Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бензин ягуны киметүнең 6 ЫСУЛЫ

Бензинга хаклар даими артып барган вакытта без еш кына чыгымнарыбызның бу өлешен ничек итеп киметергә икән дип уйланабыз. "Матбугат.ру" тәҗрибәле автомобиль йөртүчеләрнең бу өлкәдәге кайбер серләрен тәкъдим итә. Алар сезгә ягулыкны исраф итмәскә ярдәм итәр. 1. Машинагызның төзеклеген даими тикшереп торыгыз Төзек автомобиль - ягулыкны сак тотынуның нигезе. Автомобильнең бар...

Бензинга хаклар даими артып барган вакытта без еш кына чыгымнарыбызның бу өлешен ничек итеп киметергә икән дип уйланабыз. "Матбугат.ру" тәҗрибәле автомобиль йөртүчеләрнең бу өлкәдәге кайбер серләрен тәкъдим итә. Алар сезгә ягулыкны исраф итмәскә ярдәм итәр.

1. Машинагызның төзеклеген даими тикшереп торыгыз
Төзек автомобиль - ягулыкны сак тотынуның нигезе. Автомобильнең бар механизмнарын даими контрольдә тотудан башка ягулыкка экономия эшләп булмый. Һава һәм ягулык фильтрларын тикшерегез. Пычрак фильтрлар ягулык сарыф итүне 4 %-ка арттыра. Сезнең автомобиль маркасы өчен тәкъдим ителгән мотор маен гына кулланыгыз. Энергия саклаучы майларга күбрәк өстенлек бирегез. Ягулыккка экономия 2 % тәшкил итәр.
Шиннарда оптималь басым тотарга тырышыгыз. Җибәргән тәгәрмәч белән йөрсәгез, бензинны артык сарыф итеп кенә калмассыз, ә шинасыз калырга да мөмкинсез. Айга бер тапкыр булса да махсус монометр белән тынны тикшерегез. Шул рәвешле 3 % ягулыкка экономия эшләргә була.
2. Багажникта артык йөк йөртмәгез
Физика законнары буенча автомобильнең авырлыгы бензин сарыф итүгә турыдан-туры тәэсир итә. Машинагызны чүп савытына әйләндермәгез. Артык йөктән котылыгыз, салон һәм багажниктагы кирәк булмаган бар әйберне алып ташлагыз. Автомобильгә кирәкмәгән тюнинг эшләү (киңрәк дисклар кую, рейлинглар, бизәгечләр асу) шулай ук авырлыкны арттыра. Һәр 100 кг артык йөк 100 чакрым юлга ягулык сарыф итүне 0,4 литрга арттыра.
3. Тизлекне салмак кына җыегыз
Тагын бер фактор - шоферның йөрү стиле. Урыннан кискен кузгалып китеп тизлекне тиз җыясың икән ягулык шосседа - 30, шәһәр эчендә - 40 процентка күбрәк сарыф ителәчәк. Юлдагы бөкеләр күп вакытыбызны ала, нервыларыбызны ашый. Тик аларның зыяны моның белән генә чикләнми, алар безнең ягулыгыбызны да исраф итә әле. Шуңа күрә мөмкин кадәр бөкеләргә тарымаска тырышыгыз. Моның өчен юл маршрутыгызны алдан уйлагыз.
4. Тизлекне күзәтеп хәрәкәт итегез
Салмак яки уртача тизлектә йөрү бензин сарыф итүне шактый экономияләргә ярдәм итә. Монда да физика законнары эшли. Тизлекне арттырган саен һаваның кузовка карата аэродинамик каршылык коэффициенты да арта. Автомобильләрнең күбесендә 80 км/сәг тизлекне узгач ягулык артык сарыф ителә башлый. Мәсәлән, 96 км/сәг тизлек белән барган вакытта ягулыкны сарыф итү 14 %-ка арта. Тизлек режимын оптималь тоту 17,5 % ягулыкка экономия эшләргә мөмкинлек.
5. Кондиционер белән азрак файдаланырга тырышыгыз
Эссе көннәр ягулыкка экономия эшләргә мөмкинлек бирә: мотор тизрәк җылына, җылы һаваның аэродинамик каршылыгы да түбәнрәк. Ләкин кондиционердан файдалану ягулык сарыф итүне 25 %-ка арттырырга мөмкин. Чыгымнарны киметү өчен болай эшләү тәкъдим ителә: түбән тизлектә - тәрәзәләрне ачыгыз, ә югары тизлектә - кондиционерны кушыгыз. Чөнки, югары тизлектә тәрәзәләрне ачып кую - автомобильнең аэродинамикасын киметә, ә бу исә - бензинны артык сарыф итүгә китерә. Кондиционерны юлыгызның башында кушыгыз, аңынчы бераз вакыт тәрәзәләрне ачып барыгыз. Шулай итеп сез автомобилегезне тизрәк суытырсыз.
6. Моторны җылытуның оптималь вакытын исәпкә алыгыз
Суык көннәрдә ягулык сарыф итү шактый арта. Температура -25 градус булган вакытта ягулык сарыф итү 12 %-ка арта, ә якын арага барган вакытта - 22 %-ка кадәр. Хәзерге заман автомобильләренең күбесендә моторны эшләтеп җибәргәч, аны буш эшләтеп җылытырга түгел, ә 30 секунд үтү белән үк кузгалып китәргә киңәш ителә. Шулай эшләгән вакытта двигатель тизрәк җылына. Күз алдына китерегез: 3 литрлы двигатель буш эшләп торганда 10 минутта 300 мл ягулык яндыра. Техник хезмәт күрсәтү станцияләрендә түбән температуралар булган вакытта двигательне 3 минуттан 5 минутка кадәр җылытырга, ә аннары двигатель тиешле температураны алганчы 2000-гә кадәрге түбән әйләнешләрдә хәрәкәт итәргә киңәш ителә.
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев