Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Балага нинди чәй бирергә?

Без эчә торган чәйне ике яшькәчә балаларга бирергә ярамый. Анда сабый организмы өчен зыянлы кофеин, танин кебек матдәләр туплана. Сатуда балалар өчен чыгарылган чәйләр дә бар. Ул җиләк-җимеш, үләннәр составыннан тора. Чәй сайлаганда органик эчемлеккә өстенлек бирегез. Аның барлык ингредиентлары да табигый, буягычлар кушылмаган, ясалма ароматизатор һәм консервантлары да юк....


Без эчә торган чәйне ике яшькәчә балаларга бирергә ярамый. Анда сабый организмы өчен зыянлы кофеин, танин кебек матдәләр туплана. Сатуда балалар өчен чыгарылган чәйләр дә бар. Ул җиләк-җимеш, үләннәр составыннан тора. Чәй сайлаганда органик эчемлеккә өстенлек бирегез. Аның барлык ингредиентлары да табигый, буягычлар кушылмаган, ясалма ароматизатор һәм консервантлары да юк. Сатып алыр алдыннан тартмага язылган яшь үзенчәлекләрен дә укырга онытмагыз. Кайбер чәйне балага бер айдан соң ук бирергә ярый. Ә икенчеләрен исә яшь ярымнан соң гына рөхсәт ителә. Баланың төп ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган: йокыны яхшырту өчен, ашкайнату системасына йогыты ясый торган, иммунитетны ныгытучы чәйләр дә була.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X