Теләче Информ

Баю түгел, очын-очка ялгарга да җитми...

Соңгы араларда шәхси хуҗалыкларда сыер асрау­чылардан сөт бәяләре төшү турында борчулы хәбәрләр килә. Кыска гына вакыт эчендә сөт бәясе кайбер авылларда тиеннәр белән чикләнеп калмыйча, берничә сумга түбән тәгәрәде. Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ми­нистр­лыгы сайтындагы рәс­ми саннар да шуны раслый. Гаиләдә төп кереме шәх­си хуҗалыгыннан бул­ганнар­ның хәле аеруча катлаулана....

Соңгы араларда шәхси хуҗалыкларда сыер асрау­чылардан сөт бәяләре төшү турында борчулы хәбәрләр килә. Кыска гына вакыт эчендә сөт бәясе кайбер авылларда тиеннәр белән чикләнеп калмыйча, берничә сумга түбән тәгәрәде. Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ми­нистр­лыгы сайтындагы рәс­ми саннар да шуны раслый. Гаиләдә төп кереме шәх­си хуҗалыгыннан бул­ганнар­ның хәле аеруча катлаулана.

Әйтик, Аксубай районындагы шәхси хуҗа­лык­ла­рын­да сыер асраучылар белән әле узган ел ахырында гына килограммына 20 сумнан исәп-хисап ясаган булсалар, бүген бу күрсәт­кеч 16 сумга калып бара. Бу - шәхси ху­җалыгында бер­ничә сыер асраучылар көн саен 100-120 сум кө­телгән ке­ремнән колак кага дигән сүз.


Алексеевск районы авыл­­ларында да хәлләр шу­ңа таба бара. Шәхси ху­җа­лык­лардан кабул ител­гән сөтнең бәясе 1 килограмм өчен 3 сум 9 тиенгә кимегән. Кайберәүләр бу хәл килә­чәктә дә дәвам итәргә мөм­кин дип борчыла.
Дөрес, районнар арасында да төрлесе бар. Әйтик, Чирмешән районы башлыгы Фердинант Дәү­ләтшин үзе­нең эш көнен шәхси хуҗа­лык­лардан сөт җыю турындагы мәгълүмат белән танышудан башлый, диләр. Район авылларында савым сыер­ларның баш саны артуы тикмәгә тү­гел­­дер шул инде. Бәяләргә кил­­гәндә, Чир­ме­шән районында шәхси ху­җалыклардан сөт кабул итү бәяләре чагыштырмача тот­рыклы. Әлмәт районы авылларында да 20 сум 77 тиен­нән исәп-хисап ясыйлар. Ә менә Кайбыч һәм Питрәч районнарында соң­гы вакытларда сөт бәясе бер­ни­чә сумга ки­мегән.


Ни хикмәттер, бәя үз­гәр­теп уйнау фермер һәм инвестор хуҗалыкларын да урап узмый. Арча районы "Тукай" хуҗалыгы бүген сөт­не - 24 сум 89 тиеннән, Нурлат районы "Южный" һәм "Сөләй­ма­нов" фермер ху­җалыгы 23 сум 64 тиен­нән тапшырганда, янәшә хуҗа­лыкларда бу күр­сәт­кечнең берничә сумга азрак булуы да төрле сораулар тудыра.


Тагын да гаҗәбрәге: бер үк трейдер, ягъни сөтне күп­ләп кабул итүче арадашчы шундый ук продукция өчен төрле бәя куя. Әйтик, "Канталь" җәмгыяте Әтнә районы "Шахтер" хуҗа­лыгына 1 килограмм сөт өчен 20 сум 82 тиен түли. Ә Питрәч районы хуҗа­лык­ла­рыннан кабул ителгән сөт хакы ни сә­бәп­ледер бер­ни­чә сумга түбән.


Республика буенча алганда, шәхси хуҗалык­лар­дан җы­елган сөткә иң түбән бәя түләүче булып Буа районы санала. Биредә ул 14-15 сумга калган. Кыска гына вакыт эчен­дә шәхси хуҗа­лыкларда сөт бәяләре 55 тиенгә түбән тәгәрәгән. Моның сәбәп­лә­рен ачыклау өчен Буа районы авылларында булып, сөт җыю­чылар белән аралаштым.

Реклама


Район авылларында бү­ген сөт җыючылар саны 30дан арта икән. Бер генә сөт җыючысы булмаган Лаеш яки Түбән Кама районнары белән чагыштырганда, шө­кер итеп яшәрлек тә бит. Тик сөт бәяләре кими бару гына борчый.
Зур Боерган авылында туып үскән Мөнир ага Сәй­фетдиновның шәхси хуҗа­лыклардан сөт җыя башлаганына 35 елдан артык вакыт узган. Җиденче дистәсен түгәрәкләп килсә дә, көн саен иртә таңнан кич­кә кадәр шушы эштә. Карчыгы Гөл­си­нә апа әй­түенчә, Мөнир ага елына бер көн ял итә. Ул да булса, Яңа ел көнендә.


- Сыерлар сөтне көн саен бирә. Вакытында җыеп алып, сөт җыю пунктына илтеп тап­шырмасаң, төрле хәл булырга мөмкин. Аеруча яз һәм җәй айларында, - ди тәҗ­рибәле сөт җыючы.


Бу еллар эчендә төр­ле­сен күргән ул. Ат белән авылдан авылга йөрүләре җиңел булмагандыр. Дис­тәгә якын авылдан көн саен 3 тоннага якын сөт җыя Мөнир ага. Дәүләттән бернинди яр­дәм алганы юк. Машинам бик искерде, ярдәм булса, техниканы яңар­та алмаммы, дип тә өмет­ләнә.


35 ел авыл җирлегендә сөт җыючы булып эшләгән кешене кайберәүләр череп баеган булырга тиеш дип уйлый. Юк шул. Мөнир ага ке­бекләре дә бар икән.
- Беркайчан артыгын алганым булмады. Чыгымнарны капларга җитсә, шуңа риза, - ди 67 яшьлек ил агасы.


Районның Тәүгелде авы­лыннан Илдус Заһи­дуллин, Яңа Тинчәледән Фәнис Азизов һәм башка сөт җыючы­лар әйтүенчә, сөт бәяләре кимү­нең сә­бәпләре арадашчылар һәм эшкәртүче пред­прия­тие­ләргә бәйле. Кибет бәя­лә­реннән чыгып фикер йөрт­кәндә, бүген җитеш­те­рү­­чедән кабул ителгән сөт­нең 1 килограммы 25 сумнан ким булырга тиеш түгел.


Билгеле, Россиядә иң күп сөт җитештерүче Татарстанда бәяләрнең 4-5 сумга ки­мүе белән килешеп яшәп булмый. Бу гамәлнең арадашчылар һәм эшкәртүче предприяти­еләрнең күб­рәк табыш алу максатыннан чыгып эшләнүе бәхәссез. Шунысын да әйтү кирәктер: Татарстан Президенты Рөстәм Миң­не­ханов кушуы буенча авыл җир­ле­к­лә­рен­дә сөт бәялә­ренең ни­лектән шулай кискен үз­гәрүе сәбәпләрен тикшерү бара. Нәтиҗәсе бу­л­мый калмас дип ышаныйк.

("Ватаным Татарстан", /№ 9, 20.01.2018/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: