Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Берәү алдый, берәү алдана...

Массакүләм мәгълүмат чараларында әледән-әле мошенниклар (ялган яки ышаныч яулау юлы белән башка кешеләрнең мал-мөлкәтен үзләштерүчеләр) турында сөйләп, күрсәтеп, язып кына торалар. Ерак та китәсе юк, Теләче районы полиция бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, күптән түгел генә районыбызның Ш. авылында яшәүчеләрнең берсе әлеге төр җинаять аркасында зыян күргән. Шундый алдарларның берсенә ул...

Массакүләм мәгълүмат чараларында әледән-әле мошенниклар (ялган яки ышаныч яулау юлы белән башка кешеләрнең мал-мөлкәтен үзләштерүчеләр) турында сөйләп, күрсәтеп, язып кына торалар. Ерак та китәсе юк, Теләче районы полиция бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, күптән түгел генә районыбызның Ш. авылында яшәүчеләрнең берсе әлеге төр җинаять аркасында зыян күргән.
Шундый алдарларның берсенә ул бер айлык хезмәт хакын чыгарып бирә. Ничек итеп дисезме? Әлеге дә баягы бу беркатлы бәндә Интернеттагы мәгълүм сату-алу сайтына телефон номерларын, бәясен әйтеп, сыер сату турында белдерү биргән була. Ә алдарга шул җитә кала. Ул сыер хуҗасына, фермер сыйфатында шалтыратып, аның банк картасының алгы ягындагы номерларын әйтүен сорый. Янәсе, ул шушы счетка сатып аласы сыер өчен акча күчерәчәк. Моңа өстәп, ул картадагы счетта акча бармы-юкмы икәнлеген дә сорарга онытмый. Нәтиҗәдә, Казанда сак хезмәтендә эшләүче райондашыбыз шул көнне генә банк картасына күчерелгән хезмәт хакыннан колак кага. Билгеле ки, теге алдар шундук телефон "симка"сыннан котылу җаен карый. Хокук саклау хезмәткәрләре "кайнар эзләр" буенча алдарның эзенә төшәргә өлгерми кала. Бүген әлеге җинаять эше буенча тикшерү эшләре бара.
Әлеге тасвирлама йөзләгән очракларның берсе генә. Моннан бер гасыр элек бөек Тукаебыз язганча, берәү алдый, берәү алдана. Дөрес, шагыйрь мәгълүм шигырендә базарны гына тасвирлаган булса, бүген мошенниклар икътисадның барлык өлкәләләрендә дә тамыр җәйгән. Шуның өчен дә, район полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Зиннәтуллин белдергәнчә, таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга, шикле отыш уеннарында катнашырга ярамый. Паспорт һәм банк карталарыгыздагы мәгълүматларны сездән башка берәү дә белергә тиеш түгел. Моннан тыш, бозымны бетерәм диючеләргә дә ышану беркатлылык булыр. Әлегедәй очракларда җаваплы ширкәт-хуҗалыклар администрациясенә яки полициягә шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X