Теләче Информ

Бер абзарда – кырык терлек. Әлегә...

Соңгы вакытта кайбер райондашларыбыз: "Хәзер мал асрау бер дә отышлы түгел", - дип бердәнбер сыерын сатып җибәрә. Бүген районыбызның Тактамыш авылында яшәүче яшь гаилә Ләйлә һәм Рәмзил Гайфуллиннарның бүген кырык терлеге бар. Шуның егермесе савым сыеры, калганы төрле зурлыктагы бозаулар. Яшьләр куркып тормый: 200 баш терлек сыйдырышлы, яңа технологиягә ия...

Соңгы вакытта кайбер райондашларыбыз: "Хәзер мал асрау бер дә отышлы түгел", - дип бердәнбер сыерын сатып җибәрә. Бүген районыбызның Тактамыш авылында яшәүче яшь гаилә Ләйлә һәм Рәмзил Гайфуллиннарның бүген кырык терлеге бар. Шуның егермесе савым сыеры, калганы төрле зурлыктагы бозаулар. Яшьләр куркып тормый: 200 баш терлек сыйдырышлы, яңа технологиягә ия булачак абзар төзи башлаган.
Үз хисапларына эш башласалар да, яшьләр, гаилә фермасы буларак, дәүләт ярдәме алачакларына нык ышаналар. Моның өчен тиешле документлар рәсмиләштерлгән инде. Төзелеш эшләренең күпчелеге башкарылган: саву залын төзүне тәмамлап, торакны җиһазлыйсы гына калган. Җәй бит ул төзелеш чоры гына түгел, язгы чәчү, игеннәрне тәрбияләү, терлек азыгы әзерләү кебек мәшәкатьләргә дә бай чор. Һәркайсына өлгерергә кирәк. Рәмзилнең, ярдәмчесе, авылдашы Динар Гәрәев белән икесе генә ферма төзеп ятуына сокландым. Басудагы кыр эшләренең дә күбесен Рәмзил берүзе башкара. Дөрес, моның өчен аның кул астында кирәкле техникасы бар. Мәсәлән, ике данә МТЗ - 82 тракторы, "Нива" комбайны, бортлы ГАЗ - 53 һәм "УАЗ" автомобильләре һәм тагылма машиналар. Бөтенесе дә төзек хәлдә, кирәк чакта тагасы да чыгып китәсе. Әйтергә онтып торам икән: Рәмзилнең төзелеп килүче гаилә фермасына дәүләт ярдәме белән 170 метр озынлыкта бетон юл түшәлгән. Гомер-гомергә юлсызлыктан интеккән авылда монысы да алар өчен болыт астыннан чыккан кояш кебек булган.
Рәмзил яңа абзарны төзеп бетерүгә, 20 баш савым сыеры сатып алырга ниятли. Һәм... район программасы нигезендә бирелә торган 20 баш савым сыерына да өметләнә яшь гаилә. Кешене өмет, хыял яшәтә. Авылда иң яшь гаиләләрнең берсе булган Гайфуллиннарның хыяллары чынга ашуын телим. Яхшымы-яманмы, алар авылны сакларга, яшәтергә, яшәртергә дип төпләнеп калган яшьләр бит. Дәүләт ярдәме белән авылга кадәр ташлы юл да салып куйсалар, тактмышларның тормышы тагын да җиңеләячәк. Үзләрен кар-буранда, язгы-көзге пычракта олы юлга Рәмзил чыгара әле. Көндәлек сөтне дә сөт җыючыга аның белән менгерәләр. Сер итеп кенә әйтәм, тиздән бу авылда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Авыл халкының күпчелеген өлкән буын кешеләре тәшкил иткәнен әйтсәк, бик тә кирәкле социаль объект ул. Авыл халкына игелекле хезмәт итә күрсен.
2009 елда, 50 мең сум кредит белән үз эшен башлап җибәргән яшь фермер, бүген 84 гектар җиргә ия. Шуның 56 гектарында арпа, солы, бодай ише бөртекле культуралар игелсә, калган мәйданнарда күпьеллык һәм берьеллык үләннәр үсә. Рәмзил алга таба җир мәйданнарын тагын да арттыру хыялы белән яши. "Булган җр беркайчан да комачауламый. Аны бары тик рациональ файдалана һәм табыш ала белергә генә кирәк," - ди ул. Аның күпме җир алса да, эшкәртү, тәрбияләү мөмкинлеге бар. Быел да ул "Лизинг-грант" программасы аша үзтөягеч, азык тараткыч ише тагылма агрегатлары белән яңа МТЗ - 1221 тракторы сатып алырга ниятли.
- Яңа торакта терлекләрең ишәеп китсә, азык кытлыгы тумасмы? - дим Рәмзилгә.
- Печән җитәрлек әзерләдек. Курганга берьеллык үләннәрдән сенаж салырга ниятлим. Былтыр да салган идем. Терлекләр бик яратып ашады үзен. Печән өстендә туганнарым бик булыша. Күмәк эш килеп чыкса, ярдәмгә шундук кайтып җитәләр. Аларга рәхмәтем чиксез зур. Әти-әни дә безгә олы терәк.
- Шундый зур хуҗалыкны ничек алып барырга өлгерәсез?
- Без - авыл кешеләре, эштән курыкмыйбыз. Иртә торабыз, соң ятабыз. Без шуңа күнеккән. Бер авырлыгын күрмибез, - диде алар бертавыштан.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: