өлешен салдырып торырга мөмкин. Гомумән, интернеттан күп укыйм, күп нәрсәгә өйрәнәм. Балага алган әйберләрне күп тапкыр барып алыштырганым да бар, ирем: "монысын кайчан алмаштырасың?" дип көлә инде".

Чыганак һәм фото: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X