Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Базарда үзеңне ничек якларга?

Тормышта кирәк-яракны, өс-баш киемне базардан сатып алучыларга үз кулланучы хокукларын ничек якларга? Матур җәй айлары җиткәч өс-киемне алыштырганда бөтен кеше дә кибеткә генә түгел, базарга да килә. Ә базарда еш кына товарны сатып алганда чек бирмиләр, шуңа күрә өйгә кайткач товар сыйфаты дәгъва уятса кулланучы аптырашта калырга да бик мөмкин....

Тормышта кирәк-яракны, өс-баш киемне базардан сатып алучыларга үз кулланучы хокукларын ничек якларга?
Матур җәй айлары җиткәч өс-киемне алыштырганда бөтен кеше дә кибеткә генә түгел, базарга да килә. Ә базарда еш кына товарны сатып алганда чек бирмиләр, шуңа күрә өйгә кайткач товар сыйфаты дәгъва уятса кулланучы аптырашта калырга да бик мөмкин. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучыларны яклау бүлегенә мондый очраклар белән быел инде берничә мең кеше мөрәҗәгать иткән.
«Кулланучылар хокукын яклау» турындагы закон буенча, сыйфатсыз товарны кире тапшырып акчасын кайтартырга яки шундый ук товарга яисә бәясен килешеп башка товарга алыштырырга ярый. Чек булмаса, шаһитлар күрсәтмәсе, шулай ук сатучының язулы, бәлки мөһерле товар каплары, гомумән, расларлык теләсә нинди фактлар җитә.
Әгәр дә инде сатучы товарны кире алырга яки алыштырырга теләмәсә, сатып алучы үзенең дәгъвасын язмача тутырырга, анда раслаучы фактларны күрсәтергә, товарны алыштырыргамы, әллә акчаны кайтарыргамы - үз шартын язарга тиеш. Ике нөсхәдә язылган дәгъва кәгазенең берсен сатучыга калдырып, икенчесенә аңардан имза һәм мөһер куйдырып үзеңдә сакларга кирәк. Сатучы бу кәгазьне кабул итүдән баш тартса базар администрациясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Әгәр товарның сыйфатына экспертиза таләп ителсә, аны сатучы үз акчасына ясата. Әмма әгәр инде товарга сатып алучы гаебе белән зыян килүе ачыкланса, бу экспертиза чыгымын сатып алучы капларга тиеш булачак. Эшне судка җиткермичә генә хәл иткән очракта сатучы сатып алучының дәгъвасын 10 көн эчендә канәгатьләндерергә тиешле. Югыйсә, кичектерелгән һәр көн өчен аңа товар бәясенең 1 проценты күләмендә өстәп акча түләргә туры киләчәк, дип кисәтә белгечләр.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев