Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Балаңны мәктәптә укыту күпмегә баса? - "Мәгариф" журналы

Баланы мәктәпкә әзерләү, уку әсбаплары, форма сатып алу быел да кыйммәткә баса икән. Ни дисәң дә, кибетләрдә бәя артты, доллар, евро курсы күтәрелде, ә ни хикмәттер, күп җирләрдә хезмәт хакы үзгәрешсез кала бирә, дип яза "Мәгариф" журналы хәбәрчесе. Әлбәттә, һәр әти-әни мәктәп чыгымнарын гаилә мөмкинлекләренә карап алдан ук хәл итә....

Баланы мәктәпкә әзерләү, уку әсбаплары, форма сатып алу быел да кыйммәткә баса икән. Ни дисәң дә, кибетләрдә бәя артты, доллар, евро курсы күтәрелде, ә ни хикмәттер, күп җирләрдә хезмәт хакы үзгәрешсез кала бирә, дип яза "Мәгариф" журналы хәбәрчесе.

Әлбәттә, һәр әти-әни мәктәп чыгымнарын гаилә мөмкинлекләренә карап алдан ук хәл итә. Һәр укучыга форма, рюкзак, спорт киеме, алмаш аяк киеме, кроссовки - саный китсәң, санап бетерерлек түгел, әллә ниләр кирәк. Әле форма дип кенә әйтү ансат, монда егетләргә кимендә 2-3 күлмәк, 2 чалбар, костюм, жилет, кызларга да шулай ук сарафан белән жакет янына итәген дә, берничә төрле блузкасын да, чалбарын да алырга кирәк. Гаиләдә ике укучы икән, барлык чыгымнар да икегә тапкырлана дигән сүз. Барысын да бергә кушсаң, әти-әни кесәсенә хәйран гына «бәрәчәк».

Мәктәпләрдә форма кирәкме, юкмы

Мәктәп формаларына килсәк, 90нчы елларда бөтен "искелек" юк ителгән чорда классика саналган формалардан баш тарту процессы күзәтелде. Иң элек алъяпкычлы форманы, балалары теләгән киемен киеп йөри алсын өчен, әти-әниләр үзләре үк кире какты. Аннан, киресенчә, киемгә карап, байлар катламы "чәчрәп" күзгә ташланганга, әти-әниләр формага кире кайтуны хуп күрде.

Хәзерге вакытта сыйфатсыз формалар да күп. Элек форманы табигый тукымадан, гадәттә, 100 % сыйфатлы йоннан гына теккәннәр. Сыйныфта 20 укучы икән, бөтенесе бертөсле формадан йөргән, киемгә карап, байлар һәм акчасызлар катламына бүленмәгән. Кызлар көндәлек кара алъяпкычтан, бәйрәмнәрдә ак төстәгесеннән йөргән. Җиңе ышкылып бетмәсенгә махсус җиңсәләрен хезмәт дәресендә әзерләгәннәр. Күлмәкнең якасын да атна саен сүтеп юарга мөмкин булган. Форманы да ел саен алмаштырмаганнар, сыйфатлы тукымалардан тегелгәнгә күрә ул артык тузмаган да.

Әгәр дә мәктәп уставында махсус форма киеп йөрү каралган икән, бу, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Белүебезчә, мәктәп формаларына карата төрле карашлар бар, кемдер каршы, кемдер, киресенчә, кирәк дип саный. Әлеге теманы яктыртырга алынганчы «Гаилә һәм мәктәп» журналының социаль челтәрендә форма кирәкме, юкмы дигән сораштыру уздырган идек. Респондентларның күбесе форманы кирәк саный, чөнки мәктәп формасы дисциплина булдыра, уку-укыту процессына керешеп китәргә, аннан тайпылмаска да ярдәм итә. Шулай ук гаиләдәге матди хәлнең күрсәткече булып та тормый, укучылар, киемгә карап, байлар һәм акчасызлар катламына бүленми. Хәер, андый бүленеш ул формага гына бәйле түгел.

Болардан тыш әле түгәрәкләр дә бар

Мәктәп чыгымнарын санап китсәң, баланың дәрестән тыш түгәрәкләргә йөрүен дә онытмаска кирәк. Дөрес, авыл җирендә алар күбесе түләүсез, шәһәр җирендә барысы да диярлек акчага бәйле. Түләүсез түгәрәкләргә йөрү бәхет эше булып санала.

Август-сентябрь айлары укучылар булган гаиләләр өчен чыгымлы, әлбәттә. Кайберәүләр бу чыгымнарны Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек чорындагы чыгымнар белән тәңгәлли.

Чыгымнар чиктән ашмасынга, без дә берничә киңәш әзерләдек:
1нче киңәш
Өегездә инвентаризация ясагыз, өйдә башка еллардан калган уку әсбаплары да сакланырга мөмкин.
2нче киңәш
Кирәкле әйберләрнең исемлеген булдырыгыз, кайвакыт мондый исемлекне мәктәп үзе үк әзерли.
3нче киңәш
Иң якын кибеткә барып, барлык кирәк-яракларны да җыеп кайтмагыз, бәяләрне башка кибетләрдәгеләр белән чагыштырып карагыз.
4нче киңәш
Интернет-кибетләрдә бәяләр түбәнрәк була.

"Мэгариф"журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X