Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бәхетләрен сугыш урлаган

Алан авылында туып-үсеп, шунда гомер иткән, бүген Сауш авылында бертуган сеңлесе Нәсимә Борһанова гаиләсендaә тәрбияләнүче Фәймә әби Сөләймәновага 11 март көнне 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аңа Россия Федерациясе Президенты Владимр Путинның Тәбрикләү хаты тапшырылды. Аны иясенә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин белән Алан авыл җирлеге башлыгы...

Башка замандашлары кебек, Фәймә әбигә дә канлы колхозлашу, репрессия елларын, сугыш чоры, аннан соңгы авыр елларның бөтен ачысын-төчесен үз җилкәсендә татырга туры килә. Каһәр суккан сугыш меңнәрнеке кебек аның да шәхси бәхетен урлый.
Сугыш вакытында торф чыгарырга да, урман кисәргә дә, Сослангнер лагерының да михнәтләрен татырга туры килә аңа. Сугыштан соң колхозда тавык, тана һәм сарык фермаларында эшли. Соңгысында алдынгы сарык караучы булып таныла. Лаеклы ялга чыккач та ул туган колхозына ярдәм итүдән туктамый, сезонлы эшләрдә актив катнаша.
Тыл һәм хезмәт ветераны Фәймә әбинең бүгенге тормышы шөкер итәрлек. Менә сигез ел инде ул бертуган сеңлесе Нәсимә апа белән кияве Фәрит абый тәрбиясендә яши. Өлкәннәребезнең йөзеннән елмаю, тормышны чиксез ярату билгеләре, телләреннән шаян сүз, уен-көлке китми. Андыйлар белән күрешеп сөйләшкәч, җаннар сафланып, чистарынып кала, алар яныннан рухланып кайттым.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев