Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бер хатын машинасын балта белән чапкан: салонда бала да булган (ВИДЕО)

Шушы көннәрдә интернетта бер хатынның «Дэу Матиз» машинасы эчендә утырган килеш балта белән уңлы-суллы кизәнгәнен төшергән видеоролик пәйда булды. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә булган хәл бу. Урта яшьләрдәге хатын бәйдән купкан сыман кыйнап та күрсәтә ичмасам үз машинасын. Тәрәзәсен дә чәлперәмә китерә, рулен, бөтен панелен тураклый. Нәрсә булган соң? Ник котыра...

Шушы көннәрдә интернетта бер хатынның «Дэу Матиз» машинасы эчендә утырган килеш балта белән уңлы-суллы кизәнгәнен төшергән видеоролик пәйда булды. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә булган хәл бу. Урта яшьләрдәге хатын бәйдән купкан сыман кыйнап та күрсәтә ичмасам үз машинасын. Тәрәзәсен дә чәлперәмә китерә, рулен, бөтен панелен тураклый. Нәрсә булган соң? Ник котыра бу хатын? Шул рәвешле берәр каршылык акциясе-мазар күрсәтүеме?

Баксаң исә, "Матиз"ның руль артындагы әлеге хатын исерек икән. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткач, аларга шул рәвешле каршылык күрсәтүе. Кермәгез, янәсе, керсәгез балта белән турыйм! Интернетта машинаның арткы утыргычында бала да булган дигән мәгълүмат таралды. Дөрестән дә артта бала булган. Бәлкем, шул баласын яклап, шулай балта белән кизәнә башлагандыр. Тик менә исерек килеш руль артына утыруы гына бернинди мантыйк кысаларына сыймый. Шул рәвешле баласын куркыныч астына куюын,

Автор: Райнур Әгъләметдинов

Чыганак: Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев