Бу ялларда юлыбыз янә балалар йортына төште. Ишектән кергәнемне күргәч, бер малай яныма килеп, син минем яныма килдеңме, дип кочып алды. Әллә нишләп киттем. Кызганам шул ташландык балаларны. Ятимнәр йортына барсак та, тәрбиягә бала алган гаиләләрне язсак та, үз әниләре кая икән боларның, дигән уй борчый. Баксаң, ерак йөрми икән...
Бу ялларда юлыбыз янә балалар йортына төште. Ишектән кергәнемне күргәч, бер малай яныма килеп, син минем яныма килдеңме, дип кочып алды. Әллә нишләп киттем. Кызганам шул ташландык балаларны. Ятимнәр йортына барсак та, тәрбиягә бала алган гаиләләрне язсак та, үз әниләре кая икән боларның, дигән уй борчый. Баксаң, ерак йөрми икән алар.+
Аны ташлап киткәндә, йөрәгем ничек түздеме? Тамчы да борчылмадым. Баламның урамда калмаячагын белә идем. Балалар йортында ачка үлмәячәк ул. Хәзер дәүләт ятимнәрне кайгырта бит. Аларга анда хәтта кытай киеме дә кидермиләр икән. Барысын да белешеп торам. Икенче баламны моннан өч ел элек таптым. Икенчесе малай булды. Башта әллә үземә калдырыйммы дигән идем. Тик кайда яшим? Торыр җирем юк. Кайсы ир сыендыра - шунда кунып чыгам. Кайчак дус кызлар үзләренә чакыра. Әле бит бала да карый белмим.
Кыскасы, улымны да ташлап калдырдым. Яныма санитарка апа килеп, һәр бала үз бәхете белән туа, дип акыл да биреп карады. Тик мин бала үстерерлек түгел идем. Утызга кадәр кермәгән акылым хәзер кермәс инде. Табиблар әйтә: бала тапкан саен, кан алышына, сәламәтләнеп китәсең. Тулгагын да сизмәдем мин аның. Беренчесендә бераз авырдым, икенче бала килде дә чыкты.
Хәзер инде эшкә урнаштым, ял иткәндә генә эчкәлим. Балаларымны бөтенләй онытмадым әле. Аларның Казанда яшәгәннәрен белеп торам. Икесен дә бер гаилә алган. Бала алырга чират торалар бит хәзер. Күп хатыннар үзләре таба алмый да, безнекеләрне үстерә. Үскәч, барыбер үз әнисен эзләп таба алар. Әллә синең телевизор караганың юкмы? Бөтен тапшыруда шуны күрсәтәләр. Үстереп бирүчеләр булганда, табарга кирәк. Әллә син дә бала алырга йөрисеңме? Тик онытма, кеше баласы барыбер үзеңнеке була алмый. Үз әниләрен эзләп таба алар", - дип сүзен тәмамлады Гөлнара.
Балалар йортына сабыйларын юксынып килгәнме әллә дисәм, алай булып чыкмады. Гөлнараның бу тирәдә якын дусты яши икән. Шуның янына килгән. "Кеше баласын нигә дип кайгыртып йөрим. Аларны хөкүмәт карый бит", - ди Гөлнара. Шулчакта тәрбиягә бала алган танышларым Алсу, Румия, Римма, Рәйсә, Дания апалар искә төште. Тапканы анамы, бакканымы?
Cостоялась игра между ХК "Тимерхан" и ХК "Тюлячи"
Сегодня 16 января 2021 года в ледовом дворце "Тюлячи-арена" в рамках игр Ночной хоккейной лиги, 18+, дивизион Лига Надежды состоялась игра между ХК "Тимерхан" с.Б.Сабы и ХК "Тюлячи" с.Тюлячи.
30
0
0
16 гыйнвар 2021 - 20:35
Кул көрәше буенча ачык район турниры үтте
2021 елнын 16 гыйнварында “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге һәм “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә 2006-2008, 2003-2005 нче елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча ачык район турнирын үткәрде.
В Татарстане стартует «Школа фермера»
Минсельхозпрод РТ информирует о старте конкурсного отбора для участия в обучающем проекте «Школа фермера». Обучение будет проходить на базе Казанского государственного аграрного университета.

60
0
0
15 гыйнвар 2021 - 09:46
Салкын – колакны тешли, битне чеметә: ничек өшемәскә турыда Татарстан табиблары сөйләде
Соңгы тәүлек эчендә табибларга Казанның ун кешесе туңып һәм өшеп мөрәҗәгать иткән. Күбесе - ир-атлар, күбесе аек булмаган, зыян күрүчеләр арасында бер бала - 11 яшьлек кыз да бар. Салкыннарны аяныч нәтиҗәләрсез генә ничек кичерергә, табибларга мөрәҗәгать итәргә вакыт җиткәнен ничек белергә – бу хакта "Татар-информ" репортажында.