Теләче Информ

Баландыш балалар бакчасы коллективын җитәкләүче Энҗе апа Насыйбуллинаның тормыш юлы турында

Исем җисем белән бәйләнештә диләр. Мөнҗия апа белән Нәкыйп абый уртанчы кызларына Энҗе диеп исем кушканда, бу хакта ни уйлаганнардыр, белмим. Энҗе сүзе Көнчыгыш халыкларында бәхет юлдашы, сәламәтлек китерүче затлы әйбер дигәнне аңлата икән. Бу исемнең камил, асыл энҗе, энҗе гөл, хатын кызларның энҗе кебеге дигән мәгънәләре дә бар. Әлеге...

Исем җисем белән бәйләнештә диләр. Мөнҗия апа белән Нәкыйп абый уртанчы кызларына Энҗе диеп исем кушканда, бу хакта ни уйлаганнардыр, белмим. Энҗе сүзе Көнчыгыш халыкларында бәхет юлдашы, сәламәтлек китерүче затлы әйбер дигәнне аңлата икән. Бу исемнең камил, асыл энҗе, энҗе гөл, хатын кызларның энҗе кебеге дигән мәгънәләре дә бар.

Әлеге тату, матур гаиләдә барлыгы биш кыз бала туа. Изге хатын - кыз бала табар, диләр бит. Барысына да берсеннән-берсе матур исемнәр кушалар: Халидә, Энҗе, Эльмира, Зилә, Луиза. Бүген Мөнҗия апаның биш кызы да бүгенге көндә үз гаиләләре белән тирә-юньдәгеләрне сокландырып яши, игелекле хезмәт ияләре. Араларында педагоглар да, медицина хезмәткәрләре дә бар. Ике кызлары туган авылларында гаилә корып, үзара ярдәм итешеп, әти-әниләренә терәк булып көн күрә. Авылдашлары бу тәртипле, тәрбияле гаиләне, аларның балаларын хөрмәт итә.

Сүзем шушы гаиләдә туып-үскән, бүген Баландыш авылында гомер итүче икенче кызлары - Энҗе турында булыр. Җәйнең иң матур чагында - бар дөнья чәчәккә күмелгән, кызарып җиләк-җимеш пешкән, иген-икмәк өлгергән чакта дөньяга килгәнгәме, аңа исемне дә, бәлки, чәчәккә охшатып сайлаганнардыр. Энҗе апа үзе дә гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Алай гына да түгел, үзе дә һәрчак чәчәкләре кебек көлеп-балкып торыр. Барысына да өлгерә. Кыскасы, менә дигән хуҗабикә. Өйнең тышкы ягыннан ук хуҗаларның тырыш, чиста-пөхтә булулары сизелеп тора. Авылдашларына, туганнарына һәрьяктан үрнәк булып яшәп яткан көннәре. Өр-яңа салынган заманча йортка карап сокланмый мөмкин түгел. Ишегалдын бизәп үскән гөлләр янында үзең дә сизмәстән тукталасың. Зәвык белән киендерелгән йорт эче хуҗабикәне күргәнче үк уңай фикер тудыра.

Кызлы йорт шикелле өйләре һәрчак искиткеч чиста-пөхтә булыр. Беребезгә дә сер түгел, авыл тормышында барысына да өлгерү ансат бирелми. Бигрәк тә, җитәкче булып, җаваплы урыннарда эшләүче хатын-кызларның үз тормышына вакыты аз кала. Тик Энҗе апа үзенең җитезлеге белән барысына да өлгерергә тырыша. Миңа калса, бер үк вакытта эшенә дә, гаиләсенә дә игътибарын тигез бүлә белә. Барысына җитешү өчен, дүртенче дистәсенә җиткәч, руль артына утыра ул. Соң булса да уң булсын дип, моннан биш ел элек, үзенең хыялында яшәгән педагог һөнәренә алынырга да батырчылык итә.

Хәзер Баландыш балалар бакчасы коллективын җитәкли. Балаларны яратуы, кешеләр белән уртак тел таба белүе аңа эшендә ярдәмгә килә. Егерме еллап башкарган, мәктәпне тәмамлагач та икеләнмичә сайлаган икътисад белгечлегенең дә һәр адым кирәге чыгып кына тора. Коллективта хезмәттәшләре дә, балалар белән әти-әниләр дә аны тиз үз иттеләр. Энҗе ханым бер урында тукталып калмыйча, бакча тормышын һәрвакыт тагы да матурларга тырыша. Мәктәп базасында әле биш-алты ел элек кенә ачылган балалар бакчасы аның тырышлыгы белән уңышлы гына эшләп килә.

Район балалар бакчалары арасында төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Энҗе апа үзе дә тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Без, хезмәттәшләре, аны тынгысыз, һәр эштә ярдәмчел җитәкче буларак беләбез, хөрмәт итәбез. Мөрәҗәгать итсәң, һәрвакыт файдалы киңәшен бирер, ярдәм кулын сузмый калмас ул.

Реклама

Гомер генә аккан сулар кебек. Баксаң, Урта-Мишә авылының иң матур гаиләсенә килен булып төшүенә дә утыз еллап гомер узган инде. Мәргубә апа белән Фәтхелислам абый Насыйбуллиннарның җиде балалы зур, тату гаиләсе Олы Нырсы кызын үз кызлары кебек кабул итә. Әле дә хәтердә, авыл башына урнашкан йорт, чирәмле капка төпләре кайткан-киткәннәрдән бер дә бушап тормый иде. Мин белгәндә, бу йорттан, җәйгә чыккач, бала-чага, бәйрәм җитсә, җыр-моң өзелмәде. Мин үзем балачактан Рифнур абыйның бик оста итеп баянда уйнавын, җырлавын ишетеп, чын биючеләр кебек биюен күреп, сокланып үстем.

Тормыш исә аяусыз, төпчек малай, инде югары белем алырга өлгергән, гармунчы Рифнурга тыныч, матур тормышларны калдырып, әле сугышта да катнашырга туры килде. Сиксәненче ел башларында Әфган җирләрендә солдат хезмәтен үтәргә җибәрелә ул. Ярый, бәхетенә, сугыштан исән-сау кайтып, Рифнур абыйга хезмәт юлын үз туган җирендә башлап җибәрергә насыйп була. Баландыш совхозына инженер, соңрак баш инженер итеп билгеләнә ул. Озак та үтми Урта Мишәдән ерак та булмаган Олы Нырсы авылы кызы Энҗе белән танышып, гаилә корып җибәрә. Ике югары белемле белгеч туган җирдә эшлиләр, һәр иртәдә күрше Баландыш авылына бергәләп эшкә чыгып китәләр.

Тәҗрибәле, ышанычлы кеше буларак, якташлары Рифнур Насыйбуллинны 2006 елдан хуҗалык җитәкчесе итеп сайлап куялар. Тормыш мәшәкате үзенекен итә, тора-бара алар Баландышка күченделәр. Гаиләдә бер-бер артлы туган ике ир бала - Азат белән Айнур балалар бакчасына йөриләр. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлыйлар. Бүгенге көндә икесе дә югары белемле энергетиклар. Әти-әниләренең өмете-ышанычы аларда. Әлеге тату гаиләдә үскән егетләр әти-әниләренең өметләрен, һичшиксез, акламыйча калмаслар.

Халык "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", дип белмичә әйтмәс. Туган нигездә дә бүген тормыш дәвам итә. Уртанчы малай - Шәмгун абый, Казаннан кайтып, яңа йорт, каралты кура-җиткерде. Туганнар бергәләп шунда җыелырга яраталар, барысы өчен дә ишек ачык. Хәзер дә капка төпләрендә, элеккечә, яшел чирәм, тәрәзә төпләрендә, бакчаларда берсеннән-берсе матур гөлләр үсә.

Табигать исә әкренләп кенә көзгә атлый. Безнең Энҗе апа да гомеренең көзенә, матур көзенә кереп бара. Шушы көннәрдә аның туган көне - түгәрәк юбилее. Без, хезмәттәшләре, аны шушы уңайдан кайнар котлыйбыз. Үзенең матур гаиләсенә һәрчак кирәк, кадерле кешеләренә терәк булып, тигезлектә озын-озак гомер итүен теләп калабыз. Бераз гына ямансу булса да, һәр чорның үз матурлыгы бит. Баксаң, үзең үстергән гөлләрнең матурлыгын күрер, җимешләрне өзәр чак җиткән...

Дамира Миннебаева, Олы Мишә балалар бакчасы мөдире.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: