Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Баландыш авылыннан велосипедчы Хәсән бабай турында

Көн дә эшкә барышлый, миңа велосипедка утырган бер бабай очрый. Салмак кына педален әйләндерә ул. Сүзем - Баландыш авылында гомер итүче Хәсән бабай Әхмәтшин турында. Хәсән абый 1930 елның 16 маенда Саба районының Баландыш авылында дөньяга аваз сала. Сугыштан соңгы төзәтү-торгызу эшләре Хәсән бабайга да эләгә. Аны 1949 елны ФЗОга,...

Көн дә эшкә барышлый, миңа велосипедка утырган бер бабай очрый. Салмак кына педален әйләндерә ул. Сүзем - Баландыш авылында гомер итүче Хәсән бабай Әхмәтшин турында. Хәсән абый 1930 елның 16 маенда Саба районының Баландыш авылында дөньяга аваз сала.

Сугыштан соңгы төзәтү-торгызу эшләре Хәсән бабайга да эләгә. Аны 1949 елны ФЗОга, аннан Донбасс шахталарын ремонтларга җибәрәләр. Хезмәт юлының 10 елын Донецк шахтасында уздыра. 1958 нче елны язмыш җилләре Хәсән аганы кире туган якларына, Баландышка кайтара. Саба районы Түбән Шытсу авылы кызы Мөслимә апа белән 4 бала үстерә алар. Бүген дә тигезлектә гомер кичерәләр. Әле күптән түгел "бриллиант" туйларын да билгеләп үттеләр.

Язмабыз герое өлкән яшьтә булуына карамастан, велосипедны ташламый. Җәй, яз, көз айларында велосипедта йөрсә, кыш айларында хәйран гына чакрымнарны җәяү йөреп кайта. Үзенең сәламәт булуын да ул хәрәкәттән күрә. - Начар гадәтләрем булмады, гел хәрәкәттә булдым, саф һавада йөрдем. Шуңа күрә бер җирем дә сызланмый, - дип көлә Хәсән бабай.

Ленар Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев