Теләче Информ

Балагызны үбәсезме?

Әти-әниләр, гадәттә, сабыйларны үбеп, аны ничек яратуларын күрсәтәләр. Галимнәр болай эшләргә ярамый, үбү зыянлы, ди. Авыз куышлыгында авыру китереп чыгаручы байтак кына микроблар яши. Бәләкәчнең иммунитеты аларга каршы тора алмый. Фин галимнәре фикеренчә, үбү аркасында җитди чирләр килеп чыгарга мөмкин. Оулу университеты галимнәре 313 әни белән сораштыру үткәргән. Тикшеренүчеләр шуңа...

Әти-әниләр, гадәттә, сабыйларны үбеп, аны ничек яратуларын күрсәтәләр. Галимнәр болай эшләргә ярамый, үбү зыянлы, ди. Авыз куышлыгында авыру китереп чыгаручы байтак кына микроблар яши. Бәләкәчнең иммунитеты аларга каршы тора алмый. Фин галимнәре фикеренчә, үбү аркасында җитди чирләр килеп чыгарга мөмкин. Оулу университеты галимнәре 313 әни белән сораштыру үткәргән. Тикшеренүчеләр шуңа игътибар иткән: аларның 38 проценты баланың ирененнән үбә, 14 проценты бала белән бер үк кашыктан ашый. Әниләр аннан гына балага бактерия күчми дигән фикердә. Ә сез моңа ничек карыйсыз?

1-2

Рәсимә Галиева, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты:


- Баланы иркәләп тә ала­сың, башыннан да сый­пый­сың. Психологлар балага мө­нәсәбәтне шулай бел­де­рүне хуплый гына. Ә үбүгә кил­гән­дә, килешергә була. Әни кеше буларак, баланы беркайчан да үз калагымнан ашатканым булмады. Йә йөт­керәсең, йә төчкереп йөри­сең бит, урамнан нинди инфекция эләктереп кергә­неңне белми дә каласың. Улы­бызның үз калагы, үз тәлинкәсе, үз чокыры бар. Ул шуңа күнеккән. Бакчадан кайтуга кулларны сабынлап юабыз да тамак ялгап алабыз. Аннан соң кочагыма алып, серләшергә то­тынабыз. Көн дәвамында аның сөй­ләрлек вакыйгалары шак­­тый күп җыела.


Алмаз Хәмзин, юмор остасы:


- Татарда лач-лоч үбү гадәте юк. Брежневның һәр­кемне кочаклап үбүеннән дә гайрәт чигә иде. Тәтәй чаба - мин дә чабам дип, "Изге Вә­ли", "Үбешү көннәре", хәт­та чемпионатлар үткә­рү­ләрен кылану дип кабул итәм. Ата-ана һәм бала мө­нәсә­бәт­ләренә килсәк, шәх­сән үзем балаларны үбеп үстермәдем. Кочаклый һәм башларыннан сыйпый идем. Бала бит ул ата-ана мәхә­б­бәтен күз карашыннан һәм аңа булган мөнә­сәбәтеннән аңлый.

Фәрит Акмалов, балалар табибы (Яшел Үзән районы):

Реклама


- Баланы маңгаеннан, би­теннән яратып үбәргә ярый. Тик иреннән ярамый. Ник дигәндә, хәтта баланың би­теннән генә үпкәндә дә, шул тирәдәге микрофлора үз­гәрә. Олы кешедәге туберкулез таякчыгы, грипп инфекциясе ирен аша туры­дан-туры үпкәгә эләгергә мөм­кин. Ашказаны җәрә­хәте китереп чыгаручы хеликобактер пилори микробы да иреннән үпкәндә һәм бер үк кашыктан ашаганда ашказанына үтеп керә ала. Ә сау-сәламәт әнигә бер яшькәчә сабыйга имезлек бирер алдыннан аны авызына кабып алуның зыянын күрмим.

Ләйсән Шәриф­уллина, шәфкать туташы (Казан):


- Әнием кечкенәдән үк безне чисталыкка өйрәтте. Гаиләдә барыбызның да үз калагы, үз тәлинкәсе бар. Кулларны юу гадәте дә канга сеңгән. Әни безне беркайчан да иреннән үпмәде. Мин дә моны кирәксенмим. Кайбер әниләр баланың имезлеген дә авызларына кабып бирә. Болай итү - дөрес түгел. Балага яратуыңны белгертү өчен кочаклау, битеннән үбү җитә.

Ким Шакиров, физик:


- Дүрт бала үстердек. Балаларның гел башыннан сыйпый идем. Битләреннән үпкән чаклар да булды. Әмма иреннән түгел, микроб кереп, балага зыян китерергә мөмкин. Физикада да энергия кыры дигән нәрсә бар. Балалар да яратуны бик тиз тоя. Шуңа күрә әти-әниләргә җы­лы мөнәсәбәтен белдерү бик файдалы. Бер мәктәпкә баргач, башлангыч сыйныфта уку­чы малайның башыннан сыпырмакчы идем. Бу гәү­дәсе куырылудан парта астына төшеп китә язды. Күрәсең, өендә дә, мәктәптә дә башыннан сыпырганнары булмаган. Балалар яратуны тоеп үссен иде.

Гөлназ Гайнуллина, бер бала анасы:


- Кечкенә вакытта улымны чупыр-чупыр үбеп кенә тора идем. Битеннән дә, ирененнән дә. Соңрак үзе дә үбәргә остарып бетте. Хәзер улыбыз зур үсте инде. Битеннән үпсәң дә, әни, мин бит инде зур үстем, ди. Әмма аны аркасыннан гел сөеп торам. Психологлар балаларны көнгә сигез тапкыр сыпырырга куша бит. Ә без үс­кәндә әти-әниләрнең үпкә­нен хәтерләмим. Әллә эш күп булган, әллә тыйнаклык сак­лаганнар. Яратуларын үбеп белдермәделәр, әмма беркайчан да әти-әни безне яратмый дигән хис тумады. Бактерия дигәннән, алар без­гә ризыкны да авызда чәйнәп ашаткан бит.


Зәлия Гыйльманова, сәркатиб:


- Кечкенә кызымны ирененнән үбәм. Үзе дә безне шулай итеп ярата. Ирен­нән үбүнең кирәкмәс эш икәнен белсәм дә, кечкенә чакта яратып каласы килә. Бәләкәй вакытта бигрәк тәмле була бит алар. Ә үскәч, үптермәячәкләр. Улым хәзер якын да китери.

("Ватаным Татарстан", /№ 37, 17.03.2018/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: