Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Балалар йорты директоры ятим балаларны концертка җибәрү өчен бирелгән акчаны кесәсенә салган

Алабуга шәһәр прокуратурасы "Алабуга балалар йорты"ның элекке директоры Елена Гырдымованың җинаять эшен судка җибәрде. Җитәкче вәкаләтләреннән явызларча файдалану, вазифасыннан файдаланып, урлашуда гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, 2012 елда Гырдымова балалар йорты хезмәткәрләренә премия бирү турында карар чыгарган. Премияләр күпкә арттырып бирелгән, соңыннан директор акчаның бер өлешен үзенә тапшыруны таләп иткән. Шул рәвешчә,...

Алабуга шәһәр прокуратурасы "Алабуга балалар йорты"ның элекке директоры Елена Гырдымованың җинаять эшен судка җибәрде. Җитәкче вәкаләтләреннән явызларча файдалану, вазифасыннан файдаланып, урлашуда гаепләнә.

Тикшерүчеләр фаразынча, 2012 елда Гырдымова балалар йорты хезмәткәрләренә премия бирү турында карар чыгарган. Премияләр күпкә арттырып бирелгән, соңыннан директор акчаның бер өлешен үзенә тапшыруны таләп иткән. Шул рәвешчә, ул 188 мең сум акчаны җыеп алган. Шушы ук ысулны кабат берничә тапкыр кулланып, ул тагын 500 мең сум акча үзләштергән.

Директор ханым мәгариф һәм фән министрлыгына ялган документлар җибәреп тә акча эшләгән. Балаларны тәрбиягә алырга әзер гаиләләр бар дигән актлар әзерләнгән, нәтиҗәдә бюджеттан социаль педагог хисабына барлыгы 679 мең сум акча күчерелгән.

Гырдымова педагог-психологны тәрбияче штатына да урнаштырган. Бу штат өчен бирелгән хезмәт хакын педагог директорга биреп барган. Бу ысул белән Гырдымова 138 мең сум акча "эшләгән".

2016 елда хәйрияче оешма өч ятимне сәләтле балаларның республика фестиваленә җибәрү өчен 60 мең сум акча биргән. Директор хатын бу акчаны кесәсенә сала, ә балаларны фестивальгә җибәрми.

Тикшерүчеләр фаразынча, бу хатын 2 миллион сум акча үзләштергән.

Гырдымова гаебен танымый. Тикшерү башлангач, ул эшеннән азат ителгән. Аның 1,5 миллион сумлык милкенә арест салынган.

Татарстан республикасы Прокуратурасы матбугат хезмәте

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев