Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бәбигә узу уртак эш, нигә әле бәби табу уртак булмаска тиеш?

Җырчы Ләйсән Гыймаева икенче кызы Зифаны тудырганда, ире - ди-джей Булат Бәйрәмов аның янында була. Хатынының тамагы ачкач, заказ белән пицца китертеп, аны сыйлый. Булат бу вакыйганы "күңелле булды" дип искә ала. Аңа кадәр ул 1 нче бала тудыру йортында махсус курсларга йөри. - Кайбер кешеләр бергәләп бала табуны дөрес...

Җырчы Ләйсән Гыймаева икенче кызы Зифаны тудырганда, ире - ди-джей Булат Бәйрәмов аның янында була. Хатынының тамагы ачкач, заказ белән пицца китертеп, аны сыйлый. Булат бу вакыйганы "күңелле булды" дип искә ала.



Аңа кадәр ул 1 нче бала тудыру йортында махсус курсларга йөри.


- Кайбер кешеләр бергәләп бала табуны дөрес аңламый. Алар аны бала туган вакытында ук табибка ярдәм итеп тору дип күз алдына китерә. Бу күбрәк тулгак вакытында психологик ярдәм, биленә, аркасына массаж ясау дигән сүз бит, - ди ул.


Булат Бәйрәмов 5-6 сәгать дәвам иткән тулгак вакытында хатыны янәшәсендә торган, ә бала тудыру залына ук керүне кирәк дип тапмаган.


- Анда керүне кирәк санамыйм, бар инде ул кулыннан тотып торучылар, ләкин анда бит хатын-кыз параллель дөньяга күчә, анда ул сине бар дип тә белми, шуңа күрә мин коридорда гына калдым. Бала тугач, аннары мине чакырдылар һәм кулга тоттырдылар, - дип хатирәләрен яңартты ул.


Булат Бәйрәмовны бала туганчы бу ниятен хупламаучылар да булган.


- Нәрсә икәнен белмәгәнлектән, "ник кирәк" дип әйтүчеләр булды. "Ярар, ярар дип тордым, аларга аңлатканчы, аңлатмавың хәерлерәк. Бу ирекле эш бит, ир-ат психологик яктан әзер булмаса, кирәкми. Кан биргәндә дә һуштан язып егылучылар бар. Ә болай, гомумән алганда, хатын-кызларга, әниләргә карата хөрмәт тагын да артты дияр идем, чөнки аларның нинди сынау аша узганын аңлыйсың. Сөйләү бер, ә барып күрү икенче нәрсә. Баланы кулга алгач та, әйтеп бетергесез шатлык, горурлык, дулкынлану, бәхет хисе тойдым. Бөтен кешегә дә киңәш итәм. Ходай насыйп итсә, тагын керәм, - ди ул.


Ләйсән Хәмзина: "Рөстәм тулгак арасындагы вакыт аермасын күзәтеп барды"


Казан кызы Ләйсән Хәмзина бәбиләгәндә, аның тормыш иптәше Рөстәм янында булган. Иренең бала тапкан вакытта үзенә зур терәк булуы турында әйтә Ләйсән. Бүгенге көндә алар Таймас һәм Давлат исемле ике ул үстерә. Ләйсән 2011 елда 27 яшендә Казанның 1 нче бала тудыру йортында тәүге тапкыр әни була.


- Ул вакытта бик курыктым, иремнең янәшәмдә торуын сорадым. Ул мине аңлады, үтенечемне кире какмады. Ир заты арасында "ирләргә анда йөрисе юк, куркынычтан башка бернинди күңеллелеге юк" дигән стереотип яши. Ә Рөстәм аңдый фикерләргә бирешмәде. Үзенә йөкләнгән вазифаны мин күз алдына китергәнчә башкарып чыкты. Беренче тапкыр бәбиләгәндә ул тулгак вакытында гына булды. Шактый озак авырдым, тамак ялгарга чикләвек, киптерелгән җиләк-җимеш биреп торды, кирәк вакытта тәрәзә форточкасын бер ачты, бер япты. Акушер гел янда гына тормый бит, табиб та карар өчен кереп кенә чыккалый, шуңа күрә аерым бала тудыру залында безгә бик тыныч булды. Рөстәм тулгак арасындагы вакыт аермасын да күзәтеп барды. Мине борчымады, киресенчә, юатты, куәтләп торды, ди ул.


Рөстәм шундый җаваплы адымга барганчы, башта махсус курслар узган. Анда ирләрне бала табу процессы белән таныштырганнар, видео күрсәткәннәр.


- Дөресен генә әйткәндә, видео чынбарлыктан күпкә куркынычрак кебек тоелды. Бу видео кайбер ирләрне кире уйларга этәрер иде дип тә уйлыйм мин үзем, - ди Ләйсән.


Рөстәм белән Ләйсәннең икенче уртак мәхәббәт җимешләре 2016 елның 27 нче декабрендә Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгендә аваз сала.


- Без инде бу юлы да бергә бәбилисен алдан белдек. Минемчә, бу бик тә гадел. Бәби алып кайту карары, бәбигә узу эше уртак, нигә әле бәби табу да бергә булмаска тиеш?! Бөтен физик авырлыгы болай да хатын-кыз җилкәсенә төшә, шуңа ир-ат та өлешен кертергә тиеш, ди Ләйсән.


Беренче катнашуы тулгак белән генә тәмамланса, икенчесендә Рөстәм инде ахырга кадәр шушы вакыйга шаһиты булган.


- Ул янәшәмдә басып торды, анда алдан куелган системадан булса кирәк, шулкадәр тамагым кипте, Рөстәм берәр йотым су биреп торды. Ул табибларга бер дә комачауламады, үзен авыррак хис иткәндә, чыгып торып, аннан яңадан керде. Бала тууга, педиатр борын, авызларын чистартканда да, ул табиб янында торды, аңа сорауларын бирде. Рөстәм бер дә үкенмидер дип ышанам, чөнки сабыебызны төргәч, беренче итеп аның кулына тоттырдылар. Бала елый иде, аннан шундук тынычланды. Шушы дулкынландыргыч мизгелләр аның күңеленә кереп калгандыр дип ышанам. Ул үзе дә "хатын-кызга нинди интегүләр аша узарга кирәклеген аңладым" ди, - дип сөйли Ләйсән.


Рөстәм үзе безнең белән сөйләшү барышында хатыны хакына эчендәге курку хисен җиңгәнен яшермәде.


- Бик үк җиңел булмады инде, әмма мин барыбер үкенмим. Безгә бит табигать тарафыннан бала тудыру мизгелләрен кичерү бирелмәгән, анда гына хатын-кызга никадәр авыр булуын тоясың. Хатын-кызга бала туган вакыттан бигрәк, аңарчы тулгак вакытында ярдәм күбрәк кирәк. Төрле кеше төрлечә уйлый инде, теләгәне бара. Минем танышларым арасында хатыннары теләп тә, бармас өчен сәбәп тапкан ирләр бар. Мин иң беренче тапкыр, бала тугач, онытылмаслык хисләр кичердем. Шунда шулхәтле әнигә шалтыратасым, аның белән уртаклашасым килде, - ди ул.



Белгеч: "Почмакта елап утыручылар кирәкми, шуңа күрә ир-атларны әзерләргә кирәк"


Соңгы елларда бәбиләгән вакытта үзенә таяныч булырдай якын кешесенең янәшәдә торуын теләгән хатын-кызлар арта. Моның акушер табиблар арасында үз исеме дә бар - партнер белән бала табу (партнерские яки совместные роды). Күпләр моны ир-ат белән дип күз алдына китерә, әмма бәбиләгәндә янында ирен түгел, ә әнисе, дус кызы, апасы кебек якыннарын күрергә теләүчеләр дә бар икән. Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгенең акушерлык физиология бүлеге мөдире Светлана Гобәйдуллина да ир бу эштә барлык санап кителгән кешеләр арасында иң кечкенә ярдәмчедер дип саный.


- Нигәдер бергәләп бала табу дигәндә, кешеләр ир һәм хатын дип күз алдына китерә. Ә чынлыкта йөкле ханымның әнисе дә, элегрәк бәбәйләгән дус кызы, я тәҗрибәле күп балалы хатын да булырга мөмкин. Бөтен санап кителгән кешеләр арасында ир әле ул бу эштә иң кечкенә ярдәмче. Ир-атка мораль яктан да бик үк җиңел түгел, - ди Светлана Гобәйдуллина.



Светлана Гобәйдуллина әйтүенчә, бергәләп бала табарга теләүчеләр арта барса да, әлегә дәррәү килүчеләр күренми. Табиб моны менталитет үзенчәлеге белән аңлата.


- Бездә ул чит илдәге кебек киң таралган күренеш түгел. Айга шул ике очрак кына булырга мөмкин. Тарихка күз салсак, хатын-кызлар элек бала тапканда, ирләрне бөтенләй өйдән куып чыгарганнар. Татар һәм рус авылларында да шулай булган. Чит илдә бит ул күбрәк юридик аспектлар белән бәйле, анда чит кеше шаһит буларак та катнаша. Шуңа күрә аларда туганның үз ихтыярында гына булмыйча, мәҗбүри булуы да ихтимал. Бездә алай түгел, теләккә генә корылган. Мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: бала тапкан мизгелләрендә хатыны янында булырга кайнар ашкынып торган ирләрне бик сирәк очраттым. Шулай да, әгәр инде бик телиләр икән, без каршы түгел, рәхим итсеннәр. Кайбер хатын-кызлар ире янында үзен курку белмәс итеп тоя бит, шуңа күрә гаеп түгел. Ә менә файда кемнән күбрәк дигәндә, әни, иптәш кыз, тәҗрибәле апа булса, әлбәттә, нәтиҗәлерәк. Тәҗрибәле ханымнарны чакыру Ауропаның күп кенә илләрендә, Голландия, Даниядә киң таралган. Доллы дигән институт та бар аларда, анда берничә балалы, әмма медицина белеме булмаган хатыннар бала тапканда мораль яктан ярдәм итә, тынычландыра, юата. Кайчак суррогат аналар бәбиләгәндә биологик аналар шунда янында тора. Кыскасы, бергәләп бала табуның вариантлары бик күп, - дип белдерде ул.


Светлана Гобәйдуллина шәхсән мөнәсәбәтен белдерергә ашыкмады, урталыкта калуны кулай күрде.


- Әгәр инде хатын-кызга шулай җиңелрәк, рәхәтрәк икән, без каршы килмибез. Хәер, хатын-кыз үзе турында гына түгел, ире, туганнарына уңайлылык турында да уйларга тиеш. Бу бик четерекле мәсьәлә, шуңа күрә пар бик тели икән, без үтенечләрен кире какмыйбыз, - ди ул.


Светлана Гобәйдуллина фикеренчә, ир-ат "менә барам әле хатын белән бала табарга, мин шундый герой" дип йөрергә тиеш түгел, ул әзерлекле барырга тиеш.


- Ул гомумән анда нәрсә өчен барганын аңларга тиеш. Еш кына ирдән "ә сез ни эшлисез анда, үзегезнең миссиягезне ничек күз алдына китерәсез" дип сораганда, кагыйдә буларак, буш күзаллаудан башка берни юк. Шуңа күрә бала туу процессында ир-ат я кырыйда гына күзәтеп тора, я сәбәп табып залдан чыгып тора. Мораль яктан ир-атларга бик тә авыр. Табигать шулай яраткан: хатын-кыз авыр минутларны, авыртуны оныта, юкса ул беркайчан икенчесен табарга бармас иде. Ә ир-ат моны беркайчан оныта алмаячак, мәңгегә исендә тотачак, - ди Светлана Гобәйдуллина.


Табиб әтиләргә хатыннарын тулгак тотканнан алып, бәбиләгәнгә кадәр нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылырга тиешлеген билгеләп узды. Аның әйтүенчә, моның өчен алга таба булачак әтиләр өчен махсус курслар кертү нияте дә бар. Ә әлегә теоретик яктан әзерлексез булып, бары тик героик кәеф белән килүчеләр күбрәк, ди ул.


- Кыскасы, ир-атлар бала табуга сугышка барган кебек бара. Бу шуңа тиң. Байрак кына бир, һөҗүм дә итәрләр иде. Хатын-кызны бәдрәфкә ничек озатырга, ничек яткырырга, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен белергә тиеш ир-ат. Ул 5 минут саен кәефе китә торган пациент түгел, ә чынлап ярдәм итә алырлык кеше булырга тиеш. Почмакта елап утыручылар да кирәкми, шуңа күрә ир-атларны әзерләргә кирәк. Ир-атларның бөтенләй хәбәрдарсызлыгы шуннан күренә инде: үземнең киленем бәбиләргә җыенганда да, "улым, барасыңмы" дип сорадым. "Әни, авызыңны ачып, берүк үзенә әйтә күрмә", - диде. Шул вакытта ирем: "хатын, бик кирәк булса, үзем барам" ди. Ягъни, ир-ат бөтенләй нәрсә өчен барасын күз алдына китерми дигән сүз, - дип көлеп сөйли Светлана Гобәйдуллина.


Кадрия Идрисова: "Беренче көннән үк әти бала курчак кына түгел икәнен аңларга тиеш"


"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың да бу уңайдан фикерләрен белештек.


- Бу һәркемнең шәхси эше дияр идем. Кемнәрдер ир кешенең анда басып торуы ник кирәк ди, мин үзем дә шул фикер яклы кебек. Хатын-кызның төрлесе төрлечә уйлый. Кайбер хатын-кызга ирнең янәшәдә басып торуы мөһим, кемгәдер кирәкми. Шуңа күрә һәркемнең үз ихтыярында. Болай ярамый, тегеләй кирәк, дип әйтә алмыйм, - дип белдерде ул.


Мәсәлән, Германиядә хастаханәдә миңа бер пар белән очрашырга туры килде. Анда ир белән хатын тулгак тоткан вакыттан бәби туганчы һәм өйгә кайтып киткәнче бергә булды. Ирләрнең дә төрлесе була бит, кайберәүләр ярдәм итә, кемдер хатынының гәүдәсен массажлый, ә кемдер аңламый да.



Шулай да, Кадрия Идрисова фикеренчә, бергәләп бала табуның өстенлекле яклары бар.


- Бала туу белән, ир белән хатын аны икесе бергә карый, ягъни дөньяга аваз салган вакыттан ук тигез итеп карау әйбәттер дә, - дип, ул кайбер әтиләрнең моннан бигрәк ерак торуын әйтте. - Алар баладан читләшә, тотарга, юындырырга , чәчен кыркырга да курка. Бала алар өчен гүя курчак. Шулай итеп, әти белән бала арасы да үзеннән үзе ерагая. Беренче көннән үк әти бала курчак кына түгел икәнен аңларга тиеш. Баланы юындырганда, киендергәндә дә, ир-ат хатынына зур таяныч булырга тиеш. Балалы хатын-кызның өйдә болай да эше җитәрлек, кичен бала карашса, бик яхшы. Алайса, "тавышын чыгарма, елатма" дип торган ирләр дә бар бит".

Кадрия Идрисова хәзерге буын яшьләр арасында акыллы, тәрбиялеләре күп булуын билгеләп үтә.


- Минемчә, яшьләребез бу мәсьәләдә акыллырак. Алар бергәләп балалар белән паркларга чыга, балаларын бассейннарга, башка урыннарга йөрткән әтиләребез күбәйде, - ди ул.

Гөлнар Гарифуллина


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев