Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Балам миһербансыз булды. Картлык көнемдә җәфаланам”

Балалар мәйданчыгы янындагы 5 катлы йорттан еш кына шау-шу, сүгенү сүзләре ишетелә. Ә беркөнне подъезд янындагы эскәмиядә елап утырган карчыкка юлыктым. Карчык үзе мөселманча киенгән. Яшьле күзләрен еракка төбәп, полиция көтә икән. Мин аның яныннан битараф кына үтеп китә алмадым.

Исәнләшкәннән соң, ул миңа карап: «Рәхмәт, хәлемне белгән өчен, хәзерге заманда кешенең хәлен белүче бик сирәк. Балам миһербансыз булды. Картлык көнемдә җәфаланам», — диде.

Әбинең ире 52 яшендә авырып, дөнья куйган. Бердәнбер улы ач-ялангач булмасын дип, көн-төн ике эштә эшләгән. «Киемнәрнең иң зат­лысын, ашауның тәмлесен табарга тырыштым. Менә хәзер картаймыш көнемдә күрсәтә», — ди карчык. Улына 38 яшь. Бер җирдә дә эшләми, өйләнмәгән дә. Әнисенең пенсиясенә эчеп ята икән. Шул арада полиция килеп җитте һәм әңгәмәдәшемнән: «Бабушка, что опять случилось?» — дип сорадылар. «Он пьяный, в руке нож, я боюсь зайти домой», — диде әби. «Пишите заявление. Вы же не пишете. Без заявления мы не можем его наказать!» — диде тәртип сакчысы. Мин бу хәлнең азагын белмим, китеп бардым. Күптән түгел генә карчыкның картлар йортында булуын, ә исерек улының эчеп үлгәнлеген белдем. Шушы урында бу хәлгә нәтиҗә ясап, миһербанлылык, тәрбиялелек сүз­ләренең мәгънәсен ачыклыйк.

Нәрсә соң ул миһербанлылык? Бу сыйфатны гаиләдә тәрбияләп буламы? Педагогика өлкәсендә эшләп, зур ачышлар ясаган галимнәрнең фикеренчә, миһербанлылык тәр­бия­ләү бала кечкенә чакта ук башланырга тиеш. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган буддизм, христиан һәм ислам диннәренә күз салыйк. Безнең эрага кадәр VI гасырда ук яшәп, буддизм диненә нигез салган Сиддхартха Гаутама, бу мәсьәләгә игътибар итеп, болай язып калдырган: «Яшәү мәгънәсе — изгелек кылуда. Изгелекнең иң беренче адымы — олы яшьтәге кешеләргә хөрмәт белән карау. «Христиан диненә нигез салучы Иисус Христос барлык кешеләрне яхшылык эшләргә өндәп: «Миһербанлылык һәм кешене ярату дөньяны бәладән коткарыр», — дигән. Ислам диненә нигез салучы Мөхәммәт Пәйгамбәр исә «Кешегә яхшылык эшләү — бу миһербанлылык билгесе. Ә миһербанлылык — кешене иң югары дәрәҗәгә күтәрүче сыйфат», — дигән.

Димәк, балада миһербанлылык тәрбияләү гаиләгә йөкләнә. Хәзерге педагоглар хезмәтләренә күз салсак, түбәндәгеләргә игътибар итү зарур: кечкенә балада уенчыкларга карата мәрхәмәтле булуны тәрбияләү. Бу бик сәер тоелса да, тәрбияләүнең бер ысулы. Әгәр бала курчагын яисә башка уенчыгын ачу белән ыргытса, аңа: «Балам, уенчыкны авырттырдың, ул хәзер “елый”, ул сиңа «үпкәләде», — дию бик урынлы. Үсә төшкәч, балаларда хайваннарга, кошларга карата мәрхәмәтле булуны тәрбияләү зарур. Бала алдында кешене кимсетү, начар сүзләр белән сүгү, исемен бозу кебек гамелләр кылмаска кирәк. Шулай ук гаиләдә бер-береңне рәнҗетү, ызгыш-талаш кебек күренешләргә урын булмаска тиеш.

Тарих битләренә әйләнеп кайтыйк. Ни өчен Россия патшасы Иван IV “Явыз Иван” кушаматын алган? Ул бит шундый укымышлы, башлы булып үскән. Әмма аның күз алдында ызгыш-талаш, битарафлык, власть өчен көрәшү чорында кеше үтерүчеләр, кешене мыскыл итеп җәберләүләр еш булган.

Бервакыт Иван кечкенә вакытта, зурлар аның песи баласын җәберләп, муенын борганын күреп, кисәтү ясаганнар. 4 яшьлек Иван югалып калмыйча: “А что, людей душить и убивать можно, а кошку нельзя?” — дип сораган. Төрле галәмәтләр күреп үскән Иван IVнең нерв системасы тәмам какшый, алдагы көннәрдә ул явызга әйләнеп, илдә бик күп кешене кыра, тиранга әверелә, хәтта олы улын үзе үтерә. Димәк, гаиләдә миһербанлылыкка омтылырга, балаларны явызлыктан араларга кирәк. Миһербанлы балалар тәрбияли алсак, карт-лык көнендә алда язып үткән мес-кен карчык хәленә төшмәбез. Кызганычка каршы, бүгенге көндә үзләрен тәрбияләп үстергән ата-аналарын хәтта акча түли-түли приютларга озатучы балалар бар. Хастаханәдә үзебезнең әни урынына калган түтәбезне караганда, авыру 2 карчык 3 атна яттылар, яннарына килүче булмады. Аларның балалары барлыгын белгәч, исебез китте. Кеше мәңгелек түгел, балаларыбызны изгелек эшләргә, олыларга-кечеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтик.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.

Чыганак һәм фото: Яңарыш

tatar-today.ru


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев