Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Балтач районы Борбаш авылында узган балалар өчен Мөселман Сабантуеннан фоторепортаж

17 июль көнне Балтач районының Борбаш авылында балалар өчен Мөселман Сабантуе булып узды. Әлеге бәйрәм Татарстан, алай гына да түгел, Рәсәй күләмендә кызыксыну уята алды. Татарстанның төрле районнарыннан, Рәсәй төбәкләреннән тамашачылар килгән иде. Сабантуйны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ачып җибәрүе һәм тамаша кылуы да әлеге бәйрәмнең нинди зур чара...

17 июль көнне Балтач районының Борбаш авылында балалар өчен Мөселман Сабантуе булып узды.

Әлеге бәйрәм Татарстан, алай гына да түгел, Рәсәй күләмендә кызыксыну уята алды. Татарстанның төрле районнарыннан, Рәсәй төбәкләреннән тамашачылар килгән иде.

Сабантуйны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ачып җибәрүе һәм тамаша кылуы да әлеге бәйрәмнең нинди зур чара икәне турында сөйләп тора.

Борбаш авылындагы балалар Сабантуе беренче генә елын үтми. Сабантуй була торган мәйдан тирәсе дә алдагы елларда төзекләндерелде, чишмәләр агып тора, саф сулы ясалма буа бар.

Гадәти Сабантуйлар кебек үк биредә дә Сабантуй өчен традицион уеннар уйнала. Аермасы шунда - аларның күбесе балалар өчен оештырыла. Бәйгеләрдә катнашу өчен мөселманча киенгән булу шарт.

Шулай ук хәзрәтләр һәм абыстайлар өчен дә берничә уен уздырылды: капчык киеп йөгерү, уенчык машина узыштыру, чиләк-көянтә белән су ташу кебек ярышларда катнаштылар.

Шундый җитди хәзрәтләрнең "тррр-тррр" тавышлары чыгарып уенчык машина йөтүләрен күзәтеп тору күңелле булды.

Әйткәнемчә, бәйрәмдә төп игътибар балаларга юнәлдерелде. Алар өчен берсеннән берсе кызыклы күп уеннар үткәрелде. Көрәш ярышларында балалар 4 үлчәү авырлыгында көч сынашты.

Әлеге бәйрәмнән фотоларны карап үтәргә тәкъдим итәбез.

Раил РӘШИТОВ
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев