Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Баланың иммунитетын кайгыртыр чак җитте

Гадәттә, әти-әниләр сабыена җәй буе бакча витаминнары ашата, инештә су коендыра, авыл һавасын сулата - янәсе, иммунитет ныгыта, көзге салкын тиюләрдән саклый. Тик беренче салкыннар башлануга балада кабаттан температура, ангина, борыны суламый… Моның хикмәте бик гади: урамдагы салкын һава торышы куркыныч түгел, беренче чиратта, балага төнлә йоклаганда җылы булырга тиеш....

Гадәттә, әти-әниләр сабыена җәй буе бакча витаминнары ашата, инештә су коендыра, авыл һавасын сулата - янәсе, иммунитет ныгыта, көзге салкын тиюләрдән саклый. Тик беренче салкыннар башлануга балада кабаттан температура, ангина, борыны суламый… Моның хикмәте бик гади: урамдагы салкын һава торышы куркыныч түгел, беренче чиратта, балага төнлә йоклаганда җылы булырга тиеш. Көндезләрен дә өйдәге җылылыкны саклагыз, урамга чыкканда һава торышына туры килердәй итеп киенсен.

Икенче момент: урамдагы микроб һәм инфекцияләр. Балалар бакчасына йөри башлауга авырулар саны ешая. Әти-әниләрне куркуга саласыбыз килми, тик статистика мәгълүматлары буенча бакчага йөрүче бала елына 7-12 тапкыр (!) авырый. Баланың иммунитеты өстендә эшләсәгез авыру 3 көннән чигенергә тиеш. Ә аның иммунитеты - чиста ак кәгазь кебек, үсә төшкән саен ул көчәя, үзгәрә. Шуңа да 3 көнләп авыручы баланы еш авырый дип әйтергә ашыкмагыз.

Иң әйбәт һәм төп киңәш - балагызны кечкенәдән спорт сөяргә өйрәтегез! Иммунитет ныгыту өчен шуннан да отышлы чара юк.

Авырмагыз!

Сабантуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев