Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Башкортстанда 51 яшендә бәби тапкан Руфинә – Гөлнара Тимерҗанованың бертуган апасы: "Лаеклы ялга киткәнче декретка чыгам"

Нефтекама шәһәрендә 51 яшьлек ханым икенчегә әни булган. Илледән соң бәби табарга куркып тормаган Руфинә Тимерҗанованы шатлыклы хәбәре белән шалтыратып тәбрикләдек. - Исәнмесез! Гөлнара бирдеме минем номерны? - Номерыгызны шәһәр администрациясе аша таптык. Редакторыбыз Гөлнара диюегезме? - Юк, сеңлем Гөлнара Тимерҗанова бит, әллә ул әйтте микән дип торам. - Үзегезне...

Нефтекама шәһәрендә 51 яшьлек ханым икенчегә әни булган. Илледән соң бәби табарга куркып тормаган Руфинә Тимерҗанованы шатлыклы хәбәре белән шалтыратып тәбрикләдек.

- Исәнмесез! Гөлнара бирдеме минем номерны?

- Номерыгызны шәһәр администрациясе аша таптык. Редакторыбыз Гөлнара диюегезме?
- Юк, сеңлем Гөлнара Тимерҗанова бит, әллә ул әйтте микән дип торам.

- Үзегезне ничек хис итәсез?
- Яхшы. 30нчы августта 3250 грамм авырлык белән сабыем туды. Йөклелек чорым да бик җиңел узды - очып кына йөрдем, хәзер дә үземне шәп хис итәм. Декретка китәсемне хезмәттәшләрем белми дә калды. "Лаеклы ялга киткәнче декретка чыгам", - дип әйткәнем бар иде, әмма аны шаяру итеп кабул иттеләр.

Кызым да яхшы, бик тыныч. Күпчелек вакытын, бар яңа туган балалар кебек, йоклап уздыра.

30 ел элек булган хисләрне яңадан кичерергә насыйп булды. Өлкән кызымның инде үзенең ике баласы бар. Иделия оныгыма - 9, Камилгә 5 яшь.

- Сабыйга нинди исем куштыгыз?
- Кыз - Дева йолдызлыгында туды бит. Алдан ук ирем белән бергәләп уйлап йөрдек. Дева-Мариянең татарчасы Мәрьям була, шул исемдә тукталырга булдык. Исемнең яңшырашы да, мәгънәсе дә бик матур.

- Ирегезнең хис тойгылары?
- Ул бик нык шат! Күз алдына китерегез инде, 58 яшьтә тәүге тапкыр әти бул әле?! Аның хәзер бөтен тормыш мәгънәсе шул балада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев