Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Баулы егетен фото өчен җәзага тартканнар

Баулы шәһәр прокуратурасы карары белән, 1988 елгы баулылы РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.3нче маддәсе 1нче өлеше буенча ("Нацистлар атритутикасын яки символикасын пропагандалау яки ачыктан-ачык демонстрацияләү) административ җаваплылыкка тартылган, дип яза җирле басма. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге Әлмәт зонасы бүлеге хезмәткәрләре ачык телекоммуникацион челтәрләрне күзәтү...

Баулы шәһәр прокуратурасы карары белән, 1988 елгы баулылы РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.3нче маддәсе 1нче өлеше буенча ("Нацистлар атритутикасын яки символикасын пропагандалау яки ачыктан-ачык демонстрацияләү) административ җаваплылыкка тартылган, дип яза җирле басма.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге Әлмәт зонасы бүлеге хезмәткәрләре ачык телекоммуникацион челтәрләрне күзәтү барышында ачыклаганча, әлеге баулылы "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битенә нацистлар символикасын пропагандалый торган фото куйган.

"Совет халкының 1941-1945 елларда җиңүен мәңгеләштерү турында"гы Федераль закон (19.05.1995, №80-ФЗ) буенча, Россия Федерациясендә нацистлар символикасын куллану тыела. Бу Бөек Ватан сугышы корбаннарының истәлеген рәнҗетү дип карала.

Баулы шәһәр судында егет административ хокук бозуын таныган, үкенүен белдергән. Суд, хокук бозуның характерын һәм җәзага тартылучының шәхесен искә алып, аңа бер мең сум күләмендә штраф салган, дип хәбәр итте шәһәр прокуратурасы "Хезмәктә дан" газетасына.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев