Балыклы күлендә ниләр бар?
Теләче районында 76 хуҗалыклы Балыклы авылы бар. Берничә ел элек, авылларындагы башлангыч мәктәпне яптырмас өчен, республика матбугатын шаулатты алар. Халык теләгенә иреште: бүген белем бирү учагы балаларны хәреф танырга, санарга өйрәтә. Балыклының халкы һаман да шундый үткен, туган авыллары өчен җан атып торамы? Шуны күреп кайттык. «АВЫЛНЫҢ ЙӨЗЕНӘ КЫЗЫЛЛЫК КИТЕРМӘДЕК!»...
Теләче районында 76 хуҗалыклы Балыклы авылы бар. Берничә ел элек, авылларындагы башлангыч мәктәпне яптырмас өчен, республика матбугатын шаулатты алар. Халык теләгенә иреште: бүген белем бирү учагы балаларны хәреф танырга, санарга өйрәтә. Балыклының халкы һаман да шундый үткен, туган авыллары өчен җан атып торамы? Шуны күреп кайттык.
«АВЫЛНЫҢ ЙӨЗЕНӘ КЫЗЫЛЛЫК КИТЕРМӘДЕК!»
Балыклыда 286 кеше яши дип исәпләнә. Ни өчен шулай дим, авылда теркәлеп тә читтә яшәүчеләр шактый. Авылда башлангыч мәктәп, кибет, мәчет бар. Мәктәп белән бер бинада фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан.
- Әле журналистларны үзебез дәшмәкче идек, - диде кибет янына җыелган апалар, каян килгәнебезне әйткәч.
- Нәрсә булды соң? - дим.
- Фельдшерсыз калабыз дип курыктык. Үзебезнең фельдшер пенсиягә китте. Авылдагы халыкның күпчелеге - өлкәннәр. Укол салырга, кан басымы үлчәргә дә кеше булмаса нишләмәк кирәк?!
Баксаң, Балыклының иске генә фельдшер-акушерлык пунктын (кабинет кына дисәм, дөресрәк булыр, мөгаен) ябабыз, дип әйткән булганнар. Халык ризасызлык белдергәч, фельдшер тапканнар. Тик ул ике көнгә бер тапкыр күрше авылдан килә икән.
- Ә берәрсе төнлә авырып китсә?! - дип аптыраша Балыклы халкы. - Икенче авылдан фельдшер ничек килеп җитәчәк?
Чынлап та, проблема бу. Бүген авылларда мәктәпләрне ябуга күндек инде. Балалар саны аз, нишлисең. Бер‑ике бала өчен аерым бина җылытып утыру бик үк дөрес тә түгел. Ә менә фельдшер-акушерлык пунктлары, һичшиксез, булырга тиеш. Нигездә авылларда өлкән яшьтәгеләр яши. Ә алар көн дә табиб күзәтүенә мохтаҗ.
…Авылның матур исемен: «Җисеменә туры китереп кушылган», - диделәр. Авыл уртасында елга аккан, күлләр дә булган.
Элек монда су тегермәне дә бар иде, - дип сөйләде авылның иң өлкән кешеләренең берсе саналган Гайсә абый Шәкүров. - Сугышка кадәр зур ат фермасы тоттылар, 300ләп баш булгандыр. Баһбайларны колхозлашу елларында һәр йорттан җыйганнар. Сугыш елларында ул атлар фронтта кырылып бетте. 1940нчы елларда авылда 200дән артык хуҗалык бар иде. Бер класста унсигез-егерме бала укыдык. Аннан халык саны акрынлап кими башлады…
Балыклыда гомер-гомергә башлангыч мәктәп кенә булган. Бүген дә шулай. Дөрес, сугышка кадәр класс саен 18 бала укыса, хәзер бөтен мәктәбенә дә 8 укучы. Бишенчегә балалар күрше Алан урта мәктәбенә бара. Ике авыл арасы ике генә чакрым.
- Авылдагы күркәм гадәт - хезмәт көненә балык өләшәләр иде, - дип, хатирәләрен яңартты тугыз дистәне тутырып килүче Гайсә абый. - Елгада тотылган балыкның авырлыгы өчәр килога җитә иде. Эх, күңелле чаклар… Сагындыра.
Балыклы халкы итек басу белән дә шөгыльләнгән. Игенчелек, терлекчелек төп шөгыль булган.
- Мин биш яшемнән чабата бәйләдем. Азрак үсә төшкәч, итек бастым, - диде Гайсә абый. - Аннан комбайнда йөрдем. Яшьлегебез сугыш чорына туры килде, яхшы эшләгәнгә медальләрем дә күп - 15 данә. Авыл исеменә тап төшермәдек, йөзенә кызыллык китермәдек…
АТЛАРНЫ ЯРАТУЧЫ «ИТ КОРОЛЕ»
Балыклы кечкенә генә булса да, биредә халыкка эш бар, шунысы сөендерә. Әле колхозлар чорыннан калган «Алан» хуҗалыгы гөрләп эшләп тора. Җирләрне агрофирмага бирмәгәннәр. Бер генә хуҗа булу сизелә: фермалар төзек, игеннәр сугылган, көзге уҗым чәчелгән.
- Үзең карап үстергән мал кадерле икән, - ди Хәким Хадиуллин.
Биредә тагын бер төзек ихатага юлыктык - Хадиуллин Хәкимнең сугым цехы икән. Рәттән берничә бина тезелеп тора: цехка кергән машиналарны юу өчен гараж, административ бина, суеласы малларны тоту һәм чалу урыннары аерым. Ишек алдында ит өчен өч махсус зур туңдыргыч та бар.
Әлбәттә, эшли башлаганда боларның берсе дә юк иде, - дип, ихаталар белән таныштырып йөрде Хәким абый. - Дөресен генә әйткәндә, баштагы мәлдә итчелек белән болай зурлап шөгыльләнермен димәгән дә идем. Казанда яшәгәндә, өстәмә бер керем булсын дип, авыл кешеләреннән ит сатып алып, аерым нокталарга илтә башладым. Ике арада йөри торгач, танышлар, ит сораучылар, ит тапшыручылар күбәеп китте. Барысына да кул селтәп, шуның белән генә шөгыльләнергә булдым.
Хәким абый табигатьне ярата. Авылларындагы ике чишмәнең чыганакларын чистартып, аларга махсус корылма эшләткән.
Күпләргә гаҗәп тоелыр: Хәким абый Казандагы йортын, эшен ташлап, гаиләсе белән туган ягына кайтып төпләнгән. Кешеләр шәһәргә китү ягын караса, Хадиуллин киресенчә эшли. Һәм моңа тамчы да үкенми.
Шәһәрдә яшим, дип, кешеләр кысан фатирларда, әллә ничәшәр мең акча түләп яши, - ди Хәким абый. - Ахмаклык бу, билләһи. Авыл җирендә 10 мең сум алып эшләсәң дә, шәһәрдәге 50 меңне каплый. Тавык-чебиен асрасаң, хайван үстерсәң, әлбәттә. Шәһәр җирендә бер миллионга тулай торактан бер бүлмә алсаң, авылда менә дигән йорт төзеп яки сатып алып була. Хәзер авылда да су ташыйсы, утын ватасы юк. Аптырыйм мин халыкка. Саф һава, иркенлек, ыгы‑зыгы юк! Ял итәсең килсә, гаиләңне аласың да Казанга барып кайтасың, алтмыш кына чакрым бит. Юллар әйбәт, машиналар һәркемдә бар. Улым Нияз, шәһәр баласы була торып, яшәргә Теләчегә кайтты. Исәбе - крестьян-фермер хуҗалыгы төзү.
Хәким абый сугым цехын 2010 елда төзегән. Ике кеше даими эшли, тагын өч кеше вакытлыча килеп булыша. «УАЗ», «Газель» машиналары бар. Бер машина итне төяп алып китсә, икенчесе тере хайваннарны Теләче, Саба, Кукмара районнарыннан алып кайта. Ит Теләче районы кибетләренә, Казанның «Бәхетле», башка берничә зур сәүдә үзәгенә озатыла.
- Ит сату хәзер бик четерекле эш, сатуга дигән тавыкның да документы булырга тиеш? - дим.
- Әйе, хәзер бу өлкәдә таләпләр катгый. Моннан унбиш еллар элек, әлеге эш белән шөгыльләнә башлаган вакытта, итне бер документсыз да алып барып тапшыра идек. Хәзер кәгазь өстенә кәгазь кирәк. Суеласы малны башта районның ветеринар табибы килеп тикшерә, тән температурасы нормадамы, тиешле прививкаларын барлый. Һәр хайванның документы булырга тиеш, шунсыз сатып алмыйбыз. Терлекне суйганнан соң, ветеринар тагын бер кат итне тикшерә, махсус келәймә суга.
Хәким абый Хадиуллин турында сөйләгәч, аның юмартлыгы, хәйрияче булуы турында да әйтми калу ярамас. Авылдагы Сабантуй, районда ел саен уздырыла торган кул көрәштерү - армрестлинг буенча турнирлар - барысы да аның матди ярдәме белән оештырыла. Хәким абый табигатьне ярата. Авылларындагы ике чишмәнең чыганакларын чистартып, аларга махсус корылма эшләткән ул. Һәм күл ясатып, анда балыклар җибәргән.
- Сугым цехы элеккеге күл урынына урнашкан, - дип сөйләде Хәким абый. - Авылның аскы өлешендә гел сулыклар булган бит. Кечкенәдән күл ясарга кирәк дигән хыялым бар иде. Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты. Авыл башында кечкенә генә инеш бар, шуны тракторлар белән буып куеп, күл ясадык. Карп, кәрәкә балыклары да җибәрдем. Үрчеделәр. Җәен халык күлдә балык тота, су коена. Күңелле бит!
Хәким абый тормыш иптәше Раушания апа белән бер ир бала, бер кыз бала үстергән. Балалары башлы‑күзле булган, оныклар бүләк иткәннәр. Тик авыл җанлы эшмәкәр картаерга бер дә ашыкмый. Итчелек эшен үстерү, колбаса, башка ризыклар ясап сатуны җәелдерергә уйлый. Һәм атлар. Бу хайваннарны Хәким абый аеруча ярата икән. Ихатасында дистәдән артык аты бар:
- Боларны иткә җибәрергә кул бармый, - ди Хәким абый. - Үзең карап үстергән мал кадерле икән. Торсыннар, үрчесеннәр. Бәлки, ат фермасы ясармын әле…
«НАМАЗЛЫКНЫ ФӘРЕШТӘЛӘР БИРГӘНДЕР»
Балыклыда 2 май көнне зур фаҗига була - ике хуҗалык санаулы минутлар эчендә янып бетә. Янгын Галиәхмәтовлар каралтысыннан башлана. 81 яшьлек Рәшит абый белән 79 яшьлек Гөлминур апа документларын да алып чыга алмый кала. Бу очракта: «Әле ярый үзләре исән калган», - дияргә кирәктер.
- Балалар беренче май көнне бакча эшләрен бетереп китеп барды. Иртәгәсен бер кашыксыз урамда калдык, - дип сөйләде Гөлминур апа. - Иртәнге уннар иде. Сатучылар йөри икән, ишек шакыйлар дип чыксам, каралтының шиферлары күккә оча. Ничек тиз арада үземне кулга алдым, белмим: «Рәшит, янабыз, чык тизрәк!» - дип кычкырдым. Әле бабайның колагы да ишетми, аппарат белән йөри. Ике‑өч минутка соңарсам, ялкын ишекне дә чолгап аласы икән…
Йортны салырга булышкан авылдашлар бәйрәмнән туры безгә кайтты. Бөтен авыл ярдәмгә килде, - ди Рәшит абый белән Гөлминур апа.
Әби һәм бабай шулай могҗиза белән исән кала. Монда тагын гаҗәп бер нәрсә бар: ничектер Гөлминур апаның кулына намазлыгы эләгә. Югыйсә янгын башланган минутта ул чәй әзерләп йөри, намаз укымый.
- Аны миңа фәрештәләр биргәндер, - ди Гөлминур апа. - Өйне янгын чолгап алганда, намазлыгымны тотып басып тордым. Үзем дога укыдым. Аллаһы Тәгаләдән: «Акылларыбызны җуйдырма», - дип сорадым.
- Безнең йортка күз тигәндер, - дип сүзгә кушылды Рәшит абый. - Бөтен җирне ялт иттереп яңартып куйган гына идек. Барысы да санаулы минутлар эчендә янып бетте. Инде мондый яңа йорт турында хыялланмадык та. Йортны иминиятләштермәгән дә идек. Рәхмәт балаларга, курыкмыйча эшне башладылар. Әле 300 мең сум кредит түлисебез бар. Ничек тә шуны түләп бетергәнче яшисе иде (көлә - авт.).
Әби белән бабай балаларында яшәргә дә риза була. Ике ул, бер кызлары бар. Ләкин балалар төп нигезләре таркалуын теләми. Ике ай дигәндә, кирпечтән җыйнак кына йорт салып куялар. Янәшәдә мунчасын да өлгертәләр. Хәзер бу нигездә янгын булган димәссең. Әллә ничә йөк машинасы кара туфрак керткәннәр, чәчәкләр үсеп утыра.
- Сабантуй көнне күчендек, - диде Гөлминур апа. - Йортны салырга булышкан авылдашлар бәйрәмнән туры безгә кайтты. Бөтен авыл ярдәмгә килде. Рәхмәтләр укый‑укый елыйм. Хәким Хадиуллинга аеруча зур рәхмәт. Йөз мең сум акчасын да бирде, йөк машиналары белән туфрак та кайттартты, нәрсә кирәк, шуның белән булышты. Әле аш укытканда күп итеп тагын ит тә кертте. Аллаһы Тәгалә барчасына да исәнлек бирсен, юллары хәвеф-хәтәрсез булсын.
АТА-БАБА НИГЕЗЕ, ДИП…
Балыклыда тагын бер күркәм кеше - Хәмдия апа Хадиуллина белән таныштык. Авылның остабикәсе ул. Мәчеттә хатын-кызларга дин гыйлеме дәресләре укыта. Туган авылына яшәргә лаеклы ялга чыккач кына кайткан. Дөрес, бөтенләйгә дип түгел, вакытлыча, әнисен карарга дип. Һәм шуннан янә Казанга китә алмаган.
Гомер буе шәһәрдә яшәгән димәссең мине, - диде Хәмдия апа. - Казанга барсам, тизрәк авылга кайту җаен карыйм, һава җитми. 1995 елда әни кинәт кенә авырып китте, алты ел аны карадым. 2001 елда җирләдек. Шул вакыт эчендә дингә килдем, мәдрәсәдә белем алдым.
Хәмдия апа әнисен караганда үзенә тагын бер шөгыль таба: курчакларга күлмәкләр бәйли. Аларның ниндие генә юк: татар халык киемлесе, заманча, җәйге, кышкы… Иллеләп курчагы бар.
- Хәзер бәйләмим инде, - дия-дия, бер‑бер артлы курчакларын чыгарды Хәмдия апа. - Вакыт та калмый, күзләр дә начарлана, бәйләү икенче планга күчте. Ә әни белән утырганда бу шөгыль миңа бик булышты, күңел дә үсә, вакыт та уза. Бәйләгәннәремне әнигә күрсәтәм. Ул да сөенә. Хәзер исә курчаклар белән кайткан вакытта оныклар уйный. Төрле күргәзмәләргә алып баралар.
- Нишләп олылар өчен бәйләмәдегез, ә курчаклар өчен? - дим.
- Үзем дә белмим. Өйдә бер курчак бар иде. Киеме бик начар булгач, шуңа күлмәк бәйләп киерттем. Кызык булып китте. Аннан икенчесен бәйләдем. Моны күреп күршеләр дә курчакларын алып керә башлады. Шулай итеп бер мәлне «курчакка күлмәкләр бәйләүче» дип дан казандым. Бәйләү чир кебек ул, бер башласаң, ташлап булмый.
Хәмдия апа әтиләре яшәгән әлеге нигездән чыккан кешеләрне ел саен җыеп Коръән ашы укыта. Бөтен туганнары кайта икән.
- Нигез хәзер минем карамакка калды, - ди Хәмдия апа. - Бу бик зур җаваплылык. Йортны карап тору бер хәл, әрвахлар өчен догада булу да бик мөһим. Ата‑баба нигезе - ул бик зур әйбер. Анда кеше яшәмәгән очракта да кайтып, йортны чистартып, Коръән укыту кирәк.
Киләчәк яшьләр кулында, дияргә яратабыз. Балыклының киләчәге, һичшиксез, өлкәннәр кулында (Авыл өчен җан атып торучы тагын берничә кеше белән таныштык). Алар исән‑имин булганда, Балыклыда азан тавышы да яңгырар, урамнар да буш тормас. Ә берәр проблема чыга калса, алар аны чишү җаен да, һичшиксез, табар…
Автор: Руфия Фазылова / Фотограф: Лилиана Вәлитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев