Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бер җинаять икенчесен барлыкка китерә - тынычлыкны саклый белергә кирәк

Мөселманнар сәламләшкәндә: "Әссәләму галәйкум вә рахмәтул-Лаһи вә бәракәтуһ", - дип дәшәләр. Бу аралашуны матур теләкләр теләп башлау була. Икенчедән, ислам дине - исәнләшкәндә дә бер-береңә карата хөрмәт күрсәтә торган дин. "Ислам" сүзе дә Аллаһ Тәгаләнең 99 исеменең берсе булган "тынычлык", "куркынычсызлык", "коткару", "сәламәтлек" дигән мәгънә салынган "сәлам" сүзе белән тамырдаш...

Мөселманнар сәламләшкәндә: "Әссәләму галәйкум вә рахмәтул-Лаһи вә бәракәтуһ", - дип дәшәләр. Бу аралашуны матур теләкләр теләп башлау була. Икенчедән, ислам дине - исәнләшкәндә дә бер-береңә карата хөрмәт күрсәтә торган дин.

"Ислам" сүзе дә Аллаһ Тәгаләнең 99 исеменең берсе булган "тынычлык", "куркынычсызлык", "коткару", "сәламәтлек" дигән мәгънә салынган "сәлам" сүзе белән тамырдаш булып тора. Коръән китабына һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөннәтенә нигезләнгән шәригатебез экстремизмга карата нинди мөнәсәбәттә соң? Хәзер шул турыда аңлатып китәсем килә.

Ислам диненең төп максаты - җәм­гыятебездә тынычлык һәм тәртипне саклау. Чөнки тынычлык булмаган җәмгыятьнең киләчәге аянычлы, ул югалачак. Бу турыда Коръән аятьләрендә дә, хәдисләрдә дә күп әйтелә.

Иң мөһим булган кагыйдәләрнең берсе - кеше гомеренең кадерен белү, аны саклау. Шәригатебез буенча кеше үтерү - зур гөнаһларның берсе булып тора. Адәм баласына гомерне Аллаһ Тәгалә генә биргән һәм аның кайчан бетәсен дә бары тик Ул гына билгели ала. Дөрес, искәрмәләр дә бар. Мәсәлән, үлем җәзасы. Аны да шәригать буенча үзе кеше үтергән гаеплегә, сихерчегә, кияүдә булган яки өйләнгән килеш азгын җенси тормыш алып баручыларга, гомосексуалистларга, кеше талаучыларга карата гына башкаралар. Шулай ук үзеңә үлем янаганда саклану чарасы да шундый булырга мөмкин. Өченчедән, изге сугышта дошманыңа каршы торганда.
Тик бүгенге көндә бер җирдә дә изге дип аталган сугышлар бармый һәм дөньядагы сәясәтне искә алганда, алар булмаячак та. Хәзерге вакытта мөселманнар һәм мөселман булмаганнар күз алларына китергән җиһад юк. Җиһад - ислам тәгълиматында дин өчен изге сугыш (көрәш), киңрәк мәгънәдә - Аллаһ юлында тырышлык кую дигәнне аңлата.
Бүгенге көндә үзләрен җиһадчылар һәм мөҗәһитләр дип атаучыларның эшләре кешеләр арасында күп санлы корбаннарга, җәмгыятьтә мөселманнарның, ислам диненең абруе төшүгә китерә. Бу исә җиһадның асыл мәгънәсенең киресе булып чыга. Аллаһ Тәгалә исеме күтәрелми, киресенчә, кешелеккә зыян салучы булып санала башлый. Кара эшләрен ислам дине белән каплаган бу мөҗәһидләр һәм җиһадчылар алып барган вәзгыятьнең нәтиҗәсе буларак, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәме белән, халык арасында исламофобия таралды.
Дөрес, шәригать кануннары буенча гына яшәгән, хак мөселманнар белән аралашучылар моны дөрес итеп аңлыйлар. Чөнки җиһад бүгенге көндә бары тик тыныч юл белән генә алып барылырга мөмкин. "Җиһад" сүзен гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә дә, ул - уртак тырышлык дигәнне аңлата. Ә бүгенге көндә мөселманнарның тыныч кына алып барыла торган уртак тырышлыклары күп. Мәсәлән, башка конфессияләргә ислам диненең асыл мәгънәсен массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр аша дөрес итеп аңлату.
Мөселманнарның белемнәрен арттыру, дин кардәшләребезнең фәнни-техник эшләрдә катнашуы, үзләре яшәгән илләрдә мөселманнарның матди һәм социаль торышын яхшырту. Иң мөһиме - тырышып дөнья көтеп, матур итеп яшәп, үз үрнәгеңдә хак мөселманның нинди булуын күрсәтү. Соңгы фактор мөселманнар күпләп яшәгән Индонезиядә ислам динен кабул итүдә мөһим роль уйнады. Мисал эзләп ерак китәргә дә кирәкми. Идел буе татарларының әби-бабайлары - Идел буе болгарлары да ислам динен мөселман-сәүдәгәрләр үрнәгендә күреп кабул иткәннәр. Без 922 елдан башлап ислам динен тотабыз. Тик бу Болгарда ислам диненең рәсми төстә дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителүе генә. Ул вакытка кадәр Идел буенда яшәүчеләр арасында динебез киң үсеш алган, мәчетләр дә күп булган.
Бүгенге көндә тыныч халыкка каршы - мөселманнармы алар, христианнармы, яки башка милләт вәкилләреме - "изге сугыш" алып барырга тырышу Коръәндә дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөннәтендә дә аклау таба алмый. Алар изге аять, хәдисләрдән үзләренә кирәкле сүзләрне генә алалар. Тик бу сүзләрнең каян килеп чыкканын да, чын асылын да өйрәнмиләр. Хәзерге вакытта җиһад булдырырга тырышу кемнәрнеңдер акылсызлыгы, ислам диненең асылын аңламаудан килә. Коръәндә җир йөзендә кан коеп, явызлык кылып, Аллаһ Тәгаләнең ачуын китергән халыклар, кабиләләр турында күп язылган.
Европада, Америкада, Россиядә кылынган терактлар аркасында гаепсез кешеләрнең каны коелуы, әлбәттә, зур явызлык. Ләкин үзләрен ИГИЛ дип атаучы бу "хәшәрәтләр"нең төп корбаннары кем соң? Ирак һәм Сирия территориясендә гаепсез мөселманнарның каны елгалап ага. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә: "Әгәр дә, ике мөселман бер-берсенә каршы корал күтәрсәләр, икесе дә тәмуг утында янарлар", - диелә. Бу сүзләргә нигезләнсәк кенә дә, мөселман илләрендә дин кардәшләребезнең каны түгелергә тиеш түгел. Кызганычка каршы, бүгенге көндә ислам дөньясы фетнәле булган бер аралыкны үтә. Якын Көнчыгышта барган вакыйгалар моның ачык мисалы булып торалар. Иң зур куркыныч тудыручы һәм бу фетнәгә нигез салучылар - ИГИЛ (Россиядә тыелган террорчылар оешмасы). Мондый төркемнәрнең барлыкка килүе иң беренче чиратта диннең асылын, аның хакыйкый кыйммәтләрен белмәүдән килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) ахырзаман галәмәтләре турында сөйләгәндә дә, дини белемнәре бик сай булган мөселманнарның үзләрен бөтен мөселманнар өстеннән баш итеп күреп, башка дин кардәшләрен үтерәчәкләре турында әйтә. Рәсүлебез үз үлеменнән соң да фетнә башланасын алдан белә. Тик ислам дөньясы әлеге фетнәдән, болганчыктан чыга ала. Мондый вакытта хак мөселман нишләргә тиешлеге турында да әйтеп калдыра Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Әгәр дә син фетнәгә эләккәнсең икән, өең булса - өйдә кал. Кырың булса - шунда кал һәм эшлә. Әгәр дә синең өең дә, кырың да юк икән, бу урынны калдырып кит. Коралың булса, аны ват, башка кеше аны алып, кемнедер үтерә алмасын". Ә ИГИЛга керергә ашыгучылар Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) кушканның нәкъ киресен эшлиләр.
Шулай ук ИГИЛны көнбатыштагы махсус хезмәтләрнең барлыкка китерүе турындагы мәгълүмат та бик күп. Көнбатыш Саддам Хусейн керткән режимны бетергәннән соң Иракта куркыныч вакуум калдырды һәм тиз арада үзләре үк аны кулландылар да. ИГИЛны төзеп, исламны дөньяга иң зур куркыныч тудыручы дин итеп танытырга тырыштылар. Күпләр, канкойгыч сугыштан качып, Европага чыгып китәргә мәҗбүр булдылар. Европада массакүләм исламофобия барлыкка килде. Массакүләм мәгълүмат чаралары качкыннарның Европа кешеләренә һөҗүм итүләре турындагы язмалар белән тулды. Моның өчен бөтен кешегә дә рәттән ташланучы психик яктан авыручыларны да таптылар. Тик үз илләрен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган качкыннарның нәрсә аша узуын да истән чыгармыйк. Мин мондый язмышны беркемгә дә теләмим.
Саддам Хусейн керткән режим демократик яктан начар, хәтта явыз да иде. Ләкин моңа карамастан, илдә тынычлык хөкем сөрде, икътисади үсеш тә сизелде.
Ә хәзер Ирак җимерелгән, анда сугыш бара. Ә Муаммар Каддафи идарә иткән чорда Ливия лирасы гарәп илләрендә һәм Төньяк Африкада көндәшлек алып барырдай акча берәмлеге булды. Илдә күп төрле социаль проектлар эшләде. Хәзер анда анархия һәм җимереклекләр. Бүгенге көндә гади мөселманнар зыян күрә, күп кенә дини басмаларны кулланылышка кертү тыелды, мәдрәсәләр ябылды. Шәригатебездә тагын шундый бер аять бар: "Мөселманнарны җәберләсә дә, үзе дә мөселман булган ил башлыгына каршы чыгарга ярамый, ул тулысынча исламнан киткәнче". Бу шулай ук фетнә барлыкка килүе белән аңлатыла. Чөнки аны идарәдән алып ташласалар да, хакимлек итүне бүлә башлаячаклар, гражданнар сугышы барлыкка киләчәк һәм башкалар. Бер җинаять икенчесен барлыкка китерә. Ягъни хакимнәрне урыннарыннан алу турындагы чакырулар шулай ук шәригатебезгә туры килми. Бу мөселман булмаган патшаларга карата да шулай. Чөнки явызлык кылу, көчләү беркайчан да яхшылык китермәячәк.
Ләкин хак мөселманнар кеше үтерүнең зур гөнаһ икәнен, Ислам дине - тынычлык дине икәнен яхшы беләләр. Илләребезгә тынычлык насыйп булсын.
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.


Яңарыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X