Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бәби көткәндә сәләте ачылган Айсылу зур хыялы белән уртаклаша (ФОТО)

Кукмарада яшәүче Айсылу Хәбриева бәбиләр өчен кокон (төреп куелган әзер юрган), йомшак, уңайлы кечкенә матрас тегә. Максаты — боларны сатып акча эшләү түгел. Айсылу аларны туганнарына, якыннарына бирә. Ире Альберт белән Усман исемле ул үстерәләр, хәзер икенче бәбиләрен көтәләр

— Айсылу, тегү серләренә кем өйрәтте? 
— Тегәргә интернеттан карап, үз хаталарымда өйрәндем. Өч ел элек, бәби көткәндә, туачак балама үз кулларым белән ни дә булса эшлисем килде. Тегәргәме, чигәргәме, бәйләргәме, дип уйландым. Пинетка тегеп карадым, бик пөхтә килеп чыкмаса да, ошаттым. Шуннан зуррак әйберләр — матрас, конверт тектем. Алар, хәзергеләре белән чагыштырганда, начар эшләнгән. Алай да беренче хезмәт җимешем булгач, бик кадерле. Шул вакытта, килеп чыгачак, дип мине үсендереп торган иремә, әниемә рәхмәтлемен. Шуннан тагын да илһамланып, яхшырак тегәргә тырыштым...
 
— Коконны бишек алыштыра алмыймы? 
— Кокон бишек түгел. Бишекне тирбәтеп була, ә коконның функциясе башка. Игътибар итсәгез, ул ана карынына охшаган. Як-якта саклаучы “бортик”лар бар, сабый моны тоя. Үзем дә элек аның нәрсәгә кирәген аңламадым, тузан җыеп, урын алып ята торган әйбер, дип уйлый идем. Беренче коконны теккәч, файдасын күрдем. Анда бала тыныч йоклый. Беренче өч-дүрт айда сабый әти-әнисе янында ята бит. Бу ялгыш бала өстенә ятудан, йоклап китеп, юрган белән каплаудан саклый. Сабыйны коконга салып, үз яныңа караватка куеп йоклаган очракта, уңайлы да, куркынычсыз да. Башка бүлмәгә күчереп йөртү өчен дә җайлы. Диванга, урындыкка куеп була. Кунакка барганда, сабыйны һәркем утыра торган диван яисә караватка яткырганчы, коконга салсаң, ышанычлырак. 
 
Балаларга урын-җир әйберләре, әниемә, үземә күлмәкләр тегәм, әмма, балалар өчен тукымалар матур, ачык төсле булганга, кечкенәләргә дә эшләргә телим. Балалар киеме тегәргә ателье ачасым килә. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, анысы — киләчәк эше. Заказ бирүчеләрне эзләмим, алар — якыннарым, дусларым, танышларым. Балалар туа, кибеттән сатып алганчы, үзем тегеп бирәм. Кайчакта тукыма бәясен түлиләр. Бер кокон 1600-1800 сумга төшә. 
 
 
 
                                                                                                                                                                                                                  Замирә СӘМИГУЛЛИНА

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев